– Бу чаклы да хәйләкәр булырсыз дип һич тә уйламаган идем. Ярый, мин дә моны бер исегезгә төшерермен әле, менә әйтте диярсез!
– Гөлгенәм! – диде Салих, күзләремә карап. – Әллә чынлап та үпкәлисез инде?
Мин дәшә алмадым. Минем инде үпкәм дә эреп беткән иде. Нигәдер бик якын, кадерле булып китте ул миңа шушы минутта.
– Сез керегез инде, – дидем мин, борчылып. – Салкын тидерерсез, яланбаш кына чыккансыз!
– Хушыгыз, алайса! – диде ул, кулымны кысып, һәм җибәрмичә торып, әкрен генә өстәде: – Шушы йомшак кулыгызның җылысы шималь суыкларыннан да саклаячак мине, Гөләндәм!
– Әйтмәгез! – дип кенә пышылдый алдым мин һәм, башымны иеп, тиз генә китеп бардым… Бераздан түзмичә артыма борылсам, ул, кышкы салкынны һич сизмәгәндәй, минем тарафка һаман карап тора иде әле…
XII
Ах, әгәр дә мин ул кичәгә катнашуның ахыры ни белән бетәсен алдан белгән булсам! Хәер, бу мөмкин дә түгел иде. Чөнки мин гел бер юнәлештә, бары бер нәрсә турында гына уйландым: катнашыргамы-юкмы?.. Яшь кенә тәҗрибәсез башыма бу да артыгы белән җиткән иде.
Әйе, нишләргә миңа – катнашыргамы-юкмы?
Бер караганда, сәхнәгә чыгып җырлауның әллә ни куркынычы юк та кебек. Җырлыйлар ич минем кебекләр! Шундый ук ике куллы, ике аяклы һәвәскәрләр, тик Ходай биргән тавышлары булгач, чыгалар да җырлыйлар. Миңа да бит – кемнәр диегез, Габәши, Тинчурин кебек абыйлар! – сез, туташ, җырлый аласыз, дип әйттеләр. Шулай булгач, ник тәвәккәлләмәскә?!
Хуш, тәвәккәлләп чыктым да ди. Ялан кадәр якты сәхнә уртасында ялгыз берүзем басып торам, ә караңгы залдан без шикелле йөзләрчә күзләр миңа төбәлгән: «Йә, чибәркәй, тыңлап карыйк әле сине дә», – дигән төсле, буй-сыныңны, кигән киемеңне, һәрбер хәрәкәтеңне тикшереп күзәтеп торалар. Юк, куркыта бу мине, куркыта!.. Алла сакласын, әгәр шуннан тавышың бетеп куйса яки җырыңны онытып җибәрсәң? Залда пышылдау, көлү башланса, өстәвенә берәрсе сызгырып та җибәрсә – күз алдыгызга китерәсезме?.. Бу бит бер мизгел эчендә җимерелеп төшү, тәмам хур булу, сәхнәдән чыгып качу дигән сүз булачак. Ә мине чакырган, миңа күпмедер өмет баглаган дәү абыйлар ни әйтерләр?.. Йөземә күтәрелеп карарга да кыймаслар, ник чакырдык бу җебегәнне дип эчләреннән генә үзләрен тиргәрләр (ихтимал, кайберәүләр, мәсәлән, Солтан абый, юаткан да булыр, әмма ләкин аңардан миңа ни файда – ояты, хурлыгы барыбер кала ич!). Ә Салих… Салих ни уйлар, ниләр кичерер?.. Шуны гына уйласам да, йөрәгемә бозлы салкын йөгерә… Юк, иртә әле миңа тәвәккәлләргә, иртә! Җитмәгән әле аның вакыты, җитмәгән!..
Мин инде әтием-әнием турында әйтеп тә тормыйм. Алдан рөхсәт сорауның һич мәгънәсе юк – билгеле, авыз да ачтырмаячаклар. Соңыннан белсәләр, өйдә зур җәнҗал кубачак. Аларның унҗиде яше дә тулмаган бердәнбер кызлары каядыр артистлар арасына барып, сәхнәләргә чыгып җырлап йөрсен, имеш! Бу аларның котын алачак. Бигрәк тә әтием моны кичермәячәк һәм хөкеме каты булачак аның!.. Иң әүвәл ул мине Салихтан аерачак. Берәр сылтау табып, әдәп белән генә аны безгә килеп мине укытып йөрүдән туктатачак. Йә, минем өчен моңардан да зур җәзаның булуы мөмкинме соң?!
Әнә шулай йокысыз төннәр, курку-шикләнүләр, башка капканчы уйланулар, хәтта, аптырагач, шыпырт кына елап та алулар… Ходаем, нигә болар? – Тотарга да: «Юк, булмый!» – дип кенә әйтергә иде бит. Ә мин, шуларның берсенә дә карамастан, риза булдым да куйдым. (Күрәсең, теләк куркудан көчлерәк!) Әмма беләсез инде, моның төп сәбәпчесе минем… гаять үзсүзле дустым Салих булды. Ул үгетләде, ул кыстады, ул, ниһаять, күндерде. Гаҗәп, аның өчен бөтенесе бик ачык та бик гади иде: шикләнү – ни дигән сүз ул?! Солтан Габәши кебек кеше белмичә чакырамыни? Үзеңә ышанырга кирәк, бәгырь, ышанырга! – Шунсыз сәнгать бусагасыннан атлап керергә дә ярамый. Кайчагында таланты кечкенә, чамалы гына кеше дә, үз-үзенә чамасыз ышану аркасында, сәнгатьнең, түренә үк җитмәсә дә, ишеге төбеннән шактый ерак уза. Шик – көя ул, аңардан үзеңне ашатырга ярамый. Аннары ул, Салих, минем янымда булачак, миңа аккомпанировать итәчәк бит. «Аңлыйсызмы сез шуны, Гөләндәм?» – ди ул миңа.
Инде әти-әнидән курку мәсьәләсенә килгәндә – ни әйтергә? Иске хорафатлар җимерелгән бер вакытта бу әллә ничек көлке дә, аяныч та. Дөрес, әти-әниеңне тыңлама, дип әйтергә теләми ул, әмма изге эш, күркәм эш өчен әзрәк тартышырга да кирәктер ләбаса!.. Юк, ул музыкант дусларына: «Гөләндәм туташ әтисеннән курка!» – дип әйтмәячәк. Беләсезме, нинди сылтау табачак ул? Бик җитди рәвештә: «Туташны Әлдермеш гетләре урлап киткәннәр!» – дип кенә әйтәчәк.
Әнә шулай кызартты, көлдерде һәм ахыр чиктә җиңде мине бу, Әлдермеш егетләренә биргесез Салих Сәйдәшев дигән егет!
Шулай да мин ризалыгымны тик бер шарт белән генә бирдем: исемемне афишада чыгармаска.