Салих бит, бер-ике көннән хәлеңне белергә килермен, дигән иде. Килдеме икән, юкмы икән, кемнән генә шуны белергә соң?.. Әниемнән сорау мөмкин түгел, Салих килсә дә, ул аны миннән яшерәчәк. Моны бары Сабирадан гына белеп булыр иде, ләкин аны да әле минем янга кертмиләр. Ә Салихның килүе минем өчен шундый әһәмиятле, шундый кирәкле, әйтерсең тизрәк терелүем бары шуңа гына бәйләнгән. Килеп кергән сәгатендә үк мин, бернинди авыру булмагандай, җиңел генә аякка басар идем кебек. Менә бит ни өчен түбәндәге һәр тавышка колак салып, ишектән күземне алмыйча зарыгып ятам мин… Әгәр шул кичне ул «яратам» дигән сүзен әйтмәгән булса, миңа хәзер күп мәртәбә җиңелрәк булыр иде. Ә ул әйтте, «яратам, мөкатдәс бер ярату белән яратам!» диде. Йа Рабби! Мин бит бу сүзне аңымны югалткан минутларда да исемнән чыгармадым, гүя чигәмдәге кан тамыры шикелле ул өзлексез тибеп торды. Әйе, бу сүз, чын була калса, мине терелтәчәк, иң каты авырудан да терелтәчәк! Инде ялган әйткән булса, – Тәңрем, кичерә күр! – терелү миңа нигә кирәк, нигә?!
Сукырның бөтен теләгәне ике күз, диләр, ниһаять, дүртенче көннең иртәсендә минем янга, бик аз гына вакытка, Сабира кереп чыкты. Баш очыма ук килде дә иелеп әкрен генә:
– Ах, туташ, туташ! – диде. – Ни булды, нигә болай кинәт авырып киттең?
– Әйтмә инде, Сабира!.. Салкын тидердем шул, үземдә гаеп.
– Бөтенләй суырылып калгансың, җаным! Урамда озаграк тордыңмы соң?
(Нигә ул алай дип сорый? Димәк, аның колагына да нидер кергән инде.)
– Юк, – дидем мин, – урамда бер минут та тормадым. Театр бик салкын иде, әллә кыш буе якмаганнар үзен… Иңемә шәлемне салырга да онытканмын.
– Терел инде тизрәк, терел! – диде ул, минем күзләремә туры карарга тырышып.
– Тереләсе иде дә бит, – дидем мин, йөземне читкә борып.
Ә ул һаман миңа төбәлеп карый, гүя нидер әйтәсе бар да тик мин сораганны көтә. «Әйт инде, җаным, әйт тизрәк! – дим, күңелемнән аңа ялварып. – Беләсең ич миңа ни кирәген, үзең дә беләсең! Зарыктырма, телдән әйттермә, зинһар!» Ахырда ул мине аңлагандай, тагы да иелә төшеп, шыпырт кына:
– Салих абый килгән иде, – диде.
Мин күзләремне йомдым, әз генә тынып яттым.
– Кайчан?
– Кичә, кич белән…
Ә шулай да нидер буа мине, җиңел генә тын алырга бирми.
– Чак кына көт, Сабира!.. Озак тордымы?
– Салих абыймы? Юк, озак тормады.
– Кем… кем белән сөйләште?
– Әтиегез белән…
Алай икән… Килгән… Озак тормаган… Әтием белән генә сөйләшкән… Ә әнием белән сөйләштеме икән?
Сабирадан сорыйм:
– Әнием белән сөйләштеме?
– Юктыр, ахрысы… Апаның залга кергәнен дә күрмәдем мин…
– Шулай да… күпме торды Салих абыең?
– Ну, күп булса, бер ярты сәгать чамасы… Нигәдер тиз китте.
«Әйе, тиз киткән, тиз… Ә ни өчен?.. Сабира моны белми, әлбәттә… Алар залда икәү генә сөйләшкәннәр. Салих, билгеле, минем хәлемне сорашкандыр, әмма ләкин әтием ни дип әйтте икән? Әтием… Ах, беләсе иде бит! Әнием дә аның килгәнен миңа әйтмәде ич! Мине борчымас өчен генәме?.. Юк, аның өчен генә булмас, ышанмыйм!..»
Минем инде Сабирадан бүтән бернәрсә дә сорыйсым килми иде. Шулай да ул, акланырга теләгәндәй:
– Абзый үзе Салих абыйны озата чыкты, – диде.
Карасана, әтием үзе чыккан!.. Кы-зык! Моңарчы бит Салих артыннан тышкы ишекне гел Сабира ябып кала иде. Ә бу юлы әтием үзе… Сабирага берәр сүз әйтеп калдырмасын дип курыккандыр инде… Әнә ничек саклыйлар икән минем газиз башкаемны, рәхмәт төшкерләре!
– Син бар инде, Сабира, – дидем мин, тагын хәлсезләнә башлап. – Рәхмәт сиңа!
– Ә син, туташ, тыныч кына ят! – диде Сабира, мине юатырга теләп. – Салих абый килер әле, килер!..
Әйе, әлбәттә, диясем килде минем. Әмма беләм: шушы минуттан минем бәгырьне билгесезлек иги башлаячак. Килерме, килгәнен миңа әйтерләрме, әллә инде аңа юл киселдеме? – менә нәрсә турында гына мин өзлексез уйланып ятарга мәҗбүр булачакмын. Хәзер барысы да әтием белән әнием кулында – алар хөкеме барысын да хәл итә. Ә бәлки, иткәннәрдер дә инде… Кай гөнаһ шомлыгына дучар булдым соң мин бу әшәке авыруга? Ник саклана белмәдем, ник шул җылырак бүлмәләренә кереп тормадым?.. Инде менә шуның җәзасын таты: бер кичне аның «яратам» дигән сүзен ишет тә икенче көнне үк аны күрүдән мәхрүм бул, имеш!