Выбрать главу

– Миндә дә шул ук хәл! – диде Зөфәр, ханымның кулын сыйпап.

Тагын беразга тынып калдылар, аннары Рәшидә, күптән күңелендә йөргәнне беләсе килеп булса кирәк, кинәт кенә кыюланып сорап куйды:

– Зөфәр абый, әйтегез әле, сез кем?

Зөфәр ни өчендер пошынып аңа карады. Рәшидә ашыгып өстәде:

– Әллә ни уйлый күрмәгез! Кайда кем булып эшлисез, дип кенә соравым… Мин бит әле сезне бөтенләй белмим.

– Әйе, дөрес, безнең чынлап танышканыбыз юк шул әле… Мин, Рәшидә, бер заводның ОРСында эшлим. Сәүдә бүлегенең мөдире булып… Бу сезгә ошап бетмидер инде?

– Нигә алай дисез?

– Сез – искусство кешесе, ә мин – әлеге берәү дә яратмаган сәүдә работнигы… Аралар бик ерак ич!

– Минемчә, аның һич әһәмияте юк. Тик кеше үзе яхшы булсын.

– Дөрес әйтәсез… Мин дә шулай уйлыйм, Рәшидә. Төрле профессиядә эшләп тә, бер-береңне… аңларга мөмкин ич.

– Әйе, – дип кенә куйды Рәшидә, бүтән нәрсә турында уйга калгандай. Аны тагын нидер борчый иде шикелле… Ниһаять, ул, йөзен читкә борып, акрын гына сорады: – Сез… ялгыз кешеме?

Бу юлы Зөфәр бик теләп җавап бирергә ашыкты:

– Әйе, мин ялгыз кеше, Рәшидә… Минем әнием бар, фронтта абыем бар, ләкин үзем хәзергә ялгыз әле.

Моңа каршы Рәшидә бүтән бер сүз дә әйтмәде, әмма аның йөзеннән шундук ниндидер бер соры пәрдә төшкән кебек булды. Зөфәр үз нәүбәтендә: «Ә сез ничек?» – дип сорамакчы булган иде дә ханымның пәрдәдән ачылуын күреп һәм аннары үземә зарар итмим дигән бик яшерен бер уйдан чыгып сорамыйча тыелып калды. Аның исәбенчә, бу сорауны бирергә иртәрәк иде әле.

…Алар тагын шактый гына сүзсез тынып тордылар. Тагын Рәшидәнең ике каш арасы җыерылып, нечкә кашлары тынгысыз тибрәнеп куйды. Күрәсең, тагын ниндидер бер беләсе килгән нәрсә җанын борчып тора башлады. Ахырда ул, тәвәккәл иткәндәй, Зөфәрнең күзләренә туры гына карап, ләкин борчылуын сиздергән тавыш белән тотлыгыбрак сорады:

– Ә сез… сез минем турыда ни уйлыйсыз?

Зөфәр аның бу соравын дөрес аңлады: асылда, бу Рәшидәнең үзе турында хөкем ишетергә теләве иде.

– Минме? Мин, Рәшидә, синең хакта бик яхшы уйлыйм, – диде Зөфәр җитди, ләкин мөмкин кадәр йомшак итеп.

– Шундый… хәл булганнан соң дамы? – диде Рәшидә күзләрен йомып әкрен генә.

– Әйе, әлбәттә… Ни генә булмасын, мин синең хакта начар уйлый алмыйм, Рәшидә!

– Шулаймы? – Һәм Рәшидә сөенеп аңа елмайды.

Зөфәр, кисәк кенә омтылып, аңа үрелде, ләкин Рәшидә аның кулын туктатты:

– Кирәкми!

Егет үзенең ашыга төшүен бик тиз сизеп алды, шунда ук кире чигенде һәм озак кына тыелып утырырга мәҗбүр булды. Әйе, Рәшидә бүген бүтәнчәрәк иде шул! Ятсыну яки тарсыну кебек нәрсә һич сиздермәсә дә, киресенчә, бик мөлаем, җылы булып күренсә дә, ул бүген үзен Зөфәрдән беркадәр ерак тотарга тырыша иде. Күрәсең, беренче якынлык әле хатын-кыз өчен гел хиссияткә бирелеп, кочагын ачарга әзер тору дигән сүз түгел; күрәсең, теләмәсәләр, барысын онытырга да, яңадан кабатламаска да аларның кодрәтләре җитә…

Һәм алар күбрәк бер-берсенең күзләренә карашып, шул карашлары белән бер-берсен тикшереп-сынап һәм телдән әйтелмәгән кадәресен аңлатырга тырышып, озак кына сөйләшеп утырдылар. Зөфәр, теге вакытта үзе Турайдан киткәннән соң, аларның кайсы авылларда булуларын, ничек йөрүләрен, кайчан кайтуларын сорашты. Бу, әлбәттә, бик әдәпле, бик тыйнак сөйләшү иде, әмма ләкин иң чынын, иң кирәген сөйләшү түгел иде, чөнки бу минутта аларның күңелләрендә бөтенләй икенче уй, икенче хисләр иде. Сүз хәзер бары мәхәббәт турында, бер-берсен сагыну турында барырга тиеш – шул гына аларның күңелендә хәзер, әмма… Һаман нидер тота, кыюсызлыкмы, ялган оятмы телләрен һәм хәрәкәтләрен бәйләп тора иде. Моны аеруча тирән-үткен итеп Зөфәр сизеп утыра, һәм ничек кенә тыелып, әдәп саклап утырмасын, Рәшидә барыбер аны үзенә тарта, барыбер аның тулы иреннәре, күкрәкләре, тар юбкасы аша түгәрәкләнеп беленеп торган төз аяклары аны гел борчып-котыртып тора иде… Белә бит инде ул аны, татыды бит инде, шулай булгач, нигә кирәк бу тыелып азаплану, ялган әдәп саклап маташу? Рәшидә үзе дә сизми дисеңме?.. Юк, сизә булыр, сизәргә тиеш… Әнә бит Зөфәрнең тилмереп каравыннан ул да барысын төшенгәндәй исереп китеп, онытылып карый башлый ич!.. Чынлап та, иң кадерлесен, иң сакларга тиешлесен кызганмады лабаса, асылда бит, инде ул аныкы, йә, ни югалта ул хәзер?!

Шулай уйлады Зөфәр һәм үзенчә бик хаклы дип тапкан шул уй-хисен, тыелгысыз дәртен салмак-киеренке, әмма йомшак тавышы белән дә, ялварулы, әмма көйдергеч карашы белән дә Рәшидәнең йөрәгенә ничек тә үткәрергә, ничек тә аны үзенеке төсле үк хәлгә китерергә тырышты һәм ахырда, кара-каршы шундый бер «көйләнү»не сизеп булса кирәк, ул аның кулларыннан тотып, үзенә тарта башлады. Рәшидә, зәгыйфь кенә каршылык күрсәтеп, ләкин «барыбер инде!» дигәндәй, ихтыярсыз буйсынып, акрын гына урындыгыннан күтәрелде. Зөфәр, тиз генә торып, аның иңбашыннан кочаклап алды. Ханым, бер мәлгә хәлсезләнеп, гүя актык мәртәбә авыр, газаплы үкенүдән: «Нишләдем мин, нишләдем?» – дигән төсле, йөзе белән Зөфәрнең күкрәгенә капланып торды. Һәм шулай аз гына мескенәеп, онытылып торганнан соң, кисәк кенә кыюланып башын күтәрде, батыраеп, дымлы күзләре белән егетнең күзләренә төбәлде һәм, аяк очларына басып, кибеп киткән иреннәре белән егеткә үрелде.