Выбрать главу

– Кечкенә мәсьәлә, – диде Салих, ничектер бик тиз киле- шеп. – Матур җырласагыз, исемегез икенче көнне үк бөтен шәһәргә таралыр.

Хәзер инде һәртөрле шик-шөбһәләрне бер читкә ташлап, «матур җырлар» өчен нык кына әзерләнергә кирәк иде. Салих миңа өч көй тәкъдим итте: берсе Солтан абыйга җырлап күрсәткән «Мәдинәкәй», икенчесе – «Сакмар» (моны мин үзем дә җырларга яратам), өченчегә тагын бер җиңелрәк көй, мәсәлән, «Исле гөл»не әзерләргә кушты. Һәм ул килгән саен, йә дәрес алдыннан, йә дәрес- тән соң, без аларны кабатлый торабыз. Әтием элекке кебек безне хәзер саклап утырмый. Теге вакытта юл чистартып кайтканнан соң, гадәтен бераз үзгәртте – дөньяга чыгып йөри башлады. Әзрәк кешеләр белән аралашасы, кемнәр ни сөйләгәнне ишетәсе килгәндер инде. Ә сүз безнең көннәрдә күп, бик күп, тыңлап кына бетерерлек тә түгел… Дөрес, хәзер власть башына тагын кем менәр икән дип шомланып көтүләр бетте шикелле. Һәрхәлдә, чехлар киткәннән соң кире кайткан большевиклар властьны кулларында нык тоталар булса кирәк. Шәһәрдә үзенә күрә иминлек, тәртип-тынычлык. (Хәер, Салихның әйтүенә караганда, тынычланырга иртәрәк икән әле. Бөтен җирдә фронт, бөтен яктан аклар һөҗүм итеп маташа, кызыл гаскәр шуларга каршы каты сугышлар алып бара, ди. Анысы шулай инде, сугыш барганда чын тынычлык буламыни ул?!)

Аннары әтиемне чыгарга, йөрергә мәҗбүр иткән икенче бер җитди сәбәп тә бар: соңгы вакытларда азык-төлек табулары бик читенләште. Беркайда бернәрсә сатылмый – кибетләр күптән ябылып бетте. Теләсәң кайдан тап!.. Ярый әле, Казанның Печән базары бар, бөтен алыш-биреш шунда икән хәзер, билгеле, ачыктан-ачык түгел, әмма итәк астыннан җаның теләгән нәрсәне табып була, диләр. Әтием дә менә шуннан онын-ярмасын, итен-маен дигәндәй табып китерә. Акчага аламы, әйбергә алыштырамы – ул кадәресен мин белмим дә. Монда әле үз кайгым да үземә бик җиткән.

Кыскасы, без репетировать итәбез – Салих уйный, мин җырлыйм. Тик артык иркенәеп кенә булмый, чөнки өйдә әни бар, аңа сиздерәсебез килми. Болай тыелып кына җырлау, тыелып кына сөйләшүләр Салихны да канәгатьләндерми иде. Шуңа күрә ул мине бер-ике мәртәбә театрга да чакырды. Анда инде чын репетиция ясадык. Солтан абзый, кат-кат җырлатканнан соң, миңа гадәтенчә ипләп, ашыкмыйча гына бик урынлы киңәшләрен бирде. Җырларга өйрәтү дә бик кирәк нәрсә икән ул. Үзем дә сизәм: ничектер иркенәеп, көчәеп киткәндәй булды минем җырлавым! Аннары Кәрим абый да мине кайбер «артистлык сәнгатенә» кызу гына өйрәтеп алды. Сәхнәгә ничек килеп чыгарга, ничек чыгып китәргә – шуларны үзе үк күрсәтеп бирде. Җырлаганда кулларыгыз камчы шикелле асылынып тормасын, менә болай тотыгыз, җан булсын аларда, диде. Каушап калмас өчен, залның беренче рәтләренә карамаска, ә түренә карарга кушты. Хәтта, җырлап беткәч, алкышлауларга каршы матур гына итеп баш ияргә дә күрсәтеп бирде. Үзе ул боларның барысын да гаҗәп оста эшли белә иде.

Иң ахырдан өстемә нәрсә кию турында да сүз булып алды. Кәрим абый бер дә тартынмыйча буй-сынымны махсус күздән кичерде дә:

– Сезнең, туташ, фигурагыз бик сылу, күз генә тимәсен, тик менә буегыз гына сәхнә өчен кечерәк икән, – диде. – Өстегезгә тар гына озын күлмәк, аякларыгызга биек үкчәле туфли, ә башыгызга кечкенә энҗеле калфак кисәгез яхшы булыр. Сез биегрәк һәм тагы да сылурак булып күренерсез.

Мин, кызарып кына:

– Ярый, Кәрим абый, мин сез кушканча киенергә тырышырмын, – дидем. Әнә бит ул сәхнәгә чыгуның нинди серләре дә бар!

Ә берничә көннән соң минем күптән күренмәгән дус кызларым – Әҗем Мөршидәсе белән Аит Мәрьяме – көтмәгәндә безгә килеп керделәр. Кызарышканнар, тыннарын көчкә алалар – ни булган боларга, дип аптырый калдым.

– Ишеттеңме, ахирәткәй, – диде Мөршидә, ишектән керүгә, – «Шәрык кичәсе» булачак икән ләбаса!

Ә-ә, эш әнә нәрсәдә икән!

– Шулаймыни? – дидем мин, кызыксынган булып. – Кайдан белдегез?

– Менә әле генә Мәскәүский чатында афишасын укыдык.

– Күптән булганы юк иде ич мондый кичәнең, – диде Мәрьям. – Бәлшәвикләр вакытында бу беренче генә әле. Әллә иске заман кайта инде?!

– Кайтыр сиңа, көтеп тор! Мәҗрүх кызыл гаскәриләр файдасына дигән ич.

– Алай икән, соң нәрсәләр булачак ул кичәдә? – дип сорадым мин ваемсыз гына.

Мөршидә белән Мәрьям, бер-берсен бүлә-бүлә, кабаланып тезә дә башладылар:

– Ике бүлектән зур концерт!

– Соңыннан милли уеннар, сәгать өчкә кадәр танцы!

– Конфетти белән серпантиннар!

– Иң оста биючеләргә бүләкләр биреләчәк!

– Һи, бик күп икән! – дидем мин, чынлап гаҗәпләнгәндәй. – Ә концертына кемнәр катнаша, язмаганнармы?

– Без белгәннәрдән Фатыйма Гумерова, Әшраф Синяева, Ситдыйк Айдаров, Мохтар Мутин… – дип санап китте Мөршидә. – Без белмәгәннәр дә күп, алары һәвәскәрләр булса кирәк.