Әнием юрган аша гына аягымны, кулымны сыйпаштырды да урыныннан торды. Ә мин күзләремне йомган идем, йоклар өчен түгел – башка берни дә ишетмәс өчен йомган идем. Җитте инде, җитте! Хәлсезләндем дә бугай, температурам да азрак күтәрелде шикелле. Ләкин минем аны үлчәп карыйсым килмәде.
Әйе, әнә шулай, барысын да онытып торырга кушып чыгып китте әнием. Онытып торырга?! Мөмкинме соң бу?.. Йөрәк тибүдән туктап тора алмый бит!.. Бер типкән арада да күңелгә ниләр генә килеп китми! Ниләр генә!
…Ә Салих килмәс, юк, килмәс инде. Кирәгем бетте минем бу йортка, дигәндер… Әле безгә яңа килеп йөри башлаган чагында ук, ул миңа ничектер бер әйткән иде, Әхмәтҗан абзый өчен мин бары музыкант кына, сезне укытырга кирәгем булмаса, өенә аяк та бастырмас иде, дигән иде. Мин ул чакта аңа каршы төшеп, юк, бу дөрес түгел, әтием сезне бик хөрмәт итә, дип әйткән идем. Ә хәзер кем хаклы булып чыкты инде?.. Ә бәлки әле, Салих абый болар барысы да миңа әйтеп, минем ризалык белән эшләнгәндер дип тә уйлый торгандыр… Әгәр шулай уйласа, бу бит коточкыч гаделсезлек булачак… Әйе, коточкыч. Йа Рабби, ничек кенә төзәтим мин бу гаделсезлекне, ничек кенә… Мин бит әле көчсез, мин бит әле берни дә, берни дә эшли алмыйм!..
Әмма юк, мин ышанмыйм, ышанасым килми, теләмим. Уйламас ул алай, уйламас – уйларга тиеш түгел. Ярата ич ул мине, ярата! Үзе әйтте ич, саф, мөкатдәс бер ярату белән яратам, диде… Ә яраткач, начар уйламыйлар бит инде, шулай түгелме?! Яраткач, матур уйлыйлар, гел сагынып кына, шулай ич?! Ә мин тереләчәкмен, кадерлем, тереләчәкмен, Алла бирсә!.. Без күрешәчәкбез, кадерлем, әлбәттә, күрешәчәкбез!
Тик менә… ниткән Колчак икән ул тагын?.. Уралдан килә, диме?.. Ни өчен килә, кызылларны бетерергәме? Салих өчен дә куркынычтыр бит бу?! Ачыктан-ачык кызыллар яклы ич ул!.. Ни булыр аңа? Ләкин мин бәхетсезлек көтмим, мин сине югалтуыма ышанмыйм, дустым, юк, ышанмыйм! Син югал, имеш! – ничектер акылыма сыймый бу минем…
…Караңгы да төшеп килә икән инде… Эңгер-меңгер вакыты. Шәһәр чиркәүләре зур чаңнарын салмак кына кагалар: доң… доң… доң!.. Бик ямансу була миңа бу вакытта… Дөнья гүя миннән әкрен генә ераклаша, ераклаша… Син дә ераклашасың, каядыр китәсең, китәсең… әмма, күпме генә ераклашсаң да, мин сине күрәм – офыкта кабынган бердәнбер йолдызым төсле итеп күрәм мин сине, кадерлем!..
XIV
Кар сулары китеп бетте. Җир сарыкты, утырды, кипте. Тик урам уртасында гына ишегалларыннан ыргыткан соңгы боз кисәкләре эреп яталар. Көннәр бик җылы тора, тиздән аларның да юеш эзләре дә калмас, болай булгач…
…Җылы-җилсез көннәрдә мин дә һавага чыгып йөри башладым. Үзебездән ерак китмим, күбрәк Кабан буенда гына әрле-бирле йөренәм. Сәламәтләндем дияргә ярый инде… Ләкин нишләптер бик озакка сузылды бу сәламәтләнү – менә һаман да әле тәмам хәлләнеп, ныгып җитә алганым юк… Берара әйбәт кенә алга киткән идем, аннары тагын кирегә чиккәндәй булдым. Нидер ярамады… Шуңа күрә миңа бик сакланырга кушалар. Үпкә чиреннән соң яңадан өзлегү бик хәтәр нәрсә ул, диләр (Чехоткага әйләнеп китүе бар, имеш!). Йөрергә чыга башласам да, әнием кат-кат киенергә кушып, теңкәмә тиеп бетә, артымнан гел, озак йөрмә, ерак китмә, суга якын барма, дип ялварып кала.
Кабан инде боздан арчылган, аңа хәзер Болак аша Идел суы керә, ул тулып-күтәрелеп, гүя киерелә биреп ята. Яр битләрендә беренче тере яшь үлән дә баш төртеп чыгып килә. Карт тирәкләрне сырган бөреләр дә көннән-көн бүртә, сагызлана бара – тиздән, бәлки, нәни яфракларның очлары да күренә башлар. Ә аннары барысы да, гөлт итеп кабынгандай, ямь-яшел җилфердәшеп китәр бер заман!.. Әнә шулай килә язлар – һичнигә карамыйча!..
Тик минем язым гына нигәдер килергә ашыкмый. «Ул» юк, очраганы да юк, хәбәре дә юк. Билгесезлек мине газаплый. Күңелем, җәйрәп яткан шушы тын күлдәй, сагыш, сызлану, нәүмизлек белән тулы… Аерылышканга ике ай тулды бит инде. Бигрәк кинәт өзелде барысы да – исең китәр!.. Билемнән йомшак кына тотып, извозчикта озата килде, ике көннән хәлеңне белергә керермен, бәгърем, дип, вәгъдә биреп калды һәм менә шуннан соң, ай күрде, кояш алды дигәндәй, минем өчен юкка чыкты да куйды!.. Әмма өметемне һич тә өзмим әле мин. Без бит бер шәһәрдә яшибез, бер үк урамнардан йөрибез. Без, әлбәттә, очрашырбыз, очрашмыйча калмабыз, насыйп булса! Тик кайчан, кайда! – Эш бары шунда гына!
Йөрергә чыккан саен, бу өмет миндә уяна. Гүя ул да күл буена килеп, мине көтеп йөридер кебек тоела башлый миңа. Кабаланып өйдән чыгам, карана-карана урам башына чаклы бер узам, ике узам, аннары чатта тукталып, иптәшләрен югалткан баладай, тик кенә басып торам. Ләкин әнә теге яктагы халык кайнашкан «Болгар», «Амур» тирәләренә барасым килми – оялам, дөресен генә әйткәндә, хурланам да: эзләп йөрү кыз кешенең эшемени ул?! Нәүмизлек баса мине, авыр миңа, әмма ләкин түзәргә кирәктер инде, сабыр итәргә, өметне учтан төшермәскә кирәктер…