Шөкер, афишада мин юк икәнмен, булсам, иң элек дөнья шаулатып шуны әйтерләр иде.
– Тагын нәрсә?
– Тагын «Салих Сәйдәшев тәхте идарәсендә милли оркестр уйнап торачак» икән.
– Аны бик чибәр егет диләр, иеме Мөршидә?
– Күргәнем бар, – диде Мөршидә эре генә. – Болай ничава үзе. Әтисе читек каючы булган диме шунда.
Сүзне Салих тирәсеннән тизрәк читкә борасым килде:
– Йә, тагын, кызлар?
– И, әйтергә дә онытып торам – буфетта милли ашлар да булачак икән, – диде Мөршидә, аеруча җанланып; камыр ашларын бик ярата торган иде ул.
– Менә монысына мин бик үк ышанып та бетмим, – диде Мәрьям. – Мондый хәерче вакытта азыгын каян тапсыннар?
– Комиссарлар таба, җаным, кирәксә, җир астыннан да таба!
– Алай, бик күңелле, кызык булачак икән шул, – дидем мин, көрсенеп кенә. – Сез нишләргә уйлыйсыз инде, кызлар?
– Ә без барабыз! – диделәр алар, икесе дә беравыздан. – Ә син, Гөләндәм?
– Белмим шул, – дидем мин, әз генә икеләнгән булып. – Барасы иде дә бит, әнием ни әйтер тагын.
– Бармыйча калырга ярыймы соң әллә нидә бер килгән шундый кичәгә. Бибимәликә апа белән үзебез сөйләшәбез, теләсәң!
– Ә кайчан була инде ул кичә?
– Егерме алтынчы февральдә, җомга көн, «Новый клуб»та дигән афишада.
– Вакыт бар икән әле… Ярый, кызлар, әнием белән башта үзем сөйләшим, сезнең дә барасыны әйткәч, бәлки, болай да рөхсәт итәр.
Кызларым шуңа риза булдылар. Ләкин чыгып киткәнче, мине һаман «үтереп» кыстадылар: «Гөләндәм, ахирәткәй, җаным, берүк бармыйча калма, соңыннан бик тә үкенерсең!» – диделәр.
Бу хәтле кыстауның үзенә күрә шактый зур сере бар иде: безнең әниләр, кызларын берәр җиргә җибәргәнче, иң элек кемнәрнең баруы белән кызыксыналар. Шуңа карап рөхсәтләрен йә бирәләр, йә бирмиләр. Менә ни өчен Мөршидә белән Мәрьямгә минем «Шәрык кичәсе»нә баруым бик кирәк: әниләренә кайтып: «Бибимәликә апаның Гөләндәме дә бара», – дигәч, аларга рөхсәтне алуы җиңелрәк булачак. Минем өчен дә ул шулай: «Аит Мәрьяме дә бара», – дисәм, әниемә мине җибәрмәү кыенрак булачак. Кыскасы, берәр кичке тамашага барырга кирәк булса, безнең хәйләкәр кызлар әнә шулай бер-берсен сөйри торганнар иде.
Бу җәһәттән Мөршидә белән Мәрьямнең килеп, мине «котыртып» китүләре яхшы да булды әле. Әмма, икенче яктан, аларның кичәдә булулары минем хәлемне бик читенләштерәчәк тә иде. Сәхнәгә килеп чыгуымны күрү белән алар, билгеле, шаккатып калачаклар һәм икенче көнне үк инде бу «фәүкылгадә» вакыйганы бөтен таныш-белешләргә исләре китеп сөйләячәкләр. Көне-сәгате белән ул әниемә дә килеп җитәчәк… Әтием дә беләчәк. Шуннан соң ни буласын әйтеп тору кирәк микән? Хәер, минем өчен хәзер барыбер инде, теләсә ни сөйләсеннәр!.. Чигенү юк, чигенү мөмкин түгел. Бөтен уем-күңелем белән мин тик шул кичәдә, шул кичәнең кешеләре арасында – гүя Салих дәшкән дөньяга кердем дә инде мин… Башка нәрсә күземә дә күренми, уема да һич керми. Мин җырларга тиеш. Матур итеп, мине чакыручыларны да, мине тыңлаучыларны да канәгатьләндерерлек итеп. Йә, моңардан да зуррак башка кайгының булуы мөмкинмени хәзер?!
Һәм менә ул, минем өчен зур сынау көне – егерме алтынчы февраль көне килеп тә җитте. Әнием күп карышып тормыйча гына рөхсәт тә итте. Аңа, таныш кызларның баруыннан да бигрәк, кичәнең «мәҗрүх солдатлар файдасына» булуы ныграк йогынты ясады шикелле (ана кеше ич!), чөнки миңа, иганәгә дип, бер әйбәт кенә сөлге белән бер пар җылы оекбашлар да бирде.
Сәгать биштән үк мин ашыкмыйча гына әзерләнә башладым. Әйбәтләп юындым, чәчләремне тарап үрдем. Кәрим абый киңәшен истә тотып, өстемә киясе нәрсәләрне сайлап алдым: кара бәрхеттән тар гына озын күлмәк, биек үкчәле туфлиләр, кечкенә энҗеле калфак… Шуларны киеп көзге алдына баскач, үземне чынлап та үсеп киткән төсле итеп күрдем. Бу эштә миңа Сабира да булышты.
Мин әле сөрмә тарта, пудра яга белмим (дөресрәге, кирәген тапмыйм), әмма хушбуйның бик нәфис ислесен сөртергә яратам. Бу юлы да, бизәнеп тормыйча, бик кадерләп кенә тоткан француз хушбуен муеныма, кашларыма, колак яфракларыма сөрткәләдем. Сабира, хәерсез, борынын киереп исни-исни, Салих абыйны исертеп кенә һушыннан яздырмасаң ярар иде, дигән була. Мин аңа үпкәләмим дә, көлмим дә. Мин бүген бик тыныч.
…Кызлар мине алырга керделәр. Әнием белән бик ачык сөйләштеләр. Гөләндәмне икебез ике ягыннан саклап кына йөртербез, югыйсә комиссар иптәшләр чибәр кызларны конфисковать итәргә яраталар икән, дип көлешеп тә алдылар. Комиссар сүзе телгә бик кереп китте әле. Аеруча хатын-кызлар аны кызыксынып та, куркып та гел кабатлый торалар… Әзрәк шаулашканнан соң, без, ниһаять, Аллага тапшырып, кухня яктан гына чыгып киттек. Хәерле сәгатьтә!