Выбрать главу

– Юкка гына, туташ, ялындыргансыз икән! – диде. – Сезгә кушылып, үземнең скрипканы хәтта сыздырып җибәрәсем килде!

Мин, әлбәттә, шат идем, оча алуына сөенгән күбәләктәй шат идем, тик сүзем генә юк, сүз әйтерлек көчем дә юк…

Аз гына паузадан соң, Солтан абый:

– Сез, туташ, әйтергә кирәк, көйне шактый нечкә тоеп уйныйсыз, Салихның үзе кебегрәк, – диде, үпкәләтмәстәй генә көлемсерәп. – Уңыш телим сезгә, тик укуыгызны ташлый күрмәгез!

Аннары ул Салихка таба борылды:

– Салих, туташны безнең кичәгә чакырганда яхшы булыр иде бит. Ничек уйлыйсыз?

– Минемчә дә начар булмас иде, – диде Салих, миңа мәгънәле генә күз атып.

Инде Солтан абый минем үземнән сорады:

– Туташ, сез каршы түгелсездер бит?

Мин әле сүзнең ни турыда барганын аңлап та бетерми идем, шуңа күрә беркатлылык белән бары:

– Килә алсам, – дип кенә куйдым.

– Юк, сез тәгаен әйтегез, безгә алдан белеп торырга кирәк.

– Нигә ул?

– Без бит сезне үзебезнең кичәдә катнашырга чакырабыз.

Мин аптырап киттем: кичәдә катнашырга?! Була торган эшме соң бу? Әллә шаяртып кына әйтәләрме?.. Ә Салих… Салих ни диде соң?.. Мин аптыраудан ни әйтергә белмичә тордым, тик бераздан гына, башымны кат-кат чайкап:

– Юк, мөмкин түгел бу, – дидем.

– Ни өчен? Нәрсә тыя сезне? – диде Солтан абый, йомшак кына итеп.

Ләкин бит мин аларга, әти-әниемнән куркам, дип әйтә алмыйм. Моның хәзер бик көлке тоелуы мөмкин.

Әмма икенче бер җитди сәбәп тә бар бит әле: кем булып кына катнаша алам мин андый зур кичәдә? Һәм тизрәк шуны әйтергә дә ашыктым: кичерегез, дидем, мин үземнең кем булып катнашуымны һич тә күз алдыма китерә алмыйм, дидем.

– Нигә, менә бүгенге кебек рояльдә ялгыз уйнарсыз, – диде Солтан абый, бик гади генә итеп. – Татар кызы рояльдә соло уйный! Бу бик яңа нәрсә булачак.

Мин ни әйтергә дә белмәдем. Шуннан Солтан абый Салихка мөрәҗәгать итеп сорады:

– Салих, сез туташның укытучысы, ялгыз уйнавына ничек карыйсыз?

– Минемчә, иртәрәк әле, Солтан абый, – диде Салих. – Сәхнә шартларында уйнар өчен, зур тәҗрибә кирәк, аннары, безнең тамашачылар да андый нәрсәне ишетеп өйрәнмәгән әле… Туташка авыр булыр!

«Рәхмәт, дустым», – дидем мин, эчемнән генә сөенеп.

– Ә оркестрга кушылып берничә көй уйнаса? – диде Сол- тан абый.

Аның бу сүзен Мөхәммәт абый да куәтләп җибәрде:

– Менә бу – ярый торган фикер!..

– Ләкин бит аның өчен шактый репетиция үткәрергә кирәк булачак. Ә вакытыбыз бик чикле, – диде Салих, уйланып, аннары, кинәт нидер исенә төшкәндәй, һич көтмәгәндә өстәде: – Әмма туташның тагын бер мөмкинчелеге бар әле: ул матур гына җырлый да!

Ах, бу Салихны!.. Нигә кирәк булды моны әйтү, нигә? Хур итә ич инде мине, Ходаем!

Ләкин башкаларга аның әйткәне җитә калды.

– Шулаймыни? – диде Солтан абый, чынлап куангандай. – Менә бик әйбәт! Туташ бездән бу сәләтен дә яшермәс, иншалла!.. Шулаймы, Гөләндәм туташ, сез җырларсыз бит безгә?

– Мин җырчы түгел, Салих абыйга ышанмагыз! – дидем мин, ирексездән дорфа гына итеп.

– Җырчы түгел, ягъни сәхнәләрдә җырлап йөргән җырчы түгел… Анысына без дә ышанабыз. Салих та алай дип әйтмәде, минемчә… Җырлый аласыз, диде ул, һәм без моңа да ышанабыз. Сездә моң бар, слух бар, тик хикмәт тавышта гына… Тавышыгызны да ишетик инде, туташ!.. Аннары, сез һич тә борчылмагыз, без барыбыз да монда үз кешеләр, бер гаилә дип әйтерлек. Гаеп итү юк, димәк, хафаланырга урын да юк.

– Белмим, белмим, – дидем мин, ике кулым белән битемне учлап. Әмма сизәм: Солтан абыйның шундый үз итеп әйткән сүзләренә каршы торырга да көчем җитмәс кебек. Ә алар көтәләр, сабыр гына, әдәп белән генә көтәләр… Нишлим соң, Ходаем?

Ул да булмый, Салих рояль янына тәвәккәл генә килеп утырды да:

– Мин уйнасам җырлый ул! – дип, кулларын җәеп, иркен-җиңел, әмма гадәтенчә йомшак кына итеп уйный да башлады: – Сезнең яраткан көегез, Гөләндәм!

Әйе, бу минем яраткан көем… «Мәдинәкәй» иде. Хәер, эш яратуда гынамыни?! Салихның куллары рояль телләренә тию белән әйтерсең йөрәк кылларына килеп кагылды, һәм мин чарасыздан диярлек аңа иярдем:

Карлыганнан кара ай кашларың,Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч.Бөрлегәндәй кызыл йөзләрең.Шикәрләрдән тәмле, балдан татлы,Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,Тел тибрәтеп әйткән сүзләрең…................................................

Әле кыймылдаган кеше юк, сүз әйткән кеше дә юк – мин дә җырымны яңадан кабатладым.

Бу юлы инде җырлап бетерүем булды – кемдер арттан:

– Афәрин, туташ, – дип кычкырып та куйды.

Мин хәтта сискәнеп киттем. Артыма борылып карасам, ишек төбендә генә тулырак ак йөзле, зур гына соры күзле бер кеше басып тора. Кем ул? Күрәсең, мин җырлаган чакта сиздермичә әкрен генә кергәндер инде, чөнки башкалар да аның тавышын ишеткәч кенә борылып карадылар. Һәм берничәсе, куанышып: