Выбрать главу

– Менә кып-кызыл әнис кебек булдың, – ди Сабира миңа.

– Ә үзең соң… пешкән чия кебек, чиртсәң каның чыгарга тора!

– Минем каным чыкканчы, синең җаның чыгар! – ди дә Сабира мине төртеп җибәрә.

Мин чак-чак егылмыйча калам, ә ул чыркылдап көлә! Аннары үзем аны ике куллап кинәт кенә төртеп җибәрәм. Сабира лып итеп карга утыра, ә мин аның өстенә ташланам.

– Кемнеке чыгар бит әле, кемнеке чыгар! – дия-дия, аны карга ничек тә тирәнрәк батырырга тырышам. Ләкин Сабира көчлерәк шул. Аяк-куллары белән мине читкә этәреп ташлый да күз ачып йомганчы өстемә менеп тә атлана. Малайларча итеп… Мин котым алынып ялвара башлыйм:

– Сабира, бу нишләвең, оятсыз! Тор, җибәр! Җибәр, дим! Әтием күрсә, ни әйтер?!

– Әтиең күрмәс! – ди Сабира, отыры үчекләп. – Ә менә Салихың күрсә, ни әйтер иде икән, ә, Гөләндәм туташ?! Син шуңардан куркасыңмы?

Салихың! Бу ни дигән сүз?.. Миңа шундый уңайсыз, оят булып китте ки, гарьләнүемнән күзләремә хәтта яшьләрем килеп тыгылды.

– Җибәр! – дидем мин, чак еламыйча. – Әшәке!

Сабира үзе дә минем хәлне сизеп алды булса кирәк, шунда ук аягына басып, мине дә тартып торгызды. Өстемне кага-кага, үзенчә юатырга да тырышты:

– Йә, йә, ачуланма, мин бит болай гына, уйнап кына инде, әхри!..

Мин дәшмәдем, дәшәрлек хәлдә түгел идем. Уйнапмы, чынлапмы, әмма бик җан җиремә кагылды ул минем. Соңыннан тынычлансам да, әкренләп аңа үпкәм басылса да, «Салихың» дигән сүзе, мине үртәгәндәй, бик озак колагымнан китмичә торды. Бик кадерле, бик яшерен серемне бер сүз белән гүя фаш итте дә куйды. Әнә шулай үтеп китте минем… буранлы көнем!

Х

Ахыр чиктә әтиемне дә урыныннан кузгаттылар. Бүген ир- тән – без әле чәйдән дә тормаган идек – урам комитетының әгъзасы Хәйретдин абзый, бер хәрби кешене ияртеп, безгә килеп керде. Сабира ишек ачарга чыккан иде, алданрак ашыгып керде дә шомлы гына итеп: «Килделәр!» – диде. Без тынып калдык, тик ишектән Хәйретдин абзый күренгәч кенә азрак тынычландык.

Күп кенә еллар Сәгъдиевләрдә кучер булып торган Хәйретдин абзый, иске гадәте буенча, әүвәл кычкырып сәлам бирде:

– Әссаләмегаләйкем, Әхмәтҗан абзый!

– Вәгаләйкүмәссаләм! – диде әтием, урыныннан торып. – Әйдүк, Хәйретдин!

Шунда ук аның артыннан итекләрен кага-кага кергән хәрби кеше дә күренде.

– Без йомыш белән генә, Әхмәтҗан абзый! – диде кучер.

– Алай икән, рәхим итегез, ни йомыш?

– Менә бу кәминдәнттән килгән иптәш үзе әйтер.

Ләкин сырма бушлат киеп, билен буган, наган таккан хәрби кеше сүзен әйтергә ашыкмады. Ул иң әүвәл ни өчендер безнең зал эчен дикъкать белән күздән кичерде, бары шуннан соң гына:

– Исәнмесез, хуҗа! – диде.

– Ә, үзебезнең мөселман кешесе икән әле, – диде әтием, куангандай. – Аллага шөкер, туган! Әйдәгез, түрдән узыгыз! Әзрәк яманлап йөрисез! Әнисе, кая, самаварыңны яңарт әле.

– Юк! – диде хәрби кеше, кулын күтәрә төшеп. – Чәйләп утырырга килмәдек, гафу!

Аннары итекләренә карап алды да бер читтәрәк торган урындыкка үрелде. Әтием аңа шунда ук урындыкны алып бирде. Шуңа утыргач, хәрби кеше башындагы кызыл йолдызлы соры солдат бүркен арткарак этәрә төште дә куеныннан урталайга бөкләгән бер дәфтәр тартып чыгарды. Әтием башта аның алдында нишләргә белмичәрәк торды, аннары үзе дә чигенебрәк бер урындыкка утырды.

Хәрби кеше өшегән бармаклары белән дәфтәренең битләрен көчкә генә ачкалап карарга тотынды.

– Исем-фамилиягез?

– Безнеңме?.. Әхмәтҗан булабыз, Әхмәтҗан Солтанов.

– Дөрес, Әхмәтҗан Солтанов! Ничә яшьтә?

– Тиздән илле биш тулачак, Алла боерган булса!

– Кайчан ул «тиздән»! Берничә көннән, берничә атнадан што ли?

– Юк, алай ук тиз түгел, кем, иптәш, туган!.. Язга, апрель аенда, Алла бирсә!

– Ә-ә, ерак икән әле! – диде хәрби кеше, ияген чөеп. – Менә шулай, Әхмәтҗан абзый, бүген сез тимер юл комендатурасына барырга тиешсез.

Әтием сизелерлек агара төште.

– Ни өчен? Рәхим итеп, шуны әйтмәссез микән?

– Рәхим итмичә дә әйтәбез аны!.. Эшкә мобилизовать итәбез без сезне!

– Алай. Ниндирәк эшкә инде, белергә мөмкин булса?

– Кар көрәргә!.. Тимер юлны кардан чистартырга. Составлар үтә алмый тора, абзый кеше, шәһәргә утын керми, утсыз-сусыз калуыбыз бар. Положение шундый, халыкны мобилизовать итәбез!..

– Аңлашыла! – диде әтием. Ул инде шактый тынычланган иде, ләкин шулай да тамагын кыргалап яңадан сорады бит: