Выбрать главу

Йә, моннан соң мин, юк, бармыйм, дип, ничек әйтә алам? Дәү әтием үзе кушкан бит!.. Ә мин аның минем өчен хафалануына да, алып кайтырга кушуына да ышанам. Дөрес, дәү әтием – карт хәзрәтнең оныклары аз түгел иде, ләкин алар барысы да аның янында диярлек, ә мин берүзем читтә, еракта, шуңадыр инде ул мине аеруча бер җылылык, күңел нечкәлеге белән ярата торган иде. Бик кечкенә чагымда ук инде әнием мине Сембергә, дәү әтиләремә еш кына алып кайта торган булган. Әле дә хәтеремдә: дәү әтием мине тезенә утыртып, ак сакалы белән муенымны кытыклый-кытыклый, колагыма әкрен генә нидер көйли иде, ә ял итәргә ятса, гел генә кочагына алып ята торган иде. «Бәбкәчемнең исен яратам шул», – дип әйтә икән… Инде буй үсеп, кыз булып җиткәч тә, ул миңа һәрвакытта бик йомшак, бик игътибарлы булды. Минем киләчәк язмышым өчен эчке бер уйлану, борчылу сизә идем мин аңарда… Ул үзе дә миңа: «Ике догамның берсендә, кызым, синең исемеңне Алла каршында яд итмичә калмыйм», – дип, еш кына әйткәли иде.

Менә ни өчен Касыйм абыйдан «дәү әтиең кушты» дигәнне ишеткәч, мин инде каршы бер сүз дә әйтә алмадым. Дөресрәге, намусым мине карышмаска мәҗбүр итте. Ә өметемне мин, өметемне, кая гына барсам да саклаячакмын. Аннары, без бик озакка китмибез ич, ике-өч атнадан, исән булсак, борылып та кайтырбыз. Барыбер шәһәр халкының да таралып торган чагы – әнә шулай юатырга тырыштым мин үземне… Тик соңрак әнием алдында бер шарт куйдым: «Сабира да барсын, Сабира барса гына барам», – дидем.

Әнием, гаҗәпләнгән булып:

– Бусы тагын ни? – диде. – Чәчләрегез бәйләнмәгәндер ич!

– Ә мин анда ялгыз башым нишләрмен?

– Без бар ич, тагын кем кирәк сиңа?

– Миңа иптәш кирәк. Иптәшсез мин беркая чыга да, йөри дә алмаячакмын…

– Ярый, юк өчен хәсрәткә тарма! – диде әнием, мине тынычландырып. – Сабираны үзебездән калдырмыйбыз.

Шул ук кичне мин, Сабираны куандырырга теләп, аның үзенә дә әйттем.

– Беләм, – диде Сабира, исе китмичә генә.

– Каян беләсең?

– Апа миңа өченче көн үк әйтеп куйды.

– Өченче көн үк!.. Ә ник син аны миңа әйтмәдең?

– Әниеңнән узып әйтергә тагын! – диде Сабира кырыс кы- на. – Апа болай да миннән бик шикләнә!

– Шикләнә?! Ни диеп?

– Сүз йөртмәсен диептер инде. Сизә бит ул безнең араны.

– Әллә сораганы да бармы?

– Юк, сораганы юк. Апа хәйләкәр ул, сынап кына йөри.

Аңлыйм инде, аңлыйм… Әнием миңа да ышанып бетми, Сабирадан да шикләнә. Утарга алып китүнең дә берәр сере бардыр әле, кымыз эчеп, ял итәр өчен генә булмас!.. Мин авыр гына сулап куйдым.

– Менә китәргә туры килә инде… Дәү әтием чакырткан. Ярый әле, син дә барасың.

– Әйе, беләм.

– Син барысын да беләсең… Тик… – мин сүземне әйтеп бетермәдем.

– Нәрсә «тик»?

– Йә, ярар инде!

– Юк, юк, әйтеп бетер, – диде Сабира, бәйләнә калып. – Нәрсә ул «тик»?

Бик уңайсыз иде миңа, шулай да әйтмәс җиремнән әйттем:

– Тик «аның» гына кайда икәнен белмәдең.

– Үзең гаепле, – диде Сабира, кычкыра биреп. – Миңа ихтыяр куйган булсаң, мин аны сиңа җир астыннан табып китергән булыр идем, беләсеңме?

– Чү, шаулама! – дидем мин, сискәнеп. – Җитәр, сөйләмик ул хакта.

Сабира тиз генә мине иңбашымнан кочаклап алды:

– Җаным, бәгърем! Иркә туташым! Син бер дә кайгырма!.. Ул үзе сине эзләп килер, бер айдан, ике айдан, әмма барыбер эзләп килер!.. Менә әйтте диярсең! Син кошчыкны оныта аламы соң ул?!

Шунда ук бугазыма төер килеп тыгылды – мин йөземне тизрәк читкә бордым. Тынычлана төшкәч кенә:

– Ярый, куйыйк аны… Безгә әзерләнергә дә кирәк бит әле, – дидем, аннары җанланырга тырышып дәвам иттем: – Беләсеңме, дәү әтиләрнең утары шундый матур җирдә, каршыда гына тау, чиялек, кечкенә генә инеш…

– Беләм, җаным, беләм! – диде Сабира, чын-чынлап куангандай. – Китәбез, Ходай кушса!.. Казанны җир йотмас әле… Җәйнең шушындый хозур чагында, син әйткән инеш буйларында ял итеп, күңел ачып, шәкертләр әйтмешли, бер сәрхуш булып кайтырбыз, ичмасам! Тик син борчылма, җаным, борчылма!

– Мин… борчылмыйм…

– Менә бик әйбәт!.. Шулай кирәк… Йә, нәрсәләреңне алмакчы буласың?

Чынлап та, нәрсәләр генә алыйм икән соң?.. Күп аласым килми: берничә ситсы күлмәк, жакет, җәйге җилән, җиңел туфлиләр – утарда йөрер өчен шулар, минемчә, бик җиткән. Һәрхәлдә, затлы күлмәкләремнең берсен дә алмыйм – минем анда кыз багар өчен килүчеләргә күренәсем юк әле. Ләкин Сабира бер яхшысын да алырга куша: «Белмәссең, шәһәрдән кунаклар килүе бар, шул чакта ни киярсең?» – ди. Ярый алайса, дидем дә, тагын бер модныйрак тегелгән ефәк күлмәгемне дә алырга булдым. (Соңыннан әнием, минем әйберләрне тикшереп, бер дә канәгать булмыйча, тагын берничә затлы күлмәк, шуның өстенә энҗеле калфагым белән зиннәтле тагар нәрсәләрне дә алырга кушты. «Утарда аларның нигә кирәге бар?» дигәч, анысын мин үзем беләм, син әйткәнне тыңла, дип кенә җавап бирде. Бик гаҗәп иде бу да! Мин ни уйларга да белмәдем.)