Юк-юк, миңа авырып ятарга ярамый, һич тә ярамый! Ничек тә тизрәк торырга, аякка басарга, хәтта авыруымны йомарга, яшерергә!.. Ул кирәк, Салих кирәк миңа!.. Мин бит әле үзем аңа берни дә әйтергә өлгермәдем, күптән йөрәгемдә туганны, телемдә тибрәнгәнне әйтергә өлгермәдем ләбаса!.. Йа Раббем, үзең сихәт бир, үзең куәт бир миңа!..
Әмма… җан теләсә дә, язык җибәрми дигәндәй, күпме генә ашкынсам да, миңа урыннан тору тиз генә насыйп булмады. Хәер, бер генә мәртәбә тордым һәм шуның белән бөтен эшне боздым шикелле. Бик матур кояшлы көн иде. Дөнья әйтерсең нурда коена, кар өсләре учлап энҗе бөртеге сипкәндәй җем-җем уйнаклап тора, кыектан өзелеп төшкән тамчылар, кинәт кабынып, тәрәзәмнән күренеп кала. Минем күңелемдә дә кинәт нидер кабынды, бөтен сырхауларым онытылып китте, үземне тәмам терелеп җиткәндәй хис иттем. Әллә каян гына килгән бер җиңеллек белән тиз генә урынымнан тордым, халатымны кидем, иңемә мамык шәлемне салдым да түбәнгә, кухняга төшеп киттем. Дөрес, минем буыннарым хәлсез иде әле, башым да әйләнә иде, ләкин болар гына мине тотамы соң?!
Шулай да әниемнең, мине күргәч, коты алынды:
– Бу ни хәл, ник төштең?
– Менә төштем инде, – дидем мин, тыштагы кояштай елмаеп.
– Иртә әле сиңа, кызым, иртә! Ютәлең дә бетмәгән, йә өзлегеп китәрсең, Алла сакласын!..
– Миңа әйбәт хәзер, ә ялгызыма күңелсез!
– Күңелсез… Ахырын уйларга кирәк, – диде әнием, ризасызлыгын яшермичә, ләкин мине кире куып тормады.
Кухнядагы зур өстәл тәрәзәгә терәп куелган иде – мин шуның бер башына барып утырдым. Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә дигәндәй, Сабира дөбер-шатыр табак-савыт юа, әнием исә куна тактасына он или. Ә мин, тәрәзәдән төшкән кояшка аркамны куеп, әниемнең ике учы арасында тигез генә чайкалган иләккә карап утырам. Вакыт-вакыт ютәлем кузгала, ләкин мин аны ничек тә басарга тырышам. Әгәр шул чакта миңа, тәрәзәгә аркаң белән утырма, дип әйтүче булган булса иде! Юк шул, үзем дә тәрәзә салкынын сизмәдем, әнием дә нишләптер моңа игътибар итмәде.
Кыскасы, шул ук кичне минем яңадан температурам кинәт кенә күтәрелде. Кырыкка җитте ул!.. Ютәлем көчәйде, тавышым үзгәрде, хәтта тынымны да гыжылдап ала башладым. Икенче көнне үк әлеге карт врачны чакырттылар. Ул килгәч, урын өстендә, эчке күлмәгем аша гына күкрәгемне тыңлап карады, иреннәрен кысып, бераз дәшмичә торды, аннары яңадан тыңлады, бары шуннан соң гына әниемә борылып әйтте, салкын тиюдән туташның үпкәсе шешә башлаган, диде… Бу бик җитди авыру иде. Бигрәк тә хәзер, беркаян бернинди дару табып булмаган заманда… Ахыры ни белән бетәр? – моны карт врач та өзеп кенә әйтмәде. Шулай да ул әниемә мине дәвалау ысулларын бик әйбәтләп төшендерде, таба алсагыз, дип, берничә рецепт та язып калдырды. Минем үземә исә: «Гүзәлкәй, бу авыруны сез үзегез генә җиңә аласыз, шуңа күрә нык булыгыз, тәшвишкә бирелмәгез, тыныч ятыгыз, иншалла, сәламәтләнерсез!» – диде… Әмма ләкин миңа барысын да әйтеп бетермәгән икән. Озата чыккан әниемә генә, берничә көннән кризис башланыр, шул чакта мине тагын чакыртырсыз, дип әйтеп киткән.
Хәлнең никадәр җитди-куркыныч икәнен мин беренче көннән үк сиздем. Гүя үлем үзе минем бугазыма ябышырга чамалый иде. Нинди акылга сыймас нәрсә бу – үлем!.. Юк, моның булуы мөмкин түгел, һич тә мөмкин түгел! Алла рәхимле, мин тереләчәкмен, әлбәттә, тереләчәкмен!.. Тик врач бабай кушканны онытмаска, бернинди тәшвишкә бирелмичә тыныч кына, сабыр гына ятарга кирәк миңа.
Ә хәтәр авыру, мәкерле авыру, мине сынарга теләгәндәй, көннән-көн көчәя, көннән-көн аяусыз рәвештә куәтемне суыра бара. Тын алуларым бик-бик авырлаша, күз алларым караңгылана, зиһенем дә еш кына томалана. Мин инде врач әйткән кризисның кайчан башланганын да күпме дәвам иткәнен дә үзем белмәдем. Хәлем искиткеч авыр булган, тәмам кыл өстендә генә калганмын. Үлем, чынлап та, бугазымнан ала язган, күрәсең… Әмма, Аллага мең шөкер, мин шулай да бирешмәгәнмен, тешем-тырнагым белән каршы торып булса да, җиңеп чыкканмын.
Кризистан соң, мин, ниһаять, күземне ачтым. Иң беренче сизгән нәрсәм шул: мин үземнең, балы агып беткән кәрәз шикелле, бөтенләй бушап, җиңеләеп калуымны тойдым. Билгеле инде, минем кыл кыймылдатырлык та хәлем калмаган иде. Карт врач бер килүендә мине сөендерергә тырышты: «Менә әйттем ич, гүзәлкәй, авыруны сез үзегез генә җиңә аласыз, дип… Яшь организм шул!.. Хәзер куркыныч үтте дияргә дә ярый. Ләкин кузгалырга иртә әле, иртә, озак кына ятарга кирәк әле сезгә!..»
Көне-төне мине карап, минем хәсрәттән әнием дә бик өшәнгән иде. Атналар буе янымнан китмичә кан калтырап утырган чакларында ниләр уйлап, ниләр кичергәнен аның саргаеп-суырылып калган йөзеннән үк күреп була иде. Әниләрнең сабырлыгына исең китәр!.. Авыру карауның бөтен җәфасын күтәрү өстенә, ул әле сиңа бернинди наразыйлык-фәлән дә сиздерми. Ә бит әнием минем авыруымның төп сәбәбен бик яхшы белеп тора, әмма ул хакта авыз ачып ник бер сүз әйтсенче!..