Выбрать главу

– Әбәү, кирәкми, юк-юк, тараканнардан бик куркам! – ди- дем мин, кулларымны бала шикелле селтәп.

Икебез дә күзгә яшьләр килгәнче рәхәтләнеп бер көлештек. Ниһаять, көлешеп беткәч, Салих миңа, үзеннән-үзе хәл ителгән мәсьәлә турында искә төшергәндәй:

– Ярый, Гөләндәм, Солтан абый белән кайчанрак очрашуыбызны мин сезгә хәбәр итәрмен, – диде. – Ә хәзер рөхсәт итегез, миңа китәргә вакыт!

– Нигә бик тиз?

– Егетләрем көтә! – Аннары иелә биреп әкрен генә әйтте: – «Мәхәббәтем»не онытмагыз!..

…Әтием өйдә булмагач, бу юлы мин аны үзем озата чыктым. Тышкы ишек төбендә безнең ара күкрәк күкрәккә тияр дәрәҗәдә бик якын калган иде, мин стенага елыша төшеп, нидер көткәндәй ирексездән, хәтта сулышымны бүлеп, тынып тордым. Ләкин Салих миңа орынмады, бары сул кулымны каты гына кысты да колагыма шыпырт кына: «Хуш, Гөлгенәм!» – диде һәм шунда ук ашыгып чыгып та китте. Мин дә, әллә үкенечтән, әллә сөенечтән, тирән генә бер көрсенеп, тизрәк өйгә ашыктым.

Салихны озаткач, бераздан өчәү генә кичке чәйгә утырдык. Әтием юк, әтием кайдадыр юл чистарта. Ни хәлдә йөридер инде ул, бичара?! Әнием күңелсез, ләкин тыштан сабыр – ул бер дә уфтанырга яратмый. Минем дә, кинәт вөҗданым уянгандай, җаным сыкранып куйды: әтием шундый хәлдә чакта мин монда берни булмагандай романс өйрәнеп ятам. Ярыймы, килешәме бу?.. Хәер, әллә ни хәсрәткә тарырлык хәвеф юк та кебек, ә шулай да күңел борчыла, эч поша.

Чәйдән соң үз урыннарыбызга таралыштык. Өй эче тып-тын, йоклап кына үткәрә алмаслык кышкы төн – нишләргә?.. Иренеп кенә чишендем дә, җылы-йомшак урыныма ятып, Купринның «Аң»да татарча басылган «Сүләмиф»ен укый башладым. Бик матур, бик шигъри язылган әсәр, ләкин ни сәбәптер йотылып кына укый алмыйм – уйларым мине һаман каядыр читкә алып китәләр. Уйларым да әллә нинди – ни башы, ни ахыры юк, бик биектән аккан күчмә болытлар шикелле килә торалар, китә торалар… Аптырагач, журналны ташлап, урынымнан торам, лампаның филтәсен басып, тәрәзәгә киләм. Җаным тыныч түгел, җаныма нидер кирәк минем… Ә тышта гаҗәеп тын, сыек-зәңгәр төн, кеше эзе төшмәгән ап-ак чиста кар… Ә биек салкын күктә яңа гына туган нечкә ай!.. Тын гына, серле генә сызылып тора ул!.. Бу минем яңа, унтугызынчы елга кергәч, беренче тапкыр күргән яшь аем! Нәрсә вәгъдә итә ул миңа, ни көтә мине киләчәктә? Ел озын, ел хәвефле, туасы һәм туласы айлар күп, – ни буласын алдан белүләре бик читен шул миңа, бик читен!.. Ә син дәшмисең, серле, салкын аем, дәшмисең?!

ХI

Салих мине Печән базары чатында көтәргә тиеш – без шуннан Большой театрга, аларның репетицияләренә китәчәкбез. Тиз тотты Салих бу эшне… Әле үткән атнада гына, Солтан Габәши белән таныштырам, дип әйткән иде, инде менә ай-ваема куймыйча мине алып та бара. Музыкантлар белән танышу, музыка дөньясына керү минем өчен бик кирәк, ди ич! Әлбәттә, шулайдыр, тик мин уңайсызланам, әзрәк кенә куркам да, чөнки… бик яңа дөнья бит әле ул минем өчен! Ахыры хәерле булсын, әнием әйтмешли!..

«Печән базары» дигәнебез ул, асылда, Евангилистовский урамы дип атала. Бик киң урам булганга күрә, анда элек-электән үк сала халкы печән сата. Халык теленә кергән исеме дә шуннан киткән, билгеле. Бу чыкылдап торган татар оясы, әмма шул урамда, ягъни Евангилистовский белән Захарьевский чатында, зур гына ак чиркәү дә бар. Ә тирә-юнендә вак кына мәчетләр…

…Бүген русларның берәр бәйрәмедерме – чиркәүнең тимер ишеге киңенчә ачык, баскычының ике ягына да карт-коры, гарип-гораба саилчеләр җыелган. Мин килеп җиткәндә, Салих шул саилчеләрдән аз гына читтәрәк, башын кырынрак салып тик кенә басып тора иде. Янына ук барырга кыймыйча, аптырабрак туктадым. Ләкин егетем үзе мине күреп алды да ашыгып яныма килде.

– Кичерегез! – диде ул, уңайсызланыбрак.

– Нишләп тора идегез анда, саилчеләр янында? – дидем мин, гаҗәпләнүемне яшермичә.

– Сәдака эләктерер өчен түгел инде, – диде ул, көлеп. – Чиркәү хорын тыңлый идем… шәп җырлыйлар, шайтан алгыры!

– Әллә яратасыз?

– Мин барысын да тыңларга яратам, Гөләндәм, хәтта чәүкәләр хорын да!.. Ә көлмичә генә әйткәндә, чиркәү хоры үзенә бер зур сәнгать бит ул!.. Гасырлар буенча эшләнеп килгән сәнгать, шуңа күрә аны тыңлау һич тә язык түгел!.. Киттекме?

Без Болак күперенә таба атладык. Салих, сүзен дәвам итеп, миңа төрле диннәрнең музыка сәнгатен, гомумән, бик оста файдаланулары, кайчандыр Себастьян Бах, Моцарт кебек бөек композиторларның гыйбадәтханәләр өчен махсус музыка язулары турында бераз сөйләп барды. Ахырдан:

– Тик безнең мәчетләр генә музыкадан мәхрүм, – диде, көрсенеп. – Шәригать дигән нәрсә мәчеткә курай белән сорнайны гына керткән булса да, дин әһелләре музыкага бу кадәр тискәре карамаслар иде. Ә шуның аркасында без күпме артка калдык!