Выбрать главу

– Романс?! Чынлап әйтәсезме?

– Әлбәттә! Башта марш иде, ә хәзер – романс! «Мәхәббәтем» дип атала.

– Кызык! Кем язган соң аны?

– Уфа җырчысы Фәттах Латыйпов! Шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй шигырен ул нотага салган, диләр… Хуш, ничек әле үзе? – Ул сүзләрен исенә төшереп, әкрен генә җырлап карады: – Тормыш синсез – җилле диңгез, күз карам! – һәм шуңа ялгап уйнап та китте.

Әйтәсе дә түгел, бу моңарчы без белгән, без уйнаган көйләрнең берсенә дә охшамаган иде. Яңгырашы, агышы бөтенләй яңача, колак ишетмәгәнчә!.. Һәм сүзләре дә бик сәер – ничек кенә дип әйтергә? – әллә нинди шашыну, өзгәләнү бар сүзләрендә:

Миннән ник качтың?Күккә ник аштың?Ник сөйдең дә никТәмугка аттың?..

Көе дә сүзләренә бик туры килә икән – шундый ук тирән сагыш, әрнү, йолкыну ишетелеп тора үзеннән. Кыскасы, ошады миңа бу романс!

Уйнап бетергәч, Салих миннән сорады:

– Йә, ничек соң, бәгырь?

– Ә сезнеңчә ничек? – дип сорадым мин үз нәүбәтемдә.

– Мин – гашыйк! – диде Салих, бер генә сүз белән.

– Шулкадәр үк әйбәтмени?

– Көнләштерерлек дәрәҗәдә!.. Әмма шунысы зур куаныч – бездә, ниһаять, чын музыка туа башлады бит!.. Менә сиңа марш, менә сиңа романс!.. Ләкин болар әле беренче карлыгачлар гына… Болар артыннан бер заман симфонияләр, хәтта опералар туа башлар!.. Фатих абзаңның «Фәтхулла хәзрәт»тә язганнары коры хыял гына булып калыр дисеңме әллә?! Татар операсын ул үзе күрәчәк әле, насыйп булса!

– Кайдан сездә бу кадәр ышаныч?

– Вакыты җитте, Гөләндәм, вакыты!

– Әмма ләкин кешесе дә кирәк ич әле… Композиторларың кайда?

– Алары да булыр!.. Милли азатлык нәрсә өчен соң ул?! Безнең ише изелгән халыкка юл ачу дигән сүз түгелмени? Ә талантлар табылачак, бар алар!

Минем тагын аңардан: «Бәлки, сез дә музыка яза башларсыз әле?» – дип сорыйсым килде, ләкин бу юлы да ни өчендер тыелып калдым. Дөресен генә әйткәндә, мин инде эчке бер сизенү белән аның оста уйнаучы гына булып калмаячагын, иртәме-соңмы үзе дә музыка яза башлаячагын сизә идем. Тик менә үзенең бу хакта һичбер сүз әйткәне юк. Хәтта ялгыш кына да…

– Йә, «Мәхәббәтем» бик ошагач, үзегез дә уйнап карагыз инде, – диде ул миңа.

Бу юлы мин баш тартмадым. «Мәхәббәтем»не күңелемдә чакта уйнап карыйсым килде. Салих торып бер читкә китте, мин әкрен генә башладым. Юк, болай түгел шикелле… Ничегрәк соң әле? Тукта, менә болай… Әйе, әйе, нәкъ шулай!.. Көйне әйбәт кенә «тотып», ишетеп-тоеп, шуңа тәмам бирелеп-дәртләнеп, уйнап чыктым ахырда үзен!.. Хәтта Салихның артыма килеп басканын да сизмәдем. Бары колагыма бик якын иелеп, назлы-йомшак кына пышылдап:

– Гөлгенәм, мин хәйран! – диюен ишеткәч кенә сискәнеп киттем. Аның җылы сулышы ачык муеныма тиде – мин, үбә, ахрысы, дип, бер мизгелгә бөрешеп, өнсез булып калдым. Ләкин ул… үпмәде, яныма утырып, сул кулымны ике учына алды да, күзләремә карап, яңадан кабатлады:

– Мин хәйран!.. Сез, акыллым, мелодияне шулкадәр тиз тотып аласыз… мин ни әйтергә дә белмим. Талант, чын музыкаль талант – бары шул гына!

– Арттырасыз, Салих абый! – дидем мин, сөенечемнән балкып.

– Һич юк! – диде ул җитди генә. – Арттырырга яратмыйм, аннары мондый нечкә эштә арттырырга ярамый да. Беләсезме, мин сезне бер бик әйбәт музыка әһеле белән таныштырам әле.

– Кем ул?

– Әхмәтсолтан Габәши…

– Ә ни өчен мине аның белән таныштырмакчы буласыз?

– Күрсен, уеныгызны ишетеп карасын. Ул бик укымышлы кеше, музыканы бик яхшы белә… Үзе… бик сөйкемле дә, – диде Салих, елмаебрак.

– Юк, кирәкми, таныштырмагыз… Йә гашыйк булып куярмын! – дидем мин дә, сүзне уенга борасым килеп.

– Эһем-эһем! – дип, тамак кыргалады Салих. – Мин каршы түгел, лаек кеше!

– Шулай да мин теләмәсәм?

– Барыбер таныштырам!

– Ни өчен соң? Нигә кирәк ул?

– Кирәк, бәгырь, кирәк! Сезнең үзегез өчен кирәк!

– Ә минем менә беркем белән, хәтта бик әйбәт, бик сөйкемле кеше белән дә танышасым килми.

– Бу нинди кирелек? – диде Салих, кинәт ачуланган бу- лып. – Ахыр чиктә сез, туташ, мине тыңларга тиешсез. Онытмагыз – мин сезнең хәлфәгез!

Ә минем юри киреләнәсем килә, чынлап үпкәләр микән дип сынар өчен генә киреләнәсем килә:

– Әгәр тыңламасам?

– Ул чагында мин сезгә җәза бирәчәкмен!

– Нинди җәза?

Салих инде көлеп җибәрүдән чак тыела иде, шулай да кашларын җыера төшеп әйткән булды:

– Мин сезне, туташ, сандык күтәртеп, әнә почмакка бастырып куярмын!

Инде мин ирексездән көлеп җибәрдем:

– Ү-ү, сандык бик авыр ич ул! Безнең сандыкларны дүртәр кеше генә күтәрә ала!

– Ә мин, – диде Салих, көлә-көлә, – күршегездәге мәдрәсәдән берәр шәкертнең таракан оялап беткән кечкенә сандыгын алып чыгармын да шуны эчендәге бөтен чүп-чарлары белән сезгә күтәртермен!