Выбрать главу

Кар һәм йолдызлар яктысы гына төшкән урамнан шагыр-шогыр атлап кызу гына барабыз. Суык, каты суык бүген! Тамагымны саклар өчен, авыз-борынымны мех яка эченнән бер дә чыгармыйм. Урам буш, капкалар бикле, тәрәзә капкачлары ябык, кеше заты юк диярлек яки бик сирәк очрый. Аны да каршыңа килеп чыккач кына шәйләп аласың. Ялгыз булсаң, йөрәгең ярылыр иде, ә өчәү булгач, сер сынатмыйбыз инде. Тик сөйләшми-нитми йөгерәбез генә…

Әйткәнемчә, мин тыныч. Күңелем төбеннән генә кая һәм ни өчен баруымны уйлап куйгаласам да, нишләптер үземдә бернинди курку-борчылу кебек нәрсә тоймыйм. Гүя алар барысы да артта калды инде.

Клубның ишегеннән барып керүгә, безне Салих каршы алды. Чара юк, мин аны «ахирәтләрем» белән таныштырырга тиеш идем. Ул сүз әйткәнче (йә «бәгърем», йә «Гөлгенәм» дип куяр тагын), мин шуны эшләргә дә ашыктым:

– Таныш булыгыз, болар – минем дус кызларым!

Салих көлемсерәп, баш иеп кенә алар белән исәнләште. Ул үзе дә нидер сизде булса кирәк, сез, кызлар, чишенеп фойега менегез, диде дә шунда ук безнең яннан китеп тә барды… Ике-өч адым да китәргә өлгермәгәндер, күзләренә ут капкан «ахирәтләрем» кабаланып сорашырга да тотындылар:

– Кем бу?

– Салих абый. Музыкадан укытучым, – дим мин, ничек тә гади генә итеп.

– Әллә Салих Сәйдәшев? – ди Мөршидә, «күргәнем бар» диюен онытып.

– Әйе, шул үзе!

– Кара, бик яшь ләбаса!

– Нигә, укытучы сакаллы булырга тиешмени?

– Юк инде, Гөләндәм, укытучың үзеңнән олы, солидный кеше булмаса… әллә ничек, килешми… хәтәр!

Мин бик гаҗәпләндем:

– Ни өчен хәтәр?

– Укытам дигән булып, башыңны әйләндерә башласа, йә, нишләрсең?!

Кызларым чыркылдашып көлделәр, ә мин ни әйтергә дә белмәдем – ниндидер бер хакыйкать ишетелеп киткәндәй булды Мөршидәнең бу сүзләреннән… Ә бит ул аны һични уйламыйча, бары көнчелектән генә әйткән булырга тиеш.

Өске киемнәребезне салып, икенче катка – биек түшәмле озын гына фойега мендек. Халык шактый килгән икән инде. Фойеның уртасы әйләнеп йөрүчеләр белән тулган диярлек. Күп кенә яшьләрнең күкрәгендә ефәк тасмадан очын салындырып, матур итеп таккан кызыл бант – инкыйлабка хөрмәт билгесе. Хәрбиләр дә бүген күп икән. Араларында шактый дәү абыйлар да күренә – комиссарларның зурларыдыр, ахрысы…

Түрдәге почмакларның берсендә кечкенә өстәл, аның янында шәфкать туташлары булып киенгән ике ханым басып тора. Өсләрендә ак кофта һәм кара юбка, башларында кызыл ай белән йолдыз тегелгән ап-ак бөркәнчек. Шуны маңгайларына төшерә биреп, колакларына гына кыстырып куйганнар – бик килешә үзләренә. Безнең кулдагы төргәкләрнең нәрсә икәнен белгәндәй, бер хәрби:

– Кызлар, бүләкләрегезне әнә шунда илтегез, – дип китте.

Без шәфкать туташлары янына барып, төргәкләребезне бирдек. Берсе алып, икенчесе язып тора. Исем-фамилияләребезне сорадылар. Мин исемемне генә әйттем, фамилиямне әйтеп тормадым.

Инде миңа кызларымнан ничек тә аерылып, Салихны тизрәк күрергә кирәк иде. Ләкин шул арада Салих үзе безнең янга килеп җитте. Ул ашыга иде, ахрысы, килүе белән миңа туп-туры:

– Гөләндәм, сезгә сүзем бар, – диде дә бер читкәрәк китте.

Аның мондый тәвәккәллек белән дәшүе мине әз генә уңайсыз хәлгә дә куйды. Ә бәлки, шулай кирәк тә булгандыр – качышлы уйный торган чакмыни хәзер?!

Мин китә башлагач, Мәрьям:

– Син югалма инде, – диде.

Ә Мөршидә, көлгән булып, артымнан:

– «Укытучы»сы бик тә чибәр, югалса да гаҗәп түгел, – дип калды.

Әнә ни ди бит, явыз! Юк, тәвәккәл булмыйча ярамый хәзер, ярамый!

Салих янына баргач, ул миңа сынап кына бер карап алды да көлемсерәп сорады:

– Бу сакчыларны сезгә кем тагып җибәрде?

– Шулай килеп чыкты инде, сез аларга игътибар итмәгез!

– Ә сез үзегез?

– Минем өчен дә барыбер, – дидем мин.

– Яхшы, алайса, – диде ул, җитдиләнеп. – Беләсезме, Гөләндәм, безгә сәхнә артына керергә вакыт.

– Иртәрәк түгелме соң әле?

– Миңа хәзер оркестрым янына барырга кирәк, шуңарчы үзем сезне кертеп калдырмакчы идем.

Мин уйланыбрак калдым: вакыт та җитә, димәк!

– Сез тыныч булыгыз! – диде Салих, мине юатып. – Анда барысы да җыелганнардыр инде.

– Ә үзегез кайчан килерсез?

– Өченче звонок булу белән! Киттекме? Әллә башта юлдашларыгызга әйтеп киләсезме?

– Юк инде, әйтеп тормыйм. Алар барыбер мине югалганга саныйлар.

– Ә мин табылганга саныйм! – диде Салих, хәйләкәр генә күз кысып, һәм мине ияртеп тар коридордан каядыр алып китте.

Берничә ишекне узып, кыска гына баскычтан менеп, без, ниһаять, сәхнәгә барып кердек. Бу, түшәмсез-стенасыз дигәндәй, үзе иләмсез зур, үзе бик салкын бер урын икән… Тик каядыр биектә аркылы сузылган киртәләр күренә, аларга калын итеп ниндидер киндер нәрсәләр уралган, ә баш-башларыннан әллә нинди баулар асылынып тора. Сәхнәнең ике пәрдәсе бар: берсе – авыры, зурысы – тамаша залына караган, икенчесе – сәләмәрәк тә җиңелрәге – иң артка эленгән. (Соңыннан белдем: задник дип атала икән ул.) Салих мине менә шул пәрдә артына алып керде, ә анда рәттән өч бүлмәнең өч ишеге тезелеп тора. Артистларның киенеп-ясана торган бүлмәләре икән алар. Өчесеннән дә сөйләшкән, көлешкән тавышлар ишетелә. Салих иң кырыйдагысының ишеген ачып, миңа алдан юл бирде. Керсәк, бүлмәдә дүрт кеше сөйләшеп утыралар. Солтан абый белән Кәрим абый, ә икесен мин танымадым. Аларның берсе какча гәүдәле, җирән кыяфәтле, кара кәләпүшен кырынрак салган зифа гына бер егет иде. Икенчесе хәрби киемнән, бик төз буйлы, куе кара чәчле, тулы гына ак чырайлы шактый чибәр бер кеше иде.