…Икенче көнне инде без бары җыену, әзерләнү мәшәкате белән генә уздырдык. Әнием иртән иртүк, зур мичне ягып, пешеренергә тотынды. Татарның гадәте, юлга чыга башласа, хаҗга җыенгандай, әллә никадәр азык-төлек әзерли. Өч тавык кына суеп кыздырдылар. Сарык ите белән бозау ите дә куырылды. Берничә таба вак бәлеш. Шуның өстенә тагын күпме камыр ашлары!.. Әкәмәт инде… Тик шуны әйтергә кирәк: без утарга атларда барачакбыз икән. Чөнки утар Иделдән шактый еракта – пароход белән китсәң дә, Сембергә җитеп, аннан барыбер атларда барырга туры киләчәк. (Элек без гел шулай Сембер аша йөри идек.) Ләкин Касыйм абый әйтә, пароходларга хәзер ышаныч юк, ди, хәрбиләр басып алып бетерделәр, ди. Шуңа күрә атлар яллап, туп-туры Казанның үзеннән бару тынычрак булачак, ди… Ә бу ике көнлек юл икән. Пешергән-төшергән азыкларны, бәлки, ашап та бетерербез әле.
Әтием белән Касыйм абый бөтен әзерләгән нәрсәләрне – кием-салымны, юлда ашыйсы, анда баргач тотасы азык-төлекне, кәрзин-әрҗәләргә тутырып, баулар белән кат-кат урап, бәйләп, зал уртасына куйдылар. Кичкырын гына Сабира белән без икәү мунча ягып уздырдык. Башта әтием белән әнием, аннары Касыйм абый кереп чыкты. Иң ахырдан гына җылы мунчада без, ике кыз, әйбәтләп юындык. Шул эшләр белән җәйге озын көн үтеп тә китте.
Ә иртәгесен сәгать алтыда ук безнең капка төбенә пар атлар җиккән ике тарантас килеп туктады. Аларның берсен әтием, икенчесен Касыйм абый яллаган. Хуҗалары татарлар, олы гына яшьтәге агайлар, әтиемнең танышлары икән.
Алар килгәндә без инде иртәнге чәйне эчеп өлгергән идек. Озак кымшанмыйча гына киенештек-ниттек тә, утырышып, бер дога кылдык. Аннары ирләр, кәрзин-төеннәрне чыгарып, тарантасларга әйбәтләп урнаштырдылар. Беренче атка әнием белән Касыйм абый, икенчесенә Сабира белән мин ипләп кенә утыр- дык. (Ярый әле, тарантаслары рессорлы, югыйсә рессорсыз тарантас таш юлда бик яман сикертә ул…) Ниһаять, агайлар да, җилән чабуларын җыештырып, кучерга менеп утырдылар. Әтием безгә: «Хәерле сәгатьтә!» – диеп, ялгызы капка төбендә басып калды.
Атлар кузгалып тыкрыктан таш урамга борылгач, тигез генә бәргән тояк тавышлары белән тып-тын күл буен яңгыратып, җиңел генә юырттырып та киттеләр. Мәскәүский чатына да килеп җиттек, ләкин бу тирәдә дә тынлык һәм бушлык иде. Иртән иртүк ачыла торган чәйханәләр, хәрчәүниләр барысы да ябык. Ә зур магазиннар һәм складлар янында мылтыклы хәрби сакчылар тора. Җәйге иртәдә шәһәрнең бу кадәр буш булуы бик сәер иде – гүя ул тынын чыгармыйча нидер көтә кебек.
…Дамбаны да уздык, Бишбалтаны да үттек, инде менә Үсиягә дә килеп җиттек. Безне моннан аргы якка, Югары Осланга атлар, арбалар ташучы «Волгарь» дигән пароход чыгарырга тиеш. Шуннан соң тау яклап безнең озын юлыбыз башлана.
Яр башында туктап торабыз. «Волгарь»ның теге яктан чыкканын көтәбез… Иделне минем быел беренче мәртәбә күрүем әле. Һәркемгә дә шулай микән, әмма минем үземә Иделнең гаҗәеп бер тәэсире бар. Аның ярына килеп баскач та, дөнья, ничектер бердән киңәеп, яктырып киткәндәй була. Хыял шунда ук аның куәтле, сабыр агымына ияреп, әллә кайларга – еракларга китеп бара… Тарта, бик тарта Идел үзенә!.. Дәшә, чакыра!.. Шуңадыр инде ел саен Идел буйлап кая да булса барып кайтмыйча җан һич тә түзә алмый.
…Салмак кына ишелеп аккан мәһабәт елгага карап, шулай онытылып утырган чагымда, Сабира кисәк кенә минем янтыгыма китереп төртте. Мин хәтта сискәнеп киттем.
– Туташ, карале! Артыңа кара! – диде ул, кабаланып.
Мин аның бу кыланышына гаҗәпләнебрәк борылып карадым. Артыбызда гына авыл агайлары утырган берничә арба тора. Искитәрлек берни дә күрмим.
– Йә, нәрсә бар соң? – дим.
– Ә син иң артка кара, яңа гына бер пар ат килеп туктады, шуңа кара!
– Йә, шуннан?
– Күрмисеңмени? – диде Сабира, өтәләнеп. – Анда утырган егетләрнең берсе Салих абый ич!
Йа Рабби!.. Берьюлы хәлсезләнеп киткәндәй булдым, кинәт тавышым югалды. Көчкә генә әйтә алдым:
– Булмас ла!..
– Күзеңә ак төштеме әллә, гарип! – дип тирги Сабира мине. – Шул инде, Салих абый, нәкъ үзе, эшләпәдән!
Юк, күзләремә ак төшмәде төшүен, әмма яшь пәрдәсе җәелеп өлгерде. Шулай да мин аны күрдем, күрдем… Әйе, тарантас кырыенда утырганы, эшләпә кигәне Салих шул, Салих! Йа Раббем, ничек туры китердең, ничек итеп юлларыма китереп чыгардың син аны?!
Ә Сабира, тиле, кулларын чәбәкләп, сикергәләнергә тотынды.
– Ул да безне күрде! Күрде, күрде… Әнә, тарантасыннан төшеп, безгә таба килә!