– Булса соң!
– Мүзикәл бармакларыгыз кызарыр бит, туташ!
– Җен, пәри, албасты! – дидем мин, кинәт кызып. – Телеңне тартып кына өзәр идем мин синең!.. Әйдә, чыгар керләреңне, юабыз!
– Йә, йә, нәнәм, чәпчемичә генә! – диде Сабира, шунда ук мине юмалап. – Мин аңлыйм ич, барысын да аңлыйм… Син миңа булышырсың гына, яме?
Шулай итеп, без эшкә дә тотындык. Сабира керләрне чыгара башлады, ә мин утын керттем, су керттем. Плитәне ягып җибәрдек. Ул арада әнием дә кайтып керде. Кәефе начар түгел иде кебек. Без аңардан, кая кадәр озаттың, ни күрдең, дип сорадык.
– Печән базары чатына хәтле генә, – диде әнием. – Халыкны шактый күп җыйганнар икән, араларында бик могтәбәр кешеләр дә бар. Гаеткә барган шикелле төркем-төркем булып стансага таба киттеләр.
– Тәкбир әйтмәделәрме соң? – диде Сабира.
Әнием Сабираның көлеп сораганына каршы, ачуланыбрак:
– Юкка тотынгансыз бу эшкә! – диде. – Кеше озатканнан соң, идән себермиләр, кер юмыйлар, – белергә кирәк иде.
Бу юлы инде Сабира дәшмәде. Көч белән баса-баса керен юа гына бирде. Мин инде кечкенә ялгашта үземнең вак-төяк керләремне генә юыштырдым. Кулларымны сакладым.
Ә кичкырын, билгеләнгән вакытта, Салих та килде. Әмма һич булмаган бер хәл – ул ишектән үк көлә-көлә килеп керде. Моңа мин бик гаҗәпләндем. Шулай да ул, яныма килеп кулымны кыскач, көлүеннән туктап, әдәп белән генә миннән сорады:
– Кәефегез ничек, Гөләндәм?
– Рәхмәт! Ә сезнеке?
Ул яңадан әкрен генә көләргә тотынды. Мин тагын аптырап калдым:
– Ни булды, ник көләсез?
Ләкин ул, гадәтенчә көлеп туктагач кына, ни булганын сөйли башлады:
– Беләсезме, әле сезгә килешли генә шундый бер кызыкка очрадым. Барабызчы агай… (ул тагын әзрәк кенә көлеп алды), әйе, менә чикмән якасын күтәреп, үрәчәле чанасына аягүрә баскан барабызчы агай, дилбегәсен болгый-болгый, Мәскәүски буйлап чаптырып килә. Артында моның бер мөселман абзый бөрешеп кенә утырып бара. Кызу чапкан ат чатка җиткәч кинәтрәк борылды, ахрысы, – бу абзый чанадан очып төште дә калды. Ә барабызчы шуны сизмичә атын куа да куа. Урамдагы кешеләр аңа төрле яктан: «Әй гыйбад, юлчыңны төшереп калдыр- дың бит!» – дип кычкыралар, сызгыралар, ә агайның гамендә дә юк, борылып та карамыйча китте дә барды… Инде күз алдыгызга китерегез (ул тагын көлә башлады), агай… агай теге абзый әйткән җиргә барып җиткәч, атын туктатып, борылып караса, пассажиры юк, пассажирдан җилләр искән! Йә, кызык түгел диегез?!
Кызык икән шул, ләкин мин нигәдер көлә алмадым. Бары:
– Теге очып төшкән абзый үзе торып, артыннан йөгермәдемени? – дип кенә сорадым.
– Кая йөгерсен! – диде Салих, батист яулык белән күзен, маңгаен сөрткәләп. – Ул, бичара, түгәрәк, юан гына бер кеше – онга баткан таракан шикелле көрткә чумды. Кемдер тартып чыгарды үзен! – Салих шунда ук җитдиләнеп, тирә-ягына каранып алды. – Гафу итегез, ә әтиегез кайда соң?
Мин икеләнебрәк калдым: әйтергәме-юкмы? Юл чистартырга җибәрделәр, дип әйтүе ничектер кыен да, оят та кебек иде. Шуңа күрә:
– Әтием өйдә юк шул әле, – дию белән генә чикләндем.
– Алайса, безнең дәрескә кайтып өлгерер, – диде Салих, елмаеп кына.
– Белмим тагын… бәлки, бүген кайтмас та. Аны бит эшкә җибәрделәр.
– Әх, шулаймыни?! Кая, нинди эшкә инде?
Ләкин минем кыенсынып торуымны күргәч, ул бераз гаҗәпләнеп өстәде:
– Хәер, әйтмәсәгез дә була!
– Юк, ни өчен? – дидем мин, уңайсызланудан ашыгып. – Әтиемне начар эшкә җибәрделәр.
Салих миңа туры гына карап, иңбашын җыерып куйды:
– Эшнең авыры була, хәтта пычрагы була, әмма начары була микән? Бер дә ишеткәнем юк, Гөләндәм!
– Соң… тимер юл чистарту, сезнеңчә, яхшы эшмени инде ул?
– Авыр эш. Бигрәк тә Әхмәтҗан абзый кебек өйрәнмәгән кешегә.
– Менә шул шул! Олы кеше дип тә тормадылар!
– Алай икән!.. Күрәсең, шулай кирәк булгандыр инде, башкача мөмкин булмагандыр… Ләкин сез артык борчылмагыз, Гөләндәм. Әхмәтҗан абзыйга күмәк халык арасында әллә ни авыр булмас, яшенә карамастан, таза кеше ич ул!
Мин дәшмәдем, минем бу хакта сүзне тизрәк бетерәсем килә иде. Ләкин Салихның әйтер сүзе бетмәгән икән әле.
– Беләсезме, Гөләндәм, – диде ул, аз гына тынып торганнан соң, – шәһәрнең хәле бик авыр бит! Азык юк, ягулык юк, юллар җимерек. Без менә йөргәч күрәбез: мәктәпләр ягылмый, лазаретлар ягылмый, ә анда бит мәҗрүх солдатлар ята. Билгеле инде, яңа власть ничек кенә булса да шушы авыр хәлне җиңеләйтергә тырыша. Ләкин аңа халыкның ярдәме кирәк, Гөләндәм, аңлыйсыңмы?
Әлбәттә, бик аңлашыла, бигрәк тә Салих шулай гади генә төшендереп тә биргәч, тик миңа бу хакта сүз алып баруы читен иде. Шуңар күрә мин бары: «Аңлыйм, Салих абый!» – дию белән генә чикләндем.