Выбрать главу

– Ә Кәрим! Кәрим абый! – диделәр.

Ул кеше исә, аз гына чайкала биреп, безнең янга килде дә туп-туры миңа кулын сузды:

– Туташ, мин болар кебек музыка әһеле түгел, – диде кабаланыбрак, – шуңа күрә сүземне алдан әйтеп калырга ашыгам: матур, моңлы җырладыгыз, миңа бик ошады, ихлас! Комплимент дип уйламагыз, әмма үзегез дә Мәдинәкәй кебек кара кашлы, зәңгәр күзле икәнсез! – Һәм ул каты гына итеп минем кулымны кысты.

Мин ияк очыма кадәр кызардым, ә ул, берни булмагандай, башкалар белән күрешә башлады. Аннары яңадан миңа таба борылды:

– Гафу итегез, туташ! Ашыгып, исемегезне сорарга да онытканмын… Татарлык!.. Кем дип беләбез инде?

Ләкин мин телгә килгәнче, Солтан абый әйтеп өлгерде:

– Безнең гаеп, Кәрим, без таныштырырга тиеш идек. Бу – Гөләндәм туташ була.

– Гөләндәм?.. Чибәр исем!

– Салихның шәкерте. Фортепьянода уйный… Танышу йөзеннән без әле менә туташны уйнатып та, җырлатып та карадык.

– Бик хуп! Зинһар, дәвам итә күрегез!.. Мин дә бик вакытлы килгәнмен икән.

Шулай диде дә, тыңларга җыенгандай, бер читкәрәк китте. Мин инде аның, «Кәрим» дигән исемен ишеткәч тә, кем булуын чамалаган идем. Нык, базыграк гәүдәле бу җитез кеше чынлап та Кәрим Тинчурин булып чыкты. Даны таралган артист һәм әдип!..

Ләкин, кызганычка каршы, мин аның алдында җырлый алырлык хәлдә түгел идем инде. Әллә ничек берьюлы бушап, тугарылып калдым. Җырласам да, рәтле-юньле чыкмасын сизеп торам. Шуңа күрә, абыйларның көтеп торуына карамастан, уңайсызланып кына:

– Кичерегез, артык булдыра алмыйм, – дидем дә әкрен генә рояль яныннан киттем.

Минем хәлне башлап Солтан абый аңлады булса кирәк.

– Ярый, әфәнделәр, туташны ирексезләмик! – диде һәм, аз гына уйланып, минем үземә шуны әйтте: – Сез җырлый аласыз… Дөрес, тавышыгыз бик көчледән түгел, әмма йомшак-ягымлы, сулышыгыз да шактый иркен… Ихтимал, көчлерәк тә җырларсыз… Кыскасы, Салих белеп әйткән: сезнең сәхнәгә чыгып җырларлык чамагыз бар…

Аннары ул шунда ук Кәрим Тинчуринга мөрәҗәгать итте:

– Кәрим, без Гөләндәм туташны үзебезнең кичәгә чакырып торабыз. Сез ни диясез?

– Бик мәслихәт! – диде Тинчурин, урыныннан торып. – Туташны сәхнәдән җырлатырга мөмкин, бик мөмкин.

– Ишетәсезме, моны сезгә Кәрим абыегыз әйтә!

– …Әлбәттә, билгеле бер әзерлек кирәк булачак, – дип өстәде Тинчурин. – Үз тарафымнан мин туташка кыюрак булырга киңәш итәр идем – сәхнә кыюлыкны ярата ул!

– Инде, туташ, сезнең сүзне ишетик. Ни әйтәсез? – диде Солтан абый, миңа ягымлы гына карап.

Ни әйтим?.. Рәхмәт әйтеп кенә баш тартыргамы? Юк, бу бик зур сансызлык булыр кебек. Шундый мөхтәрәм абыйлар ышанып дәшәләр ич!.. Аннары, гаҗәп мавыктыргыч та бит әле ул – сәхнәгә чыгып җырлау… Нинди генә татлы хыяллар уятмый ул синдә?! Һәм мин инде күңелемнән риза булырга да әзер идем, әмма ләкин менә хәзер үк шул «риза» дигән сүзне әйтергә ничектер җөрьәт тә итә алмыйм. Бик хәтәр, бик четерекле бер эш булып тоела ул миңа.

Ахырда, шактый көттереп, мин:

– Кичерегез, Солтан абый, хәзер генә бер сүз дә әйтә алмыйм, уйларга вакыт бирегез, – дидем.

– Яхшы! – диде ул, килешеп. – Уйлагыз, без сезне ашыктырмыйбыз… Инде риза булсагыз, репетиторыгыз яныгызда, бергәләп тагын берничә көй әзерләрсез. Салих, ишетәсезме?

– Ишетәм, Солтан абый! – диде Салих дәртле генә. – Тыныч булыгыз, туташның ризалыгын да алырмын, көйләрен дә әзерләрмен.

Шуның белән сүз бетте, мин китәргә җыена башладым. Бүлмәдә кешеләр дә күбәйде, шуларның берничәсе хатын-кызлар иде.

– Кая ашыгасыз? – диде Салих, гаҗәпләнебрәк.

– Вакыт, Салих абый, вакыт! – дидем мин, чынлап та каядыр ашыккандай. Ә дөресен генә әйткәндә, аларның репетициясендә ят бер кеше булып утыруны ничектер килештермәдем.

Салих минем хәлемне аңлады булса кирәк, артык кыстап тормады һәм урамга чаклы озата да чыкты.

Театр ишеге төбендә тукталгач та, мин аңа чын үпкә белән:

– Салих абый, сез мине нинди читен хәлгә куйдыгыз, – дидем. – Шулай ярыймыни инде?

– Ник, – диде Салих, бер дә исе китмичә генә, – мин бит сезне таныштырырга дип алып килдем. Башта ук әйтеп.

– Таныштыру шушы буламыни?.. Белмәгән, күрмәгән кешеләр алдында мине уйнарга да, җырларга да мәҗбүр иттегез.

– Әйе, таныштыру нәкъ шушы була инде. Шуның өчен китердем дә мин сезне музыкантлар янына.

– Ә нигә сез миңа аны алдан әйтмәдегез?

– Алдан әйткәч, сезне китереп буламыни?! – диде Салих, эчкерсез көлеп. – Сез бит ни… сары песнәк кебек, чак кына хәтәр сизү белән очарга гына торасыз.