Минем нишләптер кинәт сорыйсым килде:
– Сез азан әйткәнне тыңларга яратасызмы?
– Әйе, бигрәк тә кичке азанны… Авылда тыңлаганым бар, кояш баеган чакта… Гаҗәп сагышлы, моңлы ишетелә шул чакта кичке азан! Гүя фани дөньядан аера ул сине, уйлар, өметләр – барысы да бик кечерәеп кала. Тик соңыннан бик ямансу булып китә, тизрәк үзебезнең шушы гөнаһлы дөньяга әйләнеп кайтасы килә… Дөнья кызыклырак бит, Гөләндәм?!
Шулай иркен генә сөйләшкәләп атлый торгач, без Большой театр алдына да килеп җиттек. Тагын ниндидер икеләнү мине ишек төбендә тукталырга мәҗбүр итте. Салих та туктады.
– Әллә нигә… кыенсынам, – дидем мин, аның сораулы карашыннан уңайсызланып кына.
– Ни өчен тагын?
– Анда… кешеләр күптер.
– Минем музыкант иптәшләрем генә, – диде Салих. Аннары кулымдагы котик муфтамны йомшак кына сыйпап, көйсез баланы юаткандай көлә-көлә өстәде: – Песи, песи, пескәем, ягез, йә, курыкмагыз, усал этләр юк анда!
– Үзегез дә юмалый беләсез тагын! – дидем мин дә, ирексездән көлеп.
Без театрның караңгырак алгы коридорына кердек. Аны узгач, Салих мине икенче каттагы, тәрәзәләре урамга караган кечерәк бер фойега алып менде. Монда өч кеше бар иде. Икесе рояль янында үзара сөйләшеп утыра, ә берсе алардан шактый читтә, күкрәгенә терәгән скрипкасына башын кырын салып, смычогының очы белән генә бик әкрен нидер уйнап тора иде… Салих мине алар белән таныштыра башлады.
– Бу Мөхәммәт абый Яушев, – диде ул, иң элек скрипка уйнаучыны күрсәтеп. – Ә бу Фәйзи Биккинин – һәм скрипкачы, һәм гармунчы. Бусы инде минем малай чактан ук дустым Мансур Мозаффаров дигән егет була.
Алар өчесе дә, түбәнчелек белән башларын иеп, кулымны кыстылар.
– Гөләндәм туташ! – диде Салих минем өчен. – Сезгә аның хакында әйткәнем дә бар.
– Әйе, ишеткән идек, – диештеләр егетләр, ә Мөхәммәт абый дигәне шунда ук миңа урын да тәкъдим итте:
– Утырыгыз, туташ!
Бу кечкенә буйлы абый яшь ягыннан арада иң өлкәне булса кирәк, борын төбендә генә бер чеметем кара мыегы да бар, ләкин үзе бик җиңел сөякле кешегә охшаган. Бер генә минут та тик торуны белмидер кебек, хәтта чем-кара күзләре дә!.. Ак чырайлы Биккинин да шулай ук буйга кечкенә, гәүдәгә юка гына бер кеше, әмма табигате белән башка – сабыр, басынкы, бер дә тегенең кебек очынып тормый… Ә Мансур дигәннәре бөтенләй япь-яшь, үсмер малайлыктан чыгып килгән егет кенә, үзе бик оялчан да булса кирәк, минем белән күрешкәндә нәкъ кызлар төсле ияк очына кадәр кызарды.
Мин дә, беренче минутларда үземне шактый бәйле хис итсәм дә, ничектер бик тиз тынычландым. Абыйлар гади, тәкәллефсез иделәр, миңа артык исләре китеп, күз елтыратып тормадылар. Шунда ук үзара сөйләшә башладылар, көлешеп тә алдылар – күренә, араларында дуслык, бердәмлек нык булса кирәк. Тагын бер нәрсәне сизмичә калмадым: Салихка үз, якын итеп ке- нә түгел, ә өстенрәк бер кеше итеп, хөрмәт белән дә карыйлар икән.
– Солтан абый килмәдемени әле? – дип сорады Салих егетләрдән.
– Килеп җитәргә тиеш, – диде Мөхәммәт абый. – Әллә башлый торабызмы?
– Азрак көтик, – диде Салих, аннары миңа борылып әйт- те: – Солтан абыйга яңа әзерләгән көйләребезне уйнап күрсәтмәкче булабыз. Сез дә менә бер уңайдан тыңларсыз.
Алар үзләренең шушы кечкенә оркестрларында кайбер татар көйләрен полифония нигезендә, ягъни төрле тавышта, уйнаячаклар икән. Бик матур килеп чыга, имеш. Көйнең мелодиясе ничектер яңарып, бизәкләргә баеп, хәтта яңгырашы да көчәеп китә, ди. Һәм бу яңалыкны оркестрга беренче башлап Салих үзе керткән икән.
Шул арада ишекне әкрен генә ачып, тагын бер кеше тавыш- тынсыз гына килеп керде. Керү белән, өстендәге пальтосын салып, урындык башына ипләп кенә бөкләп куйды. Шунда гына иптәшләре аны күреп алдылар.
– Менә ич үзе дә!
Димәк, шушы икән Әхмәтсолтан Габәши! Әйтергә кирәк, ул минем игътибарымны шунда ук үзенә бәйләп өлгерде. Ни хикмәттер, бу да кечкенә буйлы иде (әллә музыкантлар барысы да бер калыптан төшкәннәр инде), әмма башкалардан бөтен килеш-килбәте белән бик нык аерылып тора. Зур башлы, калку маңгайлы, карасу йөзле, гәүдәсе озынрак, ә аяклары кыскарак та кәкрерәк, атлаганда үрдәк шикелле чайкалыбрак атлый. Кыскасы, аны һич тә чибәр кеше дип әйтеп булмый. Ләкин аның бөтен кыяфәтеннән бик саф күңелле кешеләргә генә хас садәлек, самимилек, һәм шуларның чагылышыдай үзенә бер мөлаемлык бөркелеп тора. Бигрәк тә зур күзләре нәкъ сабыйларныкы төсле бик ачык, бик эчкерсез карыйлар, тик аларның төбендә генә ниндидер бер яшерен моң-сагыш чагыла кебек… Калын иренле авызы да аның тартынып, кыюсыз гына елмаядыр шикелле…