Ул безне өйнең бакчага караган ачык верандасына алып керде.
– Монда кояш төшми, җиләс, рәхәтләнеп ял итәрсез!
– Рәхмәт, рәхмәт! – дидек без.
– Ә ятып алырга теләсәгез, өйгә керерсез. Көне буе тәрәзә капкачларын ябып тотабыз, чебеннең эзе дә юк.
Верандада зур өстәл, палас салган озын гына кәнәфи, берничә таза урындык – кыскасы, ашап-эчеп утырыр өчен иркен, күңелле урын. Сабира белән икәү азык-төлекне дә алып килдек. Хозяйка үзе өстәлдә торган зур ак самавырны алып, бакчага – җиргә төшереп куйды. Чиләк белән суын да китереп салды. Сабира төшеп аңа булыша башлады – чырасын телде, кабызып җибәрде, морҗасын бастырып куйды. Мин дә алар янына төштем. Бакча шактый зур иде, елгага таба сузылып киткән, түре күренми дә. Бу тоташы белән алма бакчасы икән. Алма агачлары юан-таза, һәркайсы җәелеп үскән. Ә койма буйларында чияләр – алары да таза, биекләр. Мондый бакчаның алма-чиясе дә бик күп була торгандыр инде. Хозяйканың үзеннән дә сорадым.
– Бакчагыз бик зур икән, җимешен кая куеп бетерәсез?
– Сата торган идек, – диде хозяйка. – Безнең авылның кәсебе шул – алма-чия үстереп сату… Күргәнсездер, монда йорт саен шундый бакча.
– Ә кемгә сатасыз, шәһәргә илтепме?
– Шәһәр бездән ерак, илтүе бик мәшәкатьле… Фрукты сатучылар үзләре килеп, бакчаның бөтен урожаен сатып ала торганнар иде. Агачта килеш. Аннары, җыйдырып, сортын сортка аерып, әрҗәләргә төяп, пристаньга озаталар…
– Анысы яхшы булган икән.
– Яхшы иде дә бит, андый эшләр хәзергә туктап тора шул әле, – диде хозяйка сузып кына. – Былтыр да килүчеләр булмады, быел да булмас, диләр. Белмим, нишләрбез инде.
Хозяйканың зары аңлашыла – шәһәрдә сәүдә эшләре бетте шул. Ә алмагачлар ел саен үзенекен биреп тора, кешеләрнең ызгышында аларның эше юк.
Самавыр кайнап чыкканчы, без ике кулдан чәй урыны әзерләргә керештек. Әнием кәнәфигә ятып кына торды – аның, тарантаста килә-килә, биле авырта башлаган икән. Ә Касыйм абзый, кулларын угалап, һаман әрле-бирле йөренә – күрәсең, ашыйсы бик килгәндер инде. Ләкин әнием, башта агайлар эчеп алсыннар, соңыннан үзебез иркенләп эчәрбез, диде. Касыйм абый шунда ук аларны чакыра китте.
Тиздән агайлар, капчыкларын тотып, килеп тә җиттеләр. Икмәкләрен, пешкән йомыркаларын, бәрәңгеләрен чыгардылар. Әнием Сабирага куырган ит тә турап куярга кушты. Агайлар, ачык верандадан бакчаның хозурлыгына сокланып, күпме файда китерүен үзләренчә исәпләп: «Безнең татар авылларында шушы байлык юк лабаса!» – дип уфтанып, ипләп-җайлап кына ашарга-эчәргә тотындылар. Без инде боларның эшләре бик озакка сузылыр дип курыккан идек, ләкин алай ук инсафсыз кыланмадылар. Бишәр чәшкә эчкәннән соң, күлмәк итәкләре белән битләрен сөртеп, амин тотып, яңадан атлары янына киттеләр.
Тик менә самавырны өстәп яңартырга туры килде. Табынны да яңабаштан әзерләдек. Чакырган егетләребез бар ич, кунакчарак булсын дидек. Әнием ике ягына куйган кәрзиннәрдән бөтен сыйларын чыгарып, өстәлгә тезде. Касыйм абый, һаман йөренеп:
– Нигә көттерәләр инде? – диде. – Сабира, әллә барып киләсеңме?
– Әйткәнсеңдер ич? – диде әнием тыныч кына.
– Әйттем, әле менә кучерларын дәшкәндә дә әйтеп килдем.
– Шулай булгач?..
– Тартыналармы шунда…
Сабира аларның сүзе беткәнен дә көтеп тормыйча:
– Тукта, абыстай исеменнән үзем дәшим әле, – диде дә китеп тә барды.
Әнием аны туктатмады. Риза булуы идеме бу, әллә тыелып калуымы – аныкын тиз генә белмәссең. Тыштан ул берни дә сиздерми. Әмма Салихның безгә туры килүе, минем белән очрашуы аңа ошап бетмәскә тиеш. Күпме генә үзен тыныч тотмасын, хәтәр сизгән җәнлек шикелле, ниндидер бер сагаю бар аңарда – мин моны ничек дим, күрмәсәм дә тоеп торам. Билгеле инде, бу хәл мине бик тынычсызлый иде.
Ишегалды ягыннан егетләрнең шаулашып килүләре ишетелде. Касыйм абый аларны веранда баскычында каршы алды.
– Ай-һай, егетләр, хәзрәтләр шикелле көттерергә яратасыз икән!..
– Мең кәррә гафу! – диде Салих, иелә биреп. – Юлдан соң тузаннарны кагып, кое суы белән чиратлашып юынган идек, шуңа бераз вакытыбыз китте.
– Беләм инде, музыкантлар өчен пөхтәлекне саклау – фарыз гамәл!..
– Ягез, әфәнделәр, утырышыгыз, – диде әнием.
Егетләрнең кулларында үз төенчекләре дә бар иде, ләкин әнием аларны чиштереп тә тормады. «Ризык болай да җитәрлек, сезгә яңадан пешереп бирүче булмас, саклагыз!» – диде. Ә абыем: «Куегыз, егетләр, кунакка кеше үз азыгы белән киләмени?!» – дип тә өстәде. Егетләр бер-берсенә караштылар, кызарыштылар, ахырда төенчекләрен веранда идәненә куярга мәҗбүр булдылар.
Алар өстәлнең бер ягына тезелешеп утырдылар, без – абый, әнием, мин – кәнәфигә урнаштык. Сабира чәй ясарга утырды. Касыйм абый, кулларын угалап: