Выбрать главу

– Эһем-эһем… Мәҗбүри индеме бу?

Хәрби кеше әтиемә сәер генә карап алды:

– Ә сез ничек уйлыйсыз?

– Гафу итегез, туган, белмәгәнгә күрә генә соравым.

– Әллә эштән куркасызмы? – диде хәрби кеше, аны тыңламыйча.

– Юк, эштән курыкмыйбыз. Без эшләп өйрәнгән кеше.

– Байларда доверенный булып, шулаймы?

– Анысы соңыннан. Ә башта ат карап та йөк ташып дигәндәй…

– Менә бик әйбәт!.. Яңадан рабочий булып карагыз… Шулай, абзый кеше, сәгать уннан да калмагыз! Көрәгегезне дә онытмагыз, аннары үзегезгә бер өч көнлек азык та алыгыз!

– Нигә? – диде әтием, аптырабрак. – Өйгә кайтырга мөмкин булмасмыни?

– Ераграк җибәрсәләр – булмас!

Хәрби кеше урыныннан торды, тагын ни өчендер зал эченә күз йөртеп чыкты. Яңа гына күргәндәй, миңа бик төбәлеп карады. Әйтәсе килмәгән шикелле, авыз эченнән генә «борчыдык!» дип куйды, аннары, кычкыра биреп:

– Хушыгыз! – диде.

– Хушыгыз, хуш! – диде әтием, аларны озата чыгып.

Ул борылып кергәч, без барыбыз да берничә минут сүзсез генә утырдык. Бу хәлгә ничек карарга да белми идек. Бер яктан, хәвефләнергә урын да юк кебек, эшкә генә куалар, икенче яктан, әллә ничек хәвефле дә кебек – өеңә кире кайтармасалар, нишләрсең?!

Ахырда әтием башлап телгә килде:

– Ярар, баш салындырып утыра торган чак түгел, Аллага тапшырдык! Әнисе, әзерләнергә кирәк.

Әнием авыр гына сулап урыныннан торды.

– Ярый ла өч кенә көнгә булса!

– Юл чистарту белән генә эш бетсә, өч көнгә дә бармас. Вакыт күпме әле?

– Тугызынчы ярты, – дидем мин.

– Ике генә рәкәгать намаз укып алырга өлгерәм икән әле… Ашыгыйк. Чакырганнан иртәрәк бару хәерле.

– Нәрсәләр әзерлим соң? – диде әнием.

– Җылкы ите куярга онытма, ә калганын үзең кара!

Әтиемне калдырып, без өчебез дә кухняга чыктык.

Ә бераздан мин яңадан әйләнеп кердем. Әтием келәм өстенә намазлык җәеп тора иде.

– Ни кирәк, кызым?

– Саквояж кирәк иде.

– Нинди саквояж? – диде әтием, гаҗәпләнеп.

– Теге үзең белән йөртә торган саквояж… азыкларыңны салырга!

– Әй башсызлар, башсызлар! – диде әтием, ачынып. – Мәскәү байларына товарга бармыйм ласа мин!.. Бөрмәле капчыкка салыгыз барысын да, ишетәсеңме, бөрмәле капчыкка!

Анысы да табылды тагын… Ит-май, чәй-шикәр, ике бөтен икмәк, сөлге-сабын, яңа оекбаш – шуларның барысын да киндер капчыкка тутырып, бавын да тартып бәйләп куйдык. Ә бер ярты сәгатьтән әтием иске бишмәтен, иске бүреген, олтан салган киез итекләрен киеп, билен яшел билбау белән буып, ике кат бияләйләрен дә кулына алып, әзерләнеп бетте. Чыгып китәр алдыннан, утырып дога кылдылар, аннары әнием ашыгып киенә башлады.

– Син кая? – диде әтием.

– Озата барам.

– Кирәкмәс, әнисе, Себер җибәрмиләр ич.

– Әзрәк кенә булса да барыйм инде, – диде әнием, ялваргандай.

– Әзрәк кенә дисеңме?.. Әзрәк кенә ярый, алайса! – диде әтием, гүя аны кызганып.

Алар чыгып киткәч, без Сабира белән икәү генә калдык. Кызык хәл!.. Әтиемнең элек юлга чыгып китүләрен ихтыярсыздан исемә төшердем (заманында Мәскәү, Петербург, хәтта Варшавага еш кына барып йөрде ул). Әмма ничек чыгып китә иде?! Бер көн алдан мунча кереп, сакал-мыегын төзәтеп куяр иде. Өстенә Петербург мастерларыннан махсус тектергән иң яхшы тройкасын кияр иде; жилет кесәсендә алтын чылбырлы сәгать, бармакларында – алтын балдаклар… Җәен – бостоннан теккән җиңел генә пальто, кышын – мех эчле тун… Ә вокзалга шәп ат җигелгән резин ходлы пролеткада гына илтеп куялар иде үзен! Әнә шулай аның китүе дә, кайтуы да безнең өчен бәйрәм генә иде, чөнки әтием барган бер җиреннән безгә кыйммәтле бүләкләр алып кайтмыйча калмый иде… Кайчан гына иде бит әле бу?! Заманның шундый кинәт, тиз үзгәрүенә исең-акылың китәр! Нишлисең, язмыштан узмыш юк, диләр. Тик шулай да авыр, эч поша, хәтта өебез дә бушап, күңелсезләнеп калгандай булды. Мин түгел, әнә Сабира да көенә.

– Абзый кызганыч! Юкка үзем генә барыйм, дип әйтмәдем.

– Кит, җүләр, шундый куркыныч җиргә! – дим мин аңа, гаҗәпләнеп.

– Кемнән, нәрсәдән?

– Анда торганы ирләр генә ич!

– Ирләр үзләре миннән курыксыннар! – ди Сабира, гайрәтләнгән булып. – У-у, мин ул ирләрне!

Мин ирексездән көләм:

– Куырып ашар идең бугай!.. Ләкин әтием җибәрер иде дисеңме?

– Менә анысы дөрес! Җибәрәме соң?!

Мондый көнне һәм мондый чакта нәрсәгә тотынырга да белмисең. Ә кирәк, ниндидер эш-хәрәкәт кирәк – шунсыз эч пошуын басып булмаячак. Сабира да шуны чамалап, ахрысы, әрле-бирле йөренде дә, миңа килеп:

– Әйдә, әхри, кер юабыз! – диде.

Әлбәттә, бу эш инде, ләкин мин кулларыма карыйм: эссе, сабынлы суда бер дә бозасым килми шул үзләрен… Сабира, очлы күз, шуны сизеп алды бит:

– Ә-ә, Салих әфәнде киләсе көнмени әле бүген? – дигән булды.