– Егетләр, Салих әфәнде, әйдәгез безнең утарга!.. Бер-ике көн кунак булып китәрсез. Чынлап әйтәм, бик хозур җир, үкенмәссез!
Касыйм абыйның бу чакыруы минем игътибарымны шунда ук бик нык биләп алды. Ашыгып, дулкынланып диярлек уйлыйм: үз теләге белән генә чакырамы ул, әллә әнием белән сөйләшеп тәме?.. Мөмкин эшме бу?.. Ә Салих… Салих ни дияр?.. Ләкин ул ашыкмый, башын иеп, бераз уйланып баргач кына әйтеп куйды:
– Рәхмәт, кем… Касыйм абый, рәхмәт!
– Салих әфәнде, мин бит ихлас күңелдән, ышанасызмы?
– Ышанабыз, Касыйм абый!..
Ләкин шуңардан башка бер сүз дә әйтмәде Салих… Ә мин борчылуымнан ни эшләргә дә белмим: нигә ул риза түгел, нигә форсаттан файдаланмый, моның кебек уңай җайның чыгуына мең тапкыр шөкер генә итәсе бит!.. Минем хакка эшләргә тиеш ич ул моны, минем хакка!.. Шушы юл өстендә генә очрашып, бер генә мәртәбә сөйләшә дә алмыйча, тиздән аерылышып та китсәк, бу бит… бу бит гомерлек үкенечкә булачак! Ул шуны аңлыйдыр лабаса!.. Хәер, мин, тиле, бик ашыгып борчылам түгелме соң?! Бәлки әле, аның иптәшләре белән сөйләшәсе бардыр, бәлки, Касыйм абыйдан ишетүгә риза булуны килештермәгәндер – кешедә әдәп һәм горурлык дигән нәрсә дә бар бит. Аннары, саклык йөзеннән дә ул бераз сабыр итәргә тиеш түгелмени?!
Тауны да менеп җиттек. Касыйм абый, үз тарантасына китәр алдыннан, егетләргә тагын әйтте:
– Уйлагыз әле, егетләр!.. Дөньясын дер селкетик әле бер, валлаһи!.. Безнең анда бик тыныч, бик аулак, шәп булачак, искиткеч!.. Ә Буага өлгерерсез, Буа беркая да качмас!
Егетләр елмаешып башларын гына селектеләр, ләкин кайтарып бер сүз дә әйтмәделәр. Касыйм абый киткәч, Салих, безнең тарантас янына килеп, янәшә бара башлады. Сабира аңардан шунда ук:
– Йә, Салих абый, утарга барасызмы? – дип сорады.
– Белмим шул, – диде Салих, елмаеп кына.
– Ник белмисез?..
– Сездән чакыру ишеткән юк бит әле.
– Пәрәмәч, – диде Сабира, исе китеп. – Утар хуҗасы үзе дәшеп торганда сезгә тагын нинди чакыру кирәк?
– Хуҗаныкы гына җитми безгә. Сезнең, менә Гөләндәм туташның да сүзен ишетәсе килә, – диде Салих, күзләрен миңа хәйләкәр генә сирпеп.
Мин комачтай кызарып киттем бугай, ә Сабира тәкатьсез шаркылдап көлеп җибәрде.
– Әй-яй, бу Салих абыйны!.. Юкәдә икән ләбаса чикләвек!.. Йә, әйт үзенә, җаным, әйт инде! – диде ул, минем кабыргама төртеп.
Болай төртеп, кыстап торганда әйтүләре бер дә җиңел түгел, әмма әйтмичә кала аламмы соң инде мин?! Һичшиксез белергә тиеш ул минем күңелемдәге бердәнбер теләкне! Оялыбрак булса да:
– Абыйның чакыруына мин дә кушылам, – дидем, ниһаять.
Сабира шунда ук элеп алды:
– Ишеттегезме, әфәнде, туташ ни диде? Абыйның чакыруына мин дә кушылам, янәсе!.. Ә дөресен генә әйткәндә, туташ сезнең баруыгызны абыйсына караганда да ныграк тели, чәчрәп китим менә!
Салих та, бөгелә биреп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Ә минем Сабираны тарантастан бөтенләй төртеп төшерәсем килде.
– Йә, барасызмы инде? – диде телгә беткән кызый.
Салих көлүеннән туктады.
– Рәхмәт, кызлар! – диде. – Сезнең арттан мин утарга гына түгел, Сембернең үзенә дә, кирәксә, Себергә дә барыр идем. Ләкин… – ул нигәдер әйтеп бетермәде.
– Нәрсә тагын ул «ләкин»!..
Салих авыр гына сулап куйды.
– Дөньяның «ләкин»нәре күп, Сабира туташ! – Аннары миңа карап, әкрен генә дәште: – Гөләндәм, сез кичерегез, мин бу хакта сезгә әйтермен әле… Ә хәзер иптәшләрем янына барырга вакыт, әнә Мәликә апа да артына борылып карады. Бу бит әле – озын юлның башы гына…
Алдагы пар ат юырттырып китеп бара иде инде. Безнең агай да, дилбегәсен кагып, атларын юырттыра башлады. Салих, туктап, үзенең тарантасын көтеп алды да иптәшләре янына сикереп менеп утырды. Сабира аның артыннан кычкырып калды:
– Салих абый, җаным, тагын уйнарсыз бит?!
Салих, елмаеп, аңа кулын изәде.
– Алай бәйләнчек булырга ярамый инде, – дидем мин, әзрәк шелтә белдереп.
– Син дә! – дип куйды Сабира кырыс кына. – Тарантасыңда утырып калырсың әле, бик чытлыкланып маташсаң… Буаларына аерылып китәрләр дә барырлар, менәтерә!
Чынлап та!.. Безгә сөйләшергә, аңлашырга кирәк ләбаса!.. Ни уйлый ул, нишләмәкче була?.. Шулай тарантас кырыеннан аны-моны сөйләнгәләп барыр-барыр да үз юлы белән аерылып китәр микәнни?! Юк, ышанмыйм әле мин моңа, ышанмыйм! Сабира юкка гына мине куркытмасын!
Арттагы тарантаста егетләр яңадан дәртле генә уйнап җибәрделәр. Музыка тавышын ишетүгә, Касыйм абыйлар да атларын әкренәйтә төште. Без дә салмак кына юырттырып, тибрәлеп кенә барабыз.