Хәлем бик авыраеп киткән чакларда әтием дә яныма кереп утыргалаган. Тик мин моны үзем белмим, хәтерләмим. Ә менә соңгы тапкыр, инде кризис узгач, кереп чыгуын яхшы хәтерлим. Бик йончыган, картаеп киткән төсле күренде миңа әтием. Хәер… мин аңа туры гына карый да алмадым. Аяк очымда миннән күзен алмыйча күпмедер басып торганнан соң, ул, башын селкеп, тирән әрнү сиздергән эчке бер тавыш белән әкрен генә: «Әй бала, бала!» – диде дә, ничектер авыр гына борылып, ашыкмыйча гына чыгып та китте. Мин аның бөкрәйгән аркасын гына күреп калдым. Әллә аны, әллә үземне кызганып елыйсым килде, ләкин минем еларлык та хәлем юк иде әле.
Әйе, мин чынлап торып үлем куркынычын кичердем. Ә бу бөтен куркынычлардан да дәһшәтлерәк куркыныч кешенең эчке халәтен дә үзгәртмичә калмый икән. Шул куркыныч аркасында мин күпмедер вакытка дөньяның бөтен нәрсәсен онытып тордым. Хәтта «аны» да – «ул» да онытылды, каядыр читкә китте. Чыкмаган җаным, сүнеп бетмәгән аңым бары бер генә нәрсә – үлем тырнагыннан котылу өчен генә көрәшкән булырга тиеш. Тик мин моны бераздан ис кергәч кенә аңладым.
…Инде менә күзләрем ачылуга әлеге гаҗәеп дөнья үзенең язгы кояшы, тәрәзә башында гөрләгән күгәрченнәре, әллә каян гына килгән серле өннәре, гел алышынып торган төс-бизәкләре, онытылмаган хатирәләре, сүнмәс өметләре белән әкрен генә миңа кайта да башлады. Бер үк вакытта, шушы искиткеч тансык дөньяның үзәгенә әйләнеп, «ул» да кайтты. Хәтта кинәт сискәндереп кайтты… Иртәнге сәгатьләрнең берсендә, йокылы-уяулы яткан чагымда «ул» минем яныма кергән, миңа иелеп карап тора, имеш! Мин кул сузымында гына – иягендәге чокырын да күрәм кебек… Мин бик курыктым: Ходаем, без ялгыз икәү генә бит, минем өстемдә бер кат эчке күлмәк кенә ич, әнием килеп керсә, ни булыр?! Хәер, шул секундта ук моның саташулы төш кенә икәнен аңласам да, күзләремне ачарга кыймыйча күпмедер әсәрләнеп яттым әле… Төшемә аның әнә шулай бик ачык булып керүен яратам мин…
Минем авырый башлавыма, шәт, айдан артык узгандыр инде. «Шәрык кичәсе» 26 февральдә булган иде, ә хәзер апрель башы булырга тиеш. Менә күпме вакыт безнең очрашканыбыз юк. Кайда йөри икән ул, ни эшләр бетерә икән, мине онытмады микән, безгә тагын килгәне бармы-юкмы аның?.. Әмма ни газап – боларның берсен дә белә алмыйм мин. Минем янга әүвәлгечә бары әнием генә кереп йөри, ул гына карый мине… Гаҗәпләнәм дә мин моңа, чөнки авыруым хәзер йогышлы түгел бит инде, шулай булгач, ни өчен мине, әйтик, Сабирадан аералар?
Дөрес, Сабираның кереп чыккан чаклары да булгалады. Йә өстемне алыштырырга, йә урын-җиремне рәтләргә, ләкин гел әнием барында гына, ул карап торган чакта гына… Билгеле, сүз алышу мөмкин түгел иде, ә шулай да ул үзенең аз гына хәйләкәр-мәгънәле күз карашы белән нидер әйтергә тели иде кебек. Аннары эшен бетереп чыгып киткән чагында һаман бер үк сүзне кычкыра биреп кабатлый иде:
– Терел, туташ, тизрәк терел!.. – Һәм шушы сүзе белән гүя «синең терелүеңне ул да көтә!» дип әйтмәкче була иде.
Кризистан соң бер ун көн узгач, мин, әкрен генә торып, бүлмә эчендә генә йөргәли башладым. Баскычтан төшәргә-менәргә рөхсәт итмиләр әле. Хәлем дә бик тиз бетә – аз гына йөрим дә тагын урыныма килеп ятам. Каты тоткан икән шул рәхимсез авыру, каты тоткан – тәмам күләгәгә әйләндерде үземне!.. Шулай да адәм баласы – әрсез җан, бер кузгалгач, тырыша-тырмаша булса да үрмәли инде. Мин дә тырышам, мин дә үрмәлим, һәм көннән-көн әкренләп хәлләнә баруымны үзем генә сизеп торам.
Тик менә һава җитми миңа, һава кирәк, саф һавага бик чыгасым килә. Ләкин ул хакта әлегә уйларга да кушмыйлар. Кар суы минем өчен бик хәтәр, тәмам ныгып җитмичә, язгы җепшек һавага чыгарга һич тә ярамый, диләр. Моны карт врач үзе бик нык кисәтеп әйтеп киткән икән.
Ә болай өй эчендә йөрим инде, түбәнгә – кухняга да төшәм. Сабираның мәзәкләрен дә тыңлап утырам, әтием югында залга да керәм (ни өчендер әтием күзенә еш күренәсем килми минем). Бер тапкыр пианино янына да килеп утырдым, капкачын ачтым, клавишларын баскалап карадым. Әллә ничек сәер генә яңгырады аның тавышы – гүя миннән читләшкән кебек тоелды. Бармакларым элекке көчен, җитезлеген югалткан икән шул, бәлки, шуңа күрә рәнҗидер әле минем сизгер җанлы пианинам!..
Ләкин миңа пианиноны озак «рәнҗетергә» туры килмәде. Әнием ишетеп, шунда ук килеп җитте.
– Кызым, сиңа ярамый әле, ярамый, – диде ул, минем ябык иңбашларымнан тотып. – Онытып тор әле син аны хәзергә!..