Выбрать главу

Башта егетләр бер-ике кыска көй уйнадылар, аннары «Бөдрә тал», «Салкын чишмә» кебек озынрак көйләргә күчтеләр… Скрипка, гармун, мандолина… Минем әллә көләсем, әллә елыйсым килә – үзем дә белмим. Әйләнә-юньдәге ялан-кырлар да күзләремә әллә ничек, бер ямь-яшел яктырып, бер кара-кучкылланып киткәндәй күренә – әйтерсең аларның да «кәефләре» музыкага ияреп, ирексездән шулай үзгәреп тора! Юк, чынлап та, адәм йөрәгеннән табигатьнең тиңсез аваз-өннәренә әз генә булса да охшап чыккан бу музыканы үләннәр, чәчәкләр, бөҗәкләр дә, бәлки, ишетә торгандыр?! Без барыбыз да бер туфрактан яралганбыз ич!.. Җир барыбызга да бер газиз ана!.. Минем тын гына сулап яткан җиргә нәни аякларым белән йомшак кына басасым килә, җылы күкрәгенә капланып, битемне үлән-чәчәкләренә ышкыйсым килә. «Әй миһербанлы җир, бәхет бир миңа, бәхет!» – диясем килә… «Яки җылы-йомшак куеныңа ал да гөлчәчәкләреңнең берсе итеп яшәт мине!» – диясем килә. Юк, әллә ни бу, әллә ни. Юк, музыка белән бу хәтле үк сихерләнергә ярамый, һич тә ярамый!..

…Күпмедер уйнагач, алар тындылар. Менә бик әйбәт булды. Шунда ук күктә тибрәнгән тургай тавышы да ишетелде. Сузып-сузып, өзеп-өзеп кенә җырын җиргә чәчә ул… Җанга тынычлык иңде. Рәхәт, талгын, моңсу тынычлык!

Инде кояш та төшлеккә җитеп бара. Көн дә бик эсселәнде. Атларның эшлияләре астыннан ак күбекләр дә чыкты. Атлаганда эчләре белән сулыйлар, мәхлуклар!.. Безгә дә җиңел түгел, эсседән, гел утырып барудан арый-йончый башладык, Касыйм абый, көн кызуында берәр авылга кереп, ялга туктарбыз, дигән иде. Кайчан гына шул авылга җитәрбез икән? Ә юл озын, үрләр менә, үрләр төшә, ләкин очы һаман күренми әле…

Бер сай чокырны чыкканда, Салихлар тарантасы безне узып китте. Шул чакта Салих миңа чәчәк ташлап узды. Мин чәчәкне тотып алдым. Озын гына сабаклы зәңгәр чәчәк. Нәфис кенә хуш исе дә бар. Ни өчен ташлады икән, ни әйтмәкче булды икән ул миңа? Хәер, әллә нәрсәсе юктыр әле, шаярып кына ташлагандыр!..

Тагын күпмедер баргач, алдыбызда ак чиркәүле зур гына бер рус авылы күренде. Сөзәк кенә тау итәгендә, бормаланып аккан ниндидер елгачык буенда алма бакчаларына күмелеп утыра. Таза, матур авылга охшаган.

Алдагы атлар туктады. Касыйм абый, тарантастан төшеп, Салихлар янына килде.

– Егетләр, – диде ул аларга, – без шушы авылда ялга туктамакчы булабыз. Сез ни уйлыйсыз?

Егетләр, аптырап калгандай, бераз дәшми тордылар. Әле бит Иделне чыкканда гына абыем бик дәртләнеп үзләрен кунакка да чакырган иде. Ә хәзер… ни уйлыйсыз, имеш!.. Минем дә моңа бик кәефем кырылды. Мөгаен, бу әнием эшедер, әнием аның колагын нык кына борган, күрәсең.

Ләкин Касыйм абый, хатасын үзе дә сизеп алды булса кирәк, егетләрнең җавабын да көтмичә:

– Ә нәрсә уйлап торырга! – диде. – Керәбез, вәссәлам! Атларга да ял кирәк, шулай бит, агай?

– Хак сүз, – диде Салихлар кучеры. – Атларга – бигрәк тә!

– Кузгалдык, алайса!

– Урын табылырмы соң? – дип сорады Салих, гүя сүзсез калмас өчен генә.

– Ник табылмасын… Бер ишегалдына сыймасак, ике йортка керербез. Минем знакумнар күп монда.

…Кузгалып киттек. Ә бераздан, елга аша чыгып, авыл урамына да барып кердек. Рус авылларының күбесе шикелле үк монда да йортлар бер яклап кына утырган, шуңа күрә яшел чирәмле урамы, ким дигәндә, ике-өч чакрымга сузыла торгандыр. Шактый гына баргач, авыл уртасына җитәрәк, Касыйм абыйларның атлары калай белән япкан таза йортның киң капкасына борылып туктады. Алар артыннан без, безнең арттан Салихлар да килеп туктадылар.

Русның ишегалды, гадәттә, зур булмый. Моның да ишегалды өч пар ат өчен бик тыгыз икән. Шул сәбәпле Касыйм абый, күрше йорт белән сөйләшеп, Салихларны шунда җибәрде. Ә егетләрнең үзләренә ачык йөз белән:

– Түлке, егетләр, чәйне бер табында, бергәләп эчәбез, – диде. – Салих әфәнде, ишеттегезме?..

– Ишеттек! – диде Салих, артына борылмыйча гына. Боларның барысына да минем бик игътибар итүем аңлашылса кирәк. Мине иң куркытканы Салихның берәр нәрсәгә кәефе кырылып, әйтик, безгә тагылып йөрүдән хурланып, бөтенләй ташлап китә күрмәсеннәр дигән уй иде. Горурлыгына көч килсә, аның моны эшләве бик мөмкин ич. Тотарлар да китеп барырлар… Хәер, юк, ул моны эшләмәс. Мин бар бит әле, минем хакка ул бөтенесенә дә күз йомарга тиеш, әлбәттә.

Ишегалдына кереп тарантаслардан төшүгә, безне киң итәкле озын сарафан кигән, тулы гәүдәле, ак чырайлы чибәр генә хозяйка-марҗа ачык йөз белән каршы алды:

– Рәхим итегез, кунаклар! – диде ул саф татарча.

Без бик гаҗәпләндек, ә хозяйка, шуны күреп, шаркылдап бер көлде.

– Нигә исегез китте?.. Мин бит татар авылында үстем, безнең атай гомере буе шунда тегермән тотты. Тик менә татарга гына чыгып булмады, – диде ул, көрсенгән булып. – Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез!