Выбрать главу

Мин, тиз генә борылып, иелеп, күзләремне сөртергә ашыктым. Селкенергә дә куркам үзем… Ул килеп җитте. Ул дәште, әкрен генә дәште:

– Гөләндәм!.. Гөләндәм… син?!

Мин аңа таба борылдым һәм… башымны гына кактым – авыз ачарга көчем җитмәде. Ә ул миңа карый, керфек тә какмыйча йотылып, сөенеп, гаҗәпләнеп карый, мин дә бу күксел-зәңгәр күзләрнең сихеренә эләккәндәй карыйм, карыйм, ә сүз юк, сүз чыкмый, икебез дә телгә килә алмыйбыз. Белмим, күпмегә сузылгандыр бу сүзсез онытылып югалып тору, әмма кыбырсынып утырган Сабира ахырда түзмәде, зур бернәрсәне хәбәр иткәндәй кычкырып:

– Ә без сезне таныдык, Салих абый! – диде.

Салих уянып киткәндәй булды, таркау гына елмаеп:

– Мин дә сезне таныдым, – диде. – Менә Гөләндәм борылып карау белән танып алдым.

– Ә мин бит сезне алданрак күрдем, сез мине күрмәдегезмени?

– Мин икегезне дә берьюлы күрдем, – диде Салих, уңайсызланыбрак, аннары миңа карап сорады: – Нинди сәфәр бу, кая барасыз?

– Без утарга китеп барабыз, – дидем мин, телгә килеп.

– Нинди утарга?

– Дәү әтиләрем утарына.

– Еракмы ул?

– Ерак диләр.

– Үзегез генәме?

– Юк, әнием дә… Безне Касыйм абыебыз алып бара.

– Шулаймыни? Кайда соң алар?

Мин бер арба аша алда торган тарантасны күрсәттем. Әнием белән Касыйм абый безне, билгеле, күрмиләр иде. Шулай да Салих, үзе барып, алар белән күреште. Әнием, аны күргәч, бик аптырап киткәндер инде, ләкин ничек тә сиздермәскә тырышкандыр. Моннан караганда, иске танышларча, дустанә-ачык кына сөйләштеләр кебек.

Шул арада бу якка килеп туктаган «Волгарь»дан ярга кешеләр, атлар чыга башлады. Салих та яңадан безнең янга тиз генә әйләнеп килде дә, әйтеп калырга ашыккандай:

– Гөләндәм, мин сезне күрүемә искиткеч шатмын, сезнең сау-сәламәт булуыгызга шатмын, гомумән, бүгенге уңышлы юлга чыгуыма әйтеп бетергесез шатмын! – диде.

Сөенечемнән тәмам балкып:

– Ә сез кая китеп барасыз соң? – дип сорадым мин.

– Без – Буага, Гөләндәм!

– Иптәшләрең кемнәр?

– Фәйзи белән Мансур. Сез аларны беләсез…

– Әйе, беләм. Буага ни өчен?

– Кайбер йомышлар белән. Былтыр бит мин анда татар һәм чуваш хорлары оештырган идем… Шулар таркалмаган булса, бер-ике концерт бирергә дә исәбебез бар… Ярый, Гөләндәм, без әле сөйләшербез, юлларыбыз Буага чаклы бергә икән.

– Әлбәттә! – дидем мин, җиңел генә ышанып.

Ул иптәшләре янына китте. Алдагы арбалар кузгалып, паром басмасына төшә башладылар. Без дә кузгалдык, безнең арттан – башкалар да… Агайлар атларын, башларыннан тотып, тыя-тыя гына төшерделәр. Ниһаять, дөбердәшеп кереп, урнашып беттек. Тыгызлык, күчәрләр күчәргә тиеп тора, печән, сбруй, тир исе аңкый, ә шулай да бик күңелле бу атлар, арбалар арасында. Атлар үзләре дә, бер-берсенә бик якын торганга күрәме, әзрәк тынычсызланалар, колакларын уйнаткалыйлар, такта идәнне тырнап пошкырынып та куялар. Әллә ерактагы яшел тауларны күреп, йөрәкләре шулай җилкенәме аларның?! Менә пароход, каршыдагы Ослан тауларына: «Көтегез… көт… көт!..» – дип дәшкәндәй, берничә тапкыр өзеп-өзеп кычкыртты да, каты су агымын ерып, авыр-салмак кына кузгалып та китте.

Һәм… кирәк бит, Ходаем! Ярдан аерылып китәргә дә өлгермәдек, Салих тарантасындагы өч егет «Сәфәр» көен уйнап кына җибәрмәсеннәрме?! Берсендә скрипка, берсендә мандолина, ә Салих кулында кечкенә генә тальян гармун… Мин әле аның гармун уйнавын беренче мәртәбә ишетәм… Әмма шундый өздереп уйныйлар, шундый өздереп уйныйлар, йа Рабби, тыңлап түзәрлек кенә дә түгел! Әллә нәрсә бу – сихер, тылсым – әллә нәрсә бу! Җитмәсә, үзебезнең Идел өстендә! Паромдагы бөтен кеше – татары, чувашы, русы – тып-тын калдылар (музыка ул кайчагында кешене шулай телсез дә итә), тик йөзләре яктырып, күзләрендә шатлыклы дәрт кенә кабынды. Ә Касыйм абый инде түзмәде, арбалар өстеннән күчә-күчә, егетләрнең янына ук барып утырды. Аңа, Сембер кешесенә, скрипка-гармунда сиптереп уйнаган татар көйләре аеруча тансык булырга тиеш, билгеле. Сабира да мине тәмам азаплап бетерде. Билемнән каты итеп кысып ала да, колагыма кайнар пышылдап: «Син нинди бәхетле, Гөләндәм!» – ди миңа. Аңлыйм инде, аңлыйм аның ни әйтергә теләгәнен, тик менә бу хәтле каты итеп кысмасын иде. Мин бит болай да өзелергә генә торам… Ә егетләр «Сәфәр»дән соң «Алтын-көмеш»не уйнап җибәрделәр, аның артыннан «Алмагачлары»н… Шулай итеп, Осланга чыгып җиткәнебезне сизми дә калдык.

Паромнан исән-сау ярга чыктык, бераз урам буйлап бардык, аннары борылып, шактый озын, текә юлдан Ослан тавына менә башладык. Ат тотучылар җәяү атлыйлар. Егетләр дә тарантасларыннан төште. Сабира миңа да: «Әйдә, төшик!» – дигән иде дә, мин инде кыймадым, чөнки шул арада Касыйм абый да, төшеп, егетләр янына килде. Алар юлдан аз гына читтәрәк, ләкин безгә якын гына атлап баралар. Сөйләшкәннәре ишетелеп тора. Касыйм абый, килеп җитүе белән, тегеләрне кыстый башлады: