– Юк, Сембергә түгел, үзләренең утарларына чакыра. Җәйнең матур чагында ял итеп китәрсез, ди.
Мин дәшмәдем, әнием исә, сүзен дәвам итеп:
– Без әтиең белән бу эшне бик мәгъкуль күрдек, – диде. – Синең үпкәләрең таза түгел, сиңа авыл җирендә ял итү бик файдалы булачак, кызым.
– Анысы шулай да бит, – дидем мин, аптырабрак, – тик вакытымы соң хәзер?
– Нигә, иртәрәк дисеңме?
– Юк, алай димим… Сугыш вакыты бит, андый ерак җиргә бару куркыныч булмас микән?..
– Аллага тапшырырга туры килә инде, кызым. Абыең әйтә, безнең якларда хәзер тынычлык, ди. Ходай язмаган эш булмас, тәвәккәлләргә кирәктер, ахрысы…
– Белмим шул, әни, – дидем мин, борчылуымны яшермичә. – Нигәдер күңелем тартмый.
– Йә, йә, кирегә юрама әле, – диде әнием, ачуланыбрак. – Синең өчен тырышабыз, сиңа саф һава, яхшы тәрбия кирәк. Дәү әтиләреңнең утарын беләсең ич, аның кебек җиргә кеше акча түләп тә бара.
Әйе, беләм, бик яхшы беләм мин дәү әтиләрнең утарын. Гаҗәеп матур җирдә утыра ул ялгыз утар. Бер йөз адымда гына чокыр төбеннән бик саф, бик йөгерек инеш агып ята, каршыда гына, каплап куйган казан сыман, бөдрә әрәмәлек каплаган йомры тау тора, инеш үрендә, бер-ике чакрым китсәң, зур калын урман башлана, инешнең бу ягында исә, чокырны менгәч тә, чирәм яткан тип-тигез ялан башланып китә… Тау итәгендә куе чиялек, урманда какы, балтырган, чикләвек, ә чирәмлектә яфрак асты саен кызарып, пешеп яткан җир җиләге… Юньләп җыйган кеше дә юк, ичмасам!
Бу утарны минем дәү әти, әниемнең әтисе, Сембернең ахун хәзрәте, әллә бөлгән, әллә күчеп киткән бер байдан кайчандыр сатып алган булган. Шуңа күрә аны хәзер Ахун утары дип йөртәләр. Ләкин бабай үзе дә һәм уллары да шәһәрдә торгач, монда, бу утарда, хуҗалык эшләре белән чынлап шөгыльләнмәгәннәр. Игенне бик аз иккәннәр, бераз мал асраганнар, умарта тотканнар һәм күп итеп (сатар өчен) печән чаптырганнар. Асылда, кечкенә утар аларның җәйләрен бала-чагалары белән кайтып, ял итә торган дача сыман урыннары булган. Дәү әтием үзе умарта карарга һәм үлән-чәчәкләр җыеп киптерергә яраткан… «Тәңренең шушы шифалы ганимәтләре өчен генә асрыйм мин бу утарны», – ди икән ул.
Инде менә Касыйм абый безне шунда алып китмәкче була. Бармаган җиребез түгел. Рәхәтләнеп, җәелеп дигәндәй, безнең анда ял иткән чакларыбыз булгалады. Бик яраткан идем мин ул ерактагы утарның инешен, шау чәчәктәге яланнарын… Башка вакыт булса, мин куана-куана барырга риза булыр идем. Әнием дә хаклы, минем сәламәтлегем өчен, һичшиксез, файдалы булачак анда. Әмма хәзер минем Казаннан бер җиргә дә чыгып китәсем килми. Казан тота мине, Казан җибәрми. Китсәм, үкенечкә булыр кебек, гомерлек үкенечкә!.. Күңелемдә сүнеп бетмәгән өметем бар – шул кадерле миңа, шуны саклыйсым килә!.. Ләкин китмәс өчен, нинди генә сылтау табарга? Юк бит ул, юк! Инде сәбәбен әйтмичә генә, балаларча киреләнеп, юк, бармыйм, дисәм, бу әти-әниемне, бигрәк тә Касыйм абыйны бик гаҗәпләндерәчәк, нигә, ни өчен дип сорашу китәчәк, хәтта әле миңа карата тәгаен бер шик тә тудырачак. (Әнием исә барырга теләмәвемнең асыл сәбәбен бик тиз сизеп алачак.) Нишләргә соң инде, нишләргә? Бик четерекле бит әле минем хәлем, ни уйларга, ни әйтергә дә белмим…
Ә кичке чәй янында Касыйм абый үзе инде ул хакта сүз башлады:
– Әниең әйткәндер, Гөләндәм, мин бит сезне алып китәргә дип килдем. Үзебезнең утарга… аның хәзер бик хозур чагы, рәхәтләнеп бер ял итеп китәрсез, ийе!..
– Рәхмәт инде, Касыйм абый! – дидем мин, җавапсыз калмас өчен генә.
– Менә бик әйбәт… Берсекөнгә юлга чыгарбыз, Ходай кушса!
– Шулай ук бик тизмени?..
– Ә нигә сузарга? Кунак булдым инде, Казаныгызны күрдем… Печән өсте дә җитә. Миңа утарга кайтырга кирәк, чибәрем!..
– Ә соң анда… утарда куркыныч түгелме? Ялгыз урын… Шомлы хәбәрләр йөри…
– Син, Гөләндәм, бер дә борчылма! – диде Касыйм абый тиз генә. – Безнең ул якларда, шөкер, хәзергә тыныч әле. Шәһәрдән ерак, олы юллардан читтә, безгә сугылган кеше дә юк. Аннары безнең утар кечкенә бит, бояр имениесе түгел. Ә боярларны талап бетерделәр инде… безгә, Аллага шөкер, кагылучы да булмады.
Мин дәшмәдем – бу хакта мин ни беләм дә ни әйтә алам?! Касыйм абый, минем икеләнүемне тәмам сындырырга ашыгып:
– Әле мин сиңа, Гөләндәм, иң кирәген әйтмәгәнмен икән, – диде. – Дәү әтиең, синең авырганыңны ишеткәч, бик хафа булды. Сезне алып кайтырга да ул кушып җибәрде. Туташыбызга хәзер саф һава, таза аш, кымыз кирәк булыр, диде. Утардагы кешебезгә бер бия дә бәйләргә кушты… Әнә ничек борчыла синең өчен дәү әтиең, сылуым!..
– Әйе, – диде әтием дә, – дәү әтисе Гөләндәмне үз баласыннан да якынрак күрә шул… Аның сүзен тыңламау зур сансызлык булыр иде… Менә мин дә шуны уйлап, хәвефле чак булса да, каршы килмәдем. Барырга кирәк, кызым, дәү әтиеңнең фатихасын алырга кирәк.