Выбрать главу

Минем хәлне бердәнбер аңлаучы – ул да булса Сабира иде. Аңа әйтү кирәк тә түгел, үзе барысын күрә дә, белә дә ул… Бер-ике тапкыр миннән: «Туташ, Салих абыйны эзләп табыйммы әллә?» – дип тә сорады. Ләкин мин аңа: «Бар, тап!» – дип әйтә алмадым, – оялумы, хурланумы – нидер тотты мине… Шулай да Сабира, шәһәргә чыккалаган араларда каяндыр ишетеп, миңа кайбер хәбәрләр китерде. Мәсәлән, театр (ягъни кышкы сезон) ябылган икән инде, артистларның күбесе фронтларга киткәннәр, имеш, ә бер төркемне ни өчендер Самарага да җибәргәннәр… Бу «имеш» хәбәрләр мине бер яктан әзрәк тынычландырса, икенче яктан хәвефләнергә дә мәҗбүр итте. Болай булгач, дип уйладым мин, Салих та шәһәрдә ялгыз калмас, ул да башка артистлар белән бергә кая да булса киткәндер. Тик менә солдат итеп кенә алып куймасыннар үзен! – Бу мине борчый, бик борчый. Сугыш бик куркыныч нәрсә бит ул, Алла сакласын!.. Хәер, аның кулына мылтык тоттырмаслар – мылтык тотар өчен яратылмаган ич аның куллары!

Кыскасы, мин өмет белән яшим. Вакыты шулай – кеше бүген монда, иртәгә әллә кайда. Атналар, айлар үтсә дә, мин аны көтәчәкмен! Көтү… ышанып, сагынып көтү минем эш – кызлар эше ул!

Июнь башларында Сембердән безгә әниемнең бертуган энесе Касыйм абый килде. Соңгы бер-ике елда аның килгәне юк иде – заманнар да буталып китте, юл йөрүләр дә мөшкелгә әйләнде. Шуңа күрә кадерле абыйның һич көтмәгәндә килеп чыгуы барыбыз өчен дә (бигрәк тә әнием өчен) зур шатлык булды. Өйгә бәйрәм төсе керде, өстәлдән аш-су өзелмәде, ә сорашу-сөйләшүләрнең очы-кырые булмады.

Касыйм абый аеруча миңа карап гаҗәпләнә иде.

– Гөләндәм, карале, син тәмам җиткән кыз булгансың лабаса! Һай-һай-һай!.. Бөтенләй чибәр туташка әверелгәнсең… Күз генә тия күрмәсен үзеңә! – ди ул, кат-кат башын чайкап. Бер түгел, берничә мәртәбә әйтте ул моны… Аңа ияреп, мин үзем дә гаҗәпләнә калдым: ике ел җитеп килгән кыз өчен күп вакыт, күрәсең… Ә шулай да әллә ничек уңайсыз, оялам… Нидер уйлап әйтә шикелле абыем… Бер тапкыр әниемнән дә сорап куйды:

– Гөләндәмгә ничә яшь соң инде?

– Апрельдә унҗидесе тулды, – диде әнием.

– Алай икән, балигъ булган икән шул, – диде Касыйм абый, мәгънәле генә итеп.

Бу ишеткәннәрем миндә билгеле бер шик һәм сагаю уятты. Нидер бар абыйның уенда, нидер бар!.. Моны сизеп була бит. Бигрәк тә кичке чәйдән соң аның миннән гел генә пианино уйнатуы, шул чакта миңа бик сынап каравы һәм комплимент әйткәләве, ә мин чыгып киткәч, өчәү генә калып, ярты төнгә кадәр сөйләшеп утырулары – болар барысы да юкка гына булмаска тиеш иде… Чынлап та, нинди максат белән килеп чыкты икән Касыйм абый көтмәгәндә генә?.. Әллә хат белән чакырдылар микән үзен?.. Дөрес, әти-әниемнең бертуган якын кеше белән сөйләшер сүзләре күптер инде… Хәзерге хәвефле вакыт, тормыш авырлыгы, баш-мал кайгысы – беткәнмени шуның кебек киңәшер нәрсәләр… Әмма, сизеп торам, сүз, һичшиксез, минем хакта да бара… бара булса кирәк. Җиткән кыз диләр ич! (Ходаем, бу сүзнең ни икәнен бары мин үзем генә белергә тиешмен бит!) Җиткән кызның язмышы турында уйламыйлар-киңәшмиләрме соң?! Җиткән кызны күрүчеләр, белүчеләр, аңа исәп тотучылар булмыймы соң?! Һәм моңа каршы берни эшләр хәл дә юк икән ләбаса!..

Кыскасы, мин тынычлыгымны җуйдым, хәтәр сизгән кошчык кебек, үземә урын таба алмый башладым. Әнием миңа бүген булмаса иртәгә нидер әйтер кебек – мин менә гел шуны көтеп йөрим. Ләкин көн артыннан көн уза, әтием белән Касыйм абый көндезләрен шәһәргә чыгып, базар тирәләреннән, үзәк урамнардан, мәйданнардан йөреп кайталар. Касыйм абый, туры килгәндә, мәйданнардагы митингларны да туктап тыңларга ярата икән. Кайткач, исе киткәндәй: «Кара, безнең татар иптәшләр дә авызларыннан ут чәчәргә остарып беткәннәр ләбаса», – дип сөйләнә. Ә кичләрен тагын сөйләшеп утыралар, самавыр яңартып, чәйләр эчәләр, әмма миңа беркемнең бер сүз әйткәне юк әле. Шул рәвешчә атна-ун көн вакыт узып та китә. Касыйм абый китү турында да сөйләнә башлый. Мин инде тынычланган кебек тә булам. Ләкин ашыга төшкәнмен икән – менә беркөнне иртәнге чәйдән соң әнием, ниһаять, миңа әйтте:

– Кызым, Касыйм абыең безне үзе белән алып китмәкче була, – диде.

Мин, билгеле, шунда ук сагая калдым:

– Кемне?

– Синең белән мине инде.

– Кая, Сембергәме?