Без керүгә дүртесе дә урыннарыннан тордылар. Кәрим абый ачык йөз белән:
– Ә, Гөләндәм туташ, рәхим итегез! – диде.
Мондый чакта мин ирексездән уңайсызланып китәм, чөнки шундый дәү абыйларның түбәнчелек белән каршы алулары башлыча Салих хакынадыр дип беләм. Алай дисәң, ни өчен алар минем кебек бер яшь туташ алдында үзләрен чын кавалерларча тотмаска тиешләр?! Гади әдәп һәм мәдәнилек билгесе ич бу!..
Салих ашыга иде, юри шаярткан булып:
– Әфәнделәр, туташны сезгә тапшырам, саклагыз үзен! – диде дә чыгып китте.
– Җаныгыз тыныч булсын! – дип калды Солтан абый аның артыннан.
Салих чыгып киткәч, Кәрим абый мине әлеге ике кеше белән таныштыра башлады. Кәләпүшле зифа егетне күрсәтеп:
– Бу Габдрахман Камал абыегыз булыр. Бүгенге концертны алып баручы… Шул сәбәпле без үз нәүбәтебездә сезне дә аның мәрхәмәтле кулына тапшырырга мәҗбүрбез. Сез шуңа ризамы?
Шаяртыбрак әйткән бу сүзләргә каршы мин дә елмаеп кына баш кагып ризалыгымны белдердем. Ә Габдрахман Камал исә кулындагы урталай бөкләнгән ак кәгазьне ачып карады да:
– Сез, туташ, программада бишенче икәнсез, – диде. – Алданрак әйтермен, әзер булып торырсыз!
Аның тавышы гаҗәп саф, ачык, ничектер үзеннән-үзе яңгырап китәргә генә тора иде.
Шуннан соң Кәрим абый моңарчы бер читтәрәк көлемсерәп кенә торган әлеге хәрби кеше белән дә мине таныштырды.
– Бу – Шамил иптәш Усманов. Дәһшәтле комиссар, ялкынлы әдип! Ишеткәнегез бармы?
– Бар! – дидем мин, икеләнебрәк, чөнки ачык кына һич тә хәтерләмим: ишеткәнем бар да кебек, юк та кебек. Шулай да мин аңа моңарчы күз күрмәгән дәү бер җанварга караган шикеллерәк итеп карадым.
Ә Шамил Усманов таза ак тешләрен күрсәтеп елмайды да:
– Мин бик шатмын! – диде һәм, кавалерларча тураеп, миңа башын иде.
«Әллә көлә инде, Ходаем!» – дип борчылып куйдым мин. Ләкин ул гади-ихлас кына итеп өстәде:
– Туташ, мин сезгә бүгенге концертта зур муаффәкыять телим, от души!..
«Дәһшәтле» комиссарның мондый нәзакәтлек күрсәтүе миңа, билгеле, бик сәер тоелды.
…Алар барысы да үз эшләренә ашыгалар иде шикелле.
Кәрим абый Габдрахман Камалга:
– Сәхнәне җыештырып бетерергә кирәк, икенче звонокны бирергә дә вакыттыр инде, – диде. Аннары миңа карап әйтте: – Күршедә генә ханымнар бүлмәсе, сез шунда керегез. Анда җылырак та, күңеллерәк тә булыр.
Ул шулай дигәч, мин дә аларга ияреп бүлмәдән чыктым. Ләкин күрше бүлмәгә минем кереп торасым килмәде. Анда зур артисткалар, дәү апалар җыелгандыр, дип уйладым мин, ахмакланып; кереп игътибарларын үземә җәлеп итмим әле, янәсе!.. Әнә шулай тискәреләнеп, мин сәхнә артында гына әрле-бирле йөренә башладым. Ә аран шикелле шыксыз, ягылмаган зур сәхнә бик салкын иде – мин моны бик тиз сизеп алдым. Шунда ук борылып бүлмәгә генә керәсе иде дә бит, әмма үҗәтлекне тиз генә җиңеп буламыни?! Ул арада фойеның югары сәндерәсендә уйный башлаган оркестр тавышы да ишетелде… «Ай былбылым»ны уйныйлар – һай, дәртле-матур уйныйлар да соң! Түзмәдем, сәхнәнең алдынарак узып, тыңлый башладым, хәтта бер мәлгә әшәке салкынны да онытып җибәрдем.
Ә бу вакытта Габдрахман Камал абый һәм тагын ике егет, югарыдан әлеге киртәгә ураган ниндидер киндерләрне сүтеп төшерә-төшерә, кызу гына эшләп йөриләр иде.
– Туташ! – дигән кискен тавышка сискәнеп киттем. – Ник бүлмәгә кермисез, туңарсыз ич монда!
Борылып карасам, Камал абый икән бу…
– Кичерегез! – дидем мин, гаебемне сизеп, бәлки, комачаулый да торганмындыр әле мин аларга… Кире сәхнәнең артынарак киттем һәм… гаҗәпләнә калдым: теге киндерләрне төшергәч, сәхнә бөтенләй икенче рәвешкә кергән иде. Артта кояшлы каен урманы, урман өстеннән бик биектә ак болытлар агыла, ә агачлар арасыннан бормаланып ат юлы килеп чыга. Як-якта да ботакларын җәйгән шундый ук ак каеннар… Гүя бу җәйнең эссе көннәрен хәтерләткән чәчәкле, хуш исле, гаҗәеп матур бер аланлык, имеш! Без шушы кояшлы аланлыкта җырлаячакбыз икән. Йә, әкият түгел диген инде!