– Менә бик әйбәт! – диде ул, ләкин шулай да сорады: – Йә соң, чибәрем, бүген нишлибез, сабак укыйбызмы, әллә калдырып торабызмы?
– Юк, нигә калдырырга? – дидем мин, гаҗәпләнебрәк. – Мин бит сезне көнозын көтеп тордым!
– Шулай укмыни?! Утырыштык, алайса!
Бу юлы пианино янына ул үзе башлап утырды. Ләкин уйнарга ашыкмады. Миңа таба борылып, сер әйткәндәй әкрен генә:
– Гөләндәм, мин сезгә бүген ике гаҗәеп нәрсә китердем бит әле, – диде.
– Нәрсә икән ул? – дидем мин, шунда ук кызыксынып.
– Ашыкмагыз, хәзер белерсез… Ләкин башта шуны әйтәсем килә: без моңарчы гел халык көйләрен, ягъни чыгаручысы билгесез булган көйләрне уйнадык. Ә бүген мин сезгә чыгаручысы мәгълүм булган ике көй уйнап күрсәтәчәкмен.
– Андыйлар да бармыни?
– Бар шул! Берсен аның сез дә белергә тиешсез. Бу – Заһидулла абзый Яруллин тарафыннан язылган «Тукай маршы». Ма-рш! – аңлыйсызмы?
– Беләм, ишеткәнем дә бар.
– Ул халык арасына бик тиз таралды. Без дә аны еш кына уйныйбыз.
– Заһидулла абзый үзе дә сезнең оркестрда уйнаган түгелме соң?
– Әйе, баштарак уйнады. Аны «Сәйяр»ның беренче музыканты дияргә була. Тукай, Галиәсгар абзый, Кариевлар белән якыннан аралашкан кеше. Аннары мине дә рояль телләренә басарга башлап ул өйрәтте. Минем беренче хәлфәм!
– Шулаймыни? Күптәнме?
– Шактый вакыт узды инде аңа.
– Сез үзегез аны эзләп таптыгызмы?
– Дөресрәге, ул мине «тапты»!
– Кызык бу, сөйләгез әле!
– Сөйләсәм, озакка китмәс микән?! – диде Салих, ак маңгаен ышкып. – Кыскасы, болай булды. Малай чактан ук минем бармакларым тик тормый иде инде. Апам миңа кечкенә гармун алып бирде – мин шуны ничектер ансат кына тарткаларга да өйрәндем. Ә безнең җизнигә – безнең җизнине беләсезме икән, Шиһап Әхмеров, китапханә тотучы – менә аңа гел генә әдипләр, шагыйрь- ләр килеп йөриләр иде. Шул җөмләдән Заһидулла абзый да бездә еш кына була торган иде. Мин, билгеле, алар алдында кечкенә тальянымны кычкыртмый идем. Әйтергә кирәк, ни өчендер кешеләрдән яшеренеп, ялгыз гына уйнарга ярата идем. Шулай да Заһидулла абзыйның сизгер колагы минем каралтылар артына посып гармун тартуымны ишетеп алган бит! Бер ишетә бу, ике ишетә, аннары мине чакыртып алып, үзе алдында уйнарга куша. Ә мин, тиле, аяк терәп киреләнәм, оятка калудан куркам, янәсе… Тик җизни кыстагач кына уйнап күрсәттем. Шуннан соң Заһидулла абзый җизнигә әйтә, синең бу каенишеңә Ходай бик сизгер бармаклар биргән икән, Шиһабетдин әфәнде, чынлабрак шөгыльләнергә кирәк үзе белән, югалып калмасын, ди. Малайда нидер барын без үзебез дә чамалый идек, ди җизни дә. Менә шул сөйләшүдән соң озак та үтми, безнең мәгърифәтле җизнәбез, ничектер туры китереп, бер тотылганрак рояль дә сатып ала. Бу синең өчен, Салих, ди ул миңа. Беләсезме, Гөләндәм, моның кебек зур бүләкне минем күргәнем дә юк һәм яңадан күрүемә ышанмыйм да. Көннәр буе мин шул көзгедәй ялт иткән, эченә әйтерсең дөньяның бөтен сихри авазларын җыйган мәһабәт, кара, өч аяклы «өстәл» тирәсендә генә әйләнә торган булдым. Менә шул чакта инде Заһидулла абзый мине рояль алдына утыртып, бер изге эшкә керешкәндәй бисмилласын әйтеп, рояльнең ак-кара телләренә басарга да өйрәтә башлады. Һәр көн диярлек үзе теләп, бары мине өйрәтү өчен генә (әлбәттә, бернинди мөкяфәтсез!) махсус килә торган иде бу җаны-тәне белән музыкага бирелгән гаҗәп кеше! Ихтимал, шул чакта мин музыканың аңа бөтен гомерен дә, йөрәген дә багышлаган кешеләр эше генә булуын аңлап та калганмындыр!
Салих тынды, минем аңа туп-туры карап утыруыма уңайсызлангандай, башын бераз гына читкә дә борды. Ә мин карамыйча булдыра алмыйм, чөнки аның сүзләрендә һичбер төрле фальшь юк, үзен-үзе күтәрергә, күрсәтергә тырышу юк – барысы да бик табигый һәм бик гади, чөнки аның өчен музыка бары чын мәхәббәт эше икән! Димәк, бернинди ясалу-кылануларга мохтаҗ түгел ул!
– Инде рәхим итеп, хөрмәтле Заһидулла абзыйның «Тукай маршы»н уйнап карыйк! – диде ул, мине уйларымнан айнытып. Ләкин мин, аңа башларга ирек бирмичә, тиз генә сорадым:
– Ә сез Тукайның үзен күрдегезме?
– Күрдем, бәгырь, күрдем!
– Кайчан, кайда?
– Безгә, җизни янына килгән чагында.
– Әйтегез әле, ниндирәк кеше иде ул?
– Бик зур кеше иде, бәгырь!
– Мин аның шагыйрьлеген әйтмим, ә кыяфәткә ничегрәк иде, дим… Имеш, ул буйга кечкенә, арык кына бер кеше булган, диләр, дөресме шул?
– Дөрес, әмма буйга бик озын кешеләр дә аның алдында түбәнчелек белән башларын ияләр иде, – диде Салих, хәйләкәр генә елмаеп.
– Мин чынлап сорыйм, ә сез көләсез! – дидем мин, әзрәк үпкәлисем килеп.
– Юк, мин көлмим, – диде ул, шунда ук җитдиләнеп. – Хикмәт аның буендамыни, Гөләндәм?!