Бакчаның түре елга ярына чаклы ук барып җитә икән. Кеше күзе һич төшмәслек аулак бер урын! Мин килеп җиткәндә, Салих читән буендагы миләш төбендә тик кенә басып тора иде.
Мине күрүгә, каршыма атлап, ике кулын сузды. Мин дә ирек- сездән диярлек аңа кулларымны суздым.
– Ник калтырыйсыз? – диде ул, кулларымнан тоткач та.
– Юк, ул ни, ашыкканга күрә генә, – дидем мин, калтыравымны һич тә баса алмыйча.
– Тынычлан, бәгърем! – диде ул, шунда ук «син»гә күчеп. Шушы якын итеп әйтелгән гади генә «син» мине чынлап та тынычландыра төшкән кебек булды. – Безнең вакытыбыз бик аз, ә сөйләшер сүзләр күп, белмим нидән башларга да, – диде ул, аз гына тынып торганнан соң. – Иң элек, синнән гафу үтенәсем килә, кадерлем! Саклый белмәдем мин сине, ә соңыннан күпме газап кичерергә туры килде шуның өчен…
– Үтте бит инде, – дидем мин әкрен генә.
– Әйе, үтте, мең шөкер! Син сау-сәламәт!.. Әмма авырып китүеңнең нәтиҗәсе минем өчен ни булып чыкты?.. Мин сине югалттым, мин сине бер күрүдән мәхрүм ителдем – син моны үзең дә, шаять, белә торгансыңдыр.
– Әйе, беләм.
– Бик зарыктым мин… Өч ай үтеп китте бит, өч ай!
Мин тыела алмадым, мин аңа күтәрелеп карамыйча гына кыюланып әйттем:
– Теләсәң, элегрәк тә күрә алган булыр идең!..
– Үпкәңне аңлыйм, бәгърем, акланып тормыйм, гәрчә акланыр өчен җитди сәбәпләр булса да… Тик шуны гына әйтәсем килә: әтиегез Әхмәтҗан абзый белән сөйләшкәннән соң, минем өчен юллар тәмам киселсә дә, мин әле сезнең тирәләргә барып йөрдем. Ничек кенә булса да Сабираны очратып, аңардан синең чын хәлеңне сорашмакчы идем… Ләкин бер килүемдә Сабира урынына Әхмәтҗан абзыйның үзенә очрап куйдым бит, бәхетсезлеккә каршы! Искиткеч уңайсыз, ахмак бер хәлдә калдым. Шуннан соң инде сезнең тирәгә барып йөрүдән тыелырга мәҗбүр булдым. Аннары үзеңнән берәр хәбәр булмасмы дип тә һаман көттем. Ник Сабираны гына, һич югы, җибәрми дип, өзгәләнгән чакларым да аз булмады. Күпме вакыт авырдың соң син, бәгырь?
– Урын өстендә – ай ярым.
– Ай ярым! – дип кабатлады ул. – Ә мин белмим… мин бөтенләй хәбәрсез!.. Ни булды соң сиңа, кадерлем?
– Үпкәм шеште…
Салих, иреннәрен кысып, аз гына дәшми торды, аннары башын игән килеш әкрен генә:
– Кичер мине, бәгырь, кичер! – диде. Мин бит бик ялгышканмын, мин әтиең сүзләрен синең дә сүзләрең дип кабул иттем. Син үзең безнең араны өзәргә теләгәнсең дип уйладым ахыр чиктә. Аңлыйсыңмы? Менә нәрсә мине шушы көнгә кадәр тыеп, борчып, газаплап килде… Димәк, бу дөрес түгел, – минем уйлавым, шулаймы, дөрес түгелме?..
Мин башымны кагып кына «әйе!» дидем, ә ул сулышы иркенәеп киткәндәй ашыгып дәвам итте:
– Әмма бел, бел, җаным, күрмәсәм дә, күрүдән мәхрүм булсам да, мин сине бер генә көн, бер генә сәгать тә онытып тормадым. Уемда, йөрәгемдә гел син идең, син!.. Ишетәсеңме?!
– Ишетәм! – дидем мин, пышылдап кына.
– «Шәрык кичәсе»ндә минем әйткән сүзләремне онытмадыңмы?
– Юк…
– Алайса, миңа күтәрелеп карале! – диде ул, иягемнән йомшак кына тотып. – Менә шулай… Инде тыңла, зәңгәр күзем!.. Ялгыз миләш шаһитыбыз булсын, шушы урында кабатлап әйтәм: мин сине яратам!.. Яратам, бәгърем!.. Мәҗнүн шикелле гашыйк мин сиңа! Бу чын, бу хакыйкать, ышанасыңмы син?
Ни әйтим, ни дип җавап бирим?.. Минем бит аңардан тилмереп көткән сүзем ич бу!..
– Ышанам! – дидем мин, күзләремне түбән төшереп.
Ул минем башымны күкрәгенә кысты. Ә йөрәге аның тибә, дөп-дөп тибә… Күпмедер вакыт шулай тик кенә торгач, ул, ниһаять, тынычланып, миңа сабыр гына әйтте:
– Инде тыңла, Гөләндәм! Безгә тиздән аерылышырга туры киләчәк…
– Нигә, утарга бармыйсызмыни?
– Бара алмыйбыз, Гөләндәм!.. Буада безне көтәләр. Аннары абыегызның чакыруы да болай гына, музыкантлар итеп кенә, ә безнең алай йөрисебез килми. Син моны аңларга тиеш!.. Әмма бу очрашу минем өчен һич көтелмәгән бер бәхет булды. Сүнеп барган өметләрем яңадан терелде, яңадан!.. (Ул, сүзен бүлеп, тирән генә бер сулап куйды.) Ә өметем минем бик зур, бик изге, әйтимме, беләсең киләме?.. Тагын кайчан очраша алырбыз, белеп кал син!.. Киләчәктә без бергә булырбыз дигән өмет белән яшим мин… Ишетәсеңме, бәгърем? Ник дәшмисең?..
Дәшәргә?! Ничек итеп, нинди сүзләр белән?! Мин башымны тагы да түбәнрәк ия төштем.
– Хәер, – диде ул, бераз көткәч, – бу, бәлки, буш хыял гынадыр… Синең бит әле миңа «яратам» дигән сүзне әйткәнең юк… Нинди өмет ди ул?.. Әмма, әмма син яратасың бит мине, Гөләндәм, яратасың!! Ялгышу мөмкин түгел! Шулай ич?.. Яратасың ич?!
– Белгәч, ник сорыйсың инде? – дидем мин, үпкәли башлап.