Ә менә Сабира өчен таш яуса да барыбер. Әнә ул ап-ак оекбашларын киеп алган да җил шикелле бөтерелеп кенә йөри. Бер эшен бетерүгә икенчесенә тотына, шул арада үзе такылдарга да, көләргә дә, хәтта җырлап алырга да җаен таба. Ул инде бишмәтен башыннан гына бөркәнеп, киез каталарын эләктереп, бер-ике тапкыр ишегалдына да чыгып керергә өлгерде. Кергәч, кагына-кагына шаркылдап көлә генә: «Чистый пәри туе! – ди. – Куеныңа кияү генә кертәсе көн икән бу, әхри!» – ди. Әшәке, ничек теле әйләнә!
Юк, миңа да нидер эшләргә кирәк. Дөрес, һәрвакытта мине үзенә дәшеп-чакырып торган эшем-юанычым бар: ул – музыка, ул – залдагы пианино. Тик бүген ни сәбәптер ул да тартмый иде. Ләкин беләм: барып янына утырдым исә, минем кәефем үзгәрәчәк. Чәй яныннан торып, бүлмәмә мендем дә, халат урынына күлмәк киеп, залга төштем. Әтием гадәтенчә анда, креслосын тәрәзә яктысына тартыбрак, сары кәгазьгә тонык кына басылган газеталарны карап утыра иде.
Пианино янына килгәч, мин аңардан сорадым:
– Әти, мин сиңа комачауламыйммы?
Ул, газетасыннан башын күтәрә төшеп:
– Зарар юк, уйна! – диде һәм миңа сынап кына бер карап алды.
Аның шушы кыска гына карашы мине эчтән генә булса да куырылып куярга мәҗбүр итте, гүя ул барысын да күрә, белә, аңлый иде. Ләкин бервакытта да ни уйлаганын, шиген яки шелтәсен минем үземә туп-туры әйтмәс. Бары әнием белән генә сөйләшә. Әйтергә теләгәнен әнием аша гына миңа җиткерә. Билгеле инде, кичә минем театрга баруым турында да алар арасында сүз булган, булырга тиеш – әтиемнең сынаулы карашы моны бик ачык сиздерде. Хәер, үткән эшкә салават дигәндәй, мин үзем өчен хәзер һич тә борчылмыйм, тик менә Салихка гына берәр зәхмәте тия күрмәсен дип борчылам. Әтиемнең бит бик хәтәр ягы да бар: шулай дәшми генә йөреп, берәр төрле карарга килсә, аны инде үләм дисәң дә үзгәртеп булмаячак. Ә бәлки әле, әнием аңа барысын да әйтеп тә бетермәгәндер – ана кеше, гадәттә, җитеп килгән кызын канаты астына ала инде ул!
Мин кулларымны клавишлар өстенә сак кына салдым. Ни уйныйм икән? Бармаклар үзләреннән-үзләре клавишларның әле берсенә, әле икенчесенә баса – нечкә һәм калын авазлар чыга. Авазлар әкренләп терелә, җанлана, авазлар бер-берсен ишеткән кошлар шикелле кушыла башлый. Тукта, нәрсә бу?.. «Сакмар» ич! Бик тә яраткан көем, шуңадыр инде, менә үзеннән-үзе килде дә чыкты. Бик артык сузмыйча, әмма борылышларын ничек тә өзмичә генә табигый итеп, нәфис-моңлы итеп уйнарга тырышам. Сүзләрен дә эчемнән генә кабатлап барам: «Үсәдер лә таллар Сакмар су буенда, үсәдер лә кызлар әнкәләре куенында». Әтием дә бик ярата бу көйне… Ул инде укуын да оныткандыр, газетасына караган булып кына тыңлап утырадыр. Әтиемнең күңеле таш түгел, ул мине, һичшиксез, ярата, хәтта минем белән горурлана да торгандыр әле… Әмма, әмма, әти, бәгърем, ни өчен син миңа карата бу кадәр саклык күрсәтәсең?.. Нидән шикләнәсең, ни ошамый сиңа?.. Зифа талдай үсеп җиткән кызыңның үз бәхетен үзе сайларга хакы юкмыни, әти, җаным-бәгърем?!
Уйнап бетергәч, башымны иеп, тынып калдым. Кинәт күңелем тулды, шунда ук торып, чыгып китәсем килде. Ләкин тагын әтиемнән яхшысынмадым. Әллә аңа, әллә үземә ачуым килеп, яңадан клавишларга каты гына суга башладым: до, ре, ми, фа, соль… Менә шулай! Ә авазлардан гамма хасил була, ди Салих… минем Салих абыем… Бармакларым йөрүдән туктады. Син, Салих, кулымны бәйлисең, син, Салих, күз алдымнан китеп тор әле!.. Яки кил, яныма утыр, сиңа ияреп уйнавы миңа шундый җиңел, шундый рәхәт!.. Ә болай булмый, булмый лабаса!.. Җитәр!..
…Кинәт кенә урынымнан кубып, як-ягыма да карамыйча, ашыгып чыгып киттем. Бүлмәмә менгәч тә тизрәк урын өстенә капландым. Шушы кирәк булган икән миңа, җыелып торган яшьләрнең бәреп чыгуы кирәк булган икән… Әйдә, чыксын, чыгып кына бетсен!..
Ә төштән соң буран басылды. Бераздан Сабира да җилләнеп менеп җитте.
– Әйдә, ятма мыҗып… Кар көрәргә чыгабыз! – диде ул, аягымнан ук тарта башлап.
– Тукта, нишлисең? Авырттырасың ич, тиле!
– Бигрәк черки тимәс чер итәр!.. Тор, тор, әйдә!
Ул җенледән котылып буламы соң – тордым тизрәк… Кухняга төштек тә, иске бишмәт, киез итекләрне киеп, бияләйләрне алып, ишегалдына чыктык. Әтием дә чыккан, сарай-каретник алларын көрәп йөри иде. Мин үземә агач көрәкнең җиңелрәген сайлап алдым. Башта капкага илтә торган юлны көрәдек, аннары, урамга чыгып, капка төбен көрәргә тотындык. Монда буран карны шактый калын салган икән, көри торгач бөтенләй кызарып, пешеп чыктык. Ә шулай да кар көрәү бик күңелле эш. Саф һава, өзлексез хәрәкәт бөтен сүлпәнлекне юа да төшерә. Бердән җиңеләеп китәсең. Аннары бит әле буран артының үзенә генә хас яме, хозурлыгы да бар. Табигать котырып-дулап алганнан соң ничектер хәлсезләнеп, юашланып кала. Тын, тымызык, бер чыбык та селкенми, шылт иткән тавыш та юк. Күк йөзе сыекланып, агарып, биекләнеп китә. Кар шикәрдәй ап-ак, чип-чиста, ә һава… чишмә суы кебек, эчеп тә туярлык түгел!.. Еш кына туктап, көрәкләребезгә таянып ял итәбез.