Аңа әйтүе ансат! Белсә иде ул минем хәлемне… ә бәлки, белеп, юатырга тырышуыдыр.
Чү, Камал абый мине әйтә түгелме соң? Бик ачык итеп, залны яңгыратып:
– Яшь һәвәскәр җырчы Гөләндәм туташ Солтанова! Рояльдә – Салих Сәйдәшев! Рәхим итегез.
«Әйдә, атлагыз!» – диде Салих миңа. Мин… атладым. Якты сәхнә, караңгы зал. Мин шуларның нәкъ чигеннән үтәм кебек… озак үтәм. Ниһаять, рояль янына җитеп туктадым. Шунда ук Салих та килеп утырды (ә мин аның артымнан килгәнен һич тә сизмәдем). Янымда – Камал абый, иелә биреп, миннән сорый: «Беренче җырыгыз?» Мин иреннәремне кыймылдатам. Аннары ул залга кычкырып әйтә:
– «Мәдинәкәй».
Ә зал тып-тын… Хәер, бөтенләй үк тып-тын да түгелдер инде, тик минем бөтен-бөтен дикъкатем Салихта – ничегрәк итеп башлар ул?.. Мин бары шуны көтәм, залда хәзер һич эшем юк.
…Рәхмәт төшсен аның кулларына! Рояль телләренә түгел, гүя йөрәк кылларыма йомшак кына кагылды аның нәфис куллары! Гүя авазлар ярдәме белән дәште ул миңа: «Чын, саф «Мәдинәкәй» менә шушы була!» – диде. Һәм мин аңа буйсынып, аңа ияреп җырладым. Халык ихлас кына кул чапты. Кинәт миңа җиңел булып китте. (Сәхнә дигәнең ул хәтле үк куркыныч урын түгел икән…) Аннары мин «Сакмар»ны җырладым. Үземә калса, моны инде иркенрәк тә, рухланыбрак та җырладым шикелле. Бу юлы халык та ныграк кул чапты. Ләкин мин икене җырлаганнан соң, түбәнчелек белән баш иеп, сәхнәдән чыгарга тиеш идем. Һәм шулай эшләдем дә… Ә халык тынмый, халык биска чакыра. Тик мин белеп бетермим әле – кыстатыбрак торыргамы, әллә тәвәккәлләп чыгаргамы? Салих күзе белән генә миңа «ягез!» дигәндәй ишарә ясады, һәм без яңадан чыктык. Алдан әзерләнгән тагын бер көебез бар иде – мин шуны («Исле гөл»не) җырладым.
Кул чабулар, биска чакырулар бу юлы да кабатланды. Әмма ләкин минем үземә бик җитте, ахрысы… Халыкка баш иеп, сәхнәдән ашыга-ашыга чыккач, тукталып та тормыйча, караңгырак бер почмакка барып постым. Миңа бик эссе иде, тынымны өзеп-өзеп алам, ә тез буыннарым туктаусыз калтырый…
Артымнан Салих та килеп җитте.
– Бәгырь, ник болай куян шикелле качтыгыз? – диде ул, сөенечле көлемсерәп. – Ишетәсезме, халык чакыра ич!..
Миңа хәзер тел әйләндереп бер сүз әйтүе дә авыр иде. Тик бераздан гына көч-хәлгә әйтә алдым:
– Мин янам!
Әйе, мин яна идем, утта яна идем… Салих пошынып минем күзләремә карады, аннары, аз гына икеләнгәннән соң, кулының сыртын маңгаема сак кына тидереп алды.
– Кайнар икән шул! – диде ул, җитдиләнеп. – Нәрсә бу, салкын зәхмәтеме?
– Ахрысы.
– Ярый торган эш түгел бу… Әйдәгез, чыгыйк әле моннан, булмаса!
Ул мине ияртеп буш фойега алып чыкты, аннары урам якка караган иркен генә бер бүлмәгә алып керде. Монда үзенә күрә буфет икән. Түрдә озын өстәл, өстәлдә галәмәт зур самавыр һәм шул самавыр янында йокымсырап ялгыз гына бер хатын утыра. Хәзергә монда һичкем юк иде.
Салих башта мине читтәге өстәлләрнең берсенә илтеп утыртты. Үзе исә, хатын янына барып:
– Апа, безгә ике стакан кайнар гына чәй ясагыз әле, – диде һәм борылып миңа дәште: – Гөләндәм, буфет бөтенләй үк буш түгел икән, нигъмәтләрнең төрлесе бар: чәкчәк, кош теле, пирожный – кайсын телисез?
– Миңа берни дә кирәкми, – дидем мин; ашау кайгысымы соң хәзер миндә!
Шулай да ул кечкенә поднос белән ике стакан куе чәй, ике пирожный һәм бер уч чамасы конфет китерде.
– Эчегез, суытмыйча гына! – диде ул, каршыма утыру белән.
– Миңа болай да кызу.
– Барыбер эчәргә кирәк… Шулай ук салкын тиде микәнни?
– Белмим. Башта өшетте, аннары яндыра башлады. Ә менә хәзер тагын калтырата…
– Эчегез әле, пешә-пешә булса да эчегез!.. Сезгә һич тә авырырга ярамый.
– Ни өчен? Авыру сорап килми ич!
– Әгәр сез авырсагыз, мине асачаклар, – диде ул, юри тавышын әкренәйткән булып. – Хәер, анысына түзәр дә идем, әмма сезне саклый алмавым өчен мин үземне иң авыр газапка дучар итәчәкмен.
– Кирәкми ул кадәр, Салих абый… Үтәр әле.
– Үтә күрсен!.. Ләкин авырырга ярамый диюемнең икенче сәбәбе дә бар.
– Анысы нәрсә?
– Сез бүген, Гөлсем апа әйткәнчә, дәрья кичтегез… һәйбәт кичтегез! Бүген сезнең бәйрәм, Гөләндәм!.. Йә, шушындый көнне авырырга ярыймы соң?!
Салихның гадәтен беләм инде, ул шулай шаяртыбрак сөйләргә ярата. Әмма шуның белән бергә ул ике арада ничектер менә табигый үзләшү – якынаю да тудыра белә. Аңа һәрвакытта ышанасы килә. Әлбәттә, ул дөрес әйтә – бүгенге кичәне мин үзем өчен, һичшиксез, бәйрәм дип саный алам. Ләкин нигә ул минем өчен генә?
– Безнең уртак бәйрәм бу, Салих абый, – дидем мин аңа, сөенечемне яшермичә. – Барысына да сез сәбәпче!
– Килешәм, шулай да булсын… Беләсезме, музыкант белән җырчы бер-берсен тапсалар, аларның эшләре һәрвакыт уңышлы чыга.