– Эх, бу тавыклар янына теге иблис ширбәте дә булсачы! – диде. – Әллә хозяйкадан сорап карыйсы микән, аңарда «үзе куган» бардыр инде, мөгаен!
Әнием аңламыйча сорады:
– Анысы нәрсә тагын?
– Үзе куганмы?.. Мунчадан чыккан хәмер!
– Куй, шундый җирәнгечне эчәр идеңме әллә?
– Монда бик оста куалар аны, апам!.. Николай аракысыннан да шәбрәк була, валлаһи!..
– Юкны сөйләмә, андый үзе харам, үзе нәҗес нәрсәне табыныма якын да китермим, – диде әнием катгый рәвештә.
Егетләр, ләм-мим бер сүз әйтмичә, тик кенә утырдылар. Аларга хәтта уңайсызрак та булды түгелме икән, чөнки кыяфәтләре нигәдер җитди-киеренке иде. Касыйм абый да тамагын кыргалап кына куйды.
– Мин сезне менә кәраван чәе белән сыйлыйм әле, – диде әнием. Егетләрнең Биккинин дигәннәре моңа гаҗәпләнә калды, ахрысы, юка гына иреннәрен ерып сорады:
– Кәраван чәе?! Табыламыни әле ул?
– Кайдан табылсын, искедән калганы гына… Без, олылар, бөртек чәйсез тора алмыйбыз инде, сез, яшьләргә, аның, бәлки, әллә ни хаҗәте дә юктыр…
– Безгә дә иң шәбе – кәраван чәе! – диде Салих, елмаеп кына.
Шул рәвешчә, сүзгә-сүз ялганып, анысын-монысын сөйләшкәләп, күңелле генә ашап-эчеп утырдык. Юл ачыктырган икән. Кунакларыбыз да баштарак кыенсынып, аннары инде бер дә тартынмыйча ашадылар. Тик аларның Мансур дигәннәре генә бик оялчан, кыюсыз икән. Аның әле авызыннан бер сүз дә чыкканы юк, гел алдына карап, елмаеп кына утыра. Ахырда әнием үзе аңардан: «Кем улы буласыз, әти-әниегез кем?» – дип сорады. Егет нигәдер кинәт кенә кызарды, ашыкмыйча гына әйтеп бирде.
– Алай, сез Маһруй ханым Мозаффария улы буласыз икән, – диде әнием, ачылып китеп. – Беләм, бик яхшы беләм әниегезне, шәһәребездә бит ул танылган мөгаллимә, укымышлы хатын! Сезгә карап, үзем дә уйлаган идем, бу, мөгаен, тәрбия күргән баладыр, дип… Алма агачыннан ерак төшми шул!..
Бу сүзләрне ишеткәч, Салих миңа мәгънәле генә итеп бер карап куйды. Мин беләм: Салих – әтисез үскән, җизнәсе кулында тәрбияләнгән бала. Ихтимал, шуңа күрә ул әниемнең соңгы сүзләренә игътибар да иткәндер. Әмма ләкин кимсенү, хәтер калу кебек нәрсә сизмәдем мин аның карашында, бары: «Сез дә ишетегез!» – дигән кинаяле көлү генә чагылып узды, миңа калса…
Әйе, безгә әле хәзергә шулай эчтән генә уйланырга яки күз карашларыбыз белән генә аңлашырга туры килә. Нидер көткәч, нәрсәгәдер ышанып торгач, без үзара хәтта гади сөйләшүдән дә тыелып утырабыз. Йа Хода, кайчан гына соң безнең үз сәгатебез җитәр?! Һәм җитәр микән ул?..
Салихның мине борчыган бер ягы булса – ул да аның үзен гаять тыныч тотуы… Тыштан һичнәрсә сиздерми ул. Менә ашап- эчеп беттек, егетләр урыннарыннан тордылар, әниемә рәхмәтләрен әйтәләр, ә мин бер читтә, багана шикелле, кузгалмыйча көтеп торам. Ичмасам, берәр сүзе яки карашы белән ни дә булса сиздермәсме дип көтәм. Ләкин ул, баскычтан төшкәч кенә, борылып, миңа җитди генә бер карап алды да тып-тыныч китеп тә барды. Шуннан теләсәң ни аңла, теләсәң ни көт!..
Алар киткәч, без Сабира белән өстәлне җыештырырга керештек. Әнием кичтән дә соң ятып, бүген дә юл килеп арыганга күрә, чәйдән торгач та, өйгә кереп йокларга ятты. Миңа да ял итеп алырга кушты. Касыйм абый да, каядыр китеп, үзенә урын тапты булса кирәк… Безнең дә эшебез бетте. Инде нишләргә? Сабира миңа шушында, кәнәфидә генә ятып торырга кушты. Әкрен генә өйгә кереп, мендәр дә алып чыкты.
– Апа йоклый, – диде ул миңа шыпырт кына.
– Ә син кая ятасың? – дип сорадым мин аңардан.
– Мин ятмыйм әле.
– Ник?..
– Чү!.. Эшем бар, – диде ул, серле генә итеп. – Ә син шушында гына ят, яме!..
Шулай диде дә верандадан сак кына төшеп, ишегалдына чыгып китте. Ә бераздан урам капкасының келәсе чыкылдап куйды. Кая китте, ни өчен китте? – Хода белсен!.. Мин борчылып, сагаеп, колак салып ятам… Күпмедер вакыт узды. Тынлык. Ишегалдындагы атларның мышнап, авыр сулап печән күшәүләреннән башка берни дә ишетелми. Күрәсең, аруым бик җиткәндер инде, бер мәлне үзем дә сизмәстән оеп киткәнмен.
Ах, бу татлы йокы!.. Бакча, һава, тынлык!.. Тик менә кемдер мине иңбашымнан сак кына кат-кат селкетә. Кинәт бөтен гәүдәм белән сискәнеп күземне ачып җибәрсәм, Сабира өстемә иелеп тора. Колагыма бик әкрен генә:
– Сине Салих абый көтә! – ди.
Мин шул мизгелдә үк торып утырдым.
– Көтә?.. Кайда?
– Бакча түрендә… Бар тизрәк!
– Әйе, әйе… Тик әнием сизмәс микән?
– Сизә калса, үзем берәр хәйләсен табармын.
Торып бастым. Ләкин нидер җитми, башым ялангач, башыма эзләп маташам.
– Мә минем яулыкны! – диде Сабира.
Яулыгын эләктереп алдым да аяк очларым белән генә верандадан төшеп киттем. Нәкъ каршыдагы сукмактан, иелә-бөгелә, кызу-кызу гына бакча түренә таба атладым. Ә йөрәгем тибә, тибә, сикереп төшәрдәй булып тибә.