– Йа Хода! – дип куйды ул. – Шул бер сүзне әйтергә дә көчең җитми ләбаса!.. Бик яшь шул әле син, кошчыгым, бик яшь!..
– Ә син картмыни?
Ул бер мәлгә тынып калды, аннары, гүя тәкатьсездән, бөгелә-сыгыла көлә башлады. Гадәтенчә бик кәефләнеп, рәхәтләнеп көлде ул. Бары көлеп туйгач кына, сүзен әйтә алды:
– Ах, Гөлгенәм, Гөлгенәм! Йә, ничек инде сине сабый димәссең?! Ләкин сабый авызыннан да кайчак бик дөрес сүз чыгып куя. Әйе, мин дә карт түгел шул, япь-яшь егет, тик шунысы бар инде: мин үз-үземә хуҗа кеше, бәйсез кеше, эшем өчен дә, сүзем өчен дә җавап бирә алам. Мәсәлән, мин сине, әгәр теләсәң, бүгеннән үк яучы җибәреп, әти-әниеңнән үземә сорар идем. Ләкин сизеп торам: алар сине миңа бирмәячәкләр. Вакыты җитмәгән әле. Аннары, мин бит бары музыкант кына, музыкадан башка минем бүтән бернинди дә байлыгым юк. Ә алар аны байлыкка санамыйлар.
– Бәхет – байлыкта түгел, диләр ич!
– Дөрес әйтәләр, акыллым! Тик байлыкны аера белергә кирәк. Менә синең йомшак, ягымлы тавышың, шушы сизгер бармакларың минем өчен зур байлык, һәм минем аларны бер дә ычкындырасым килми, – диде ул, көлемсерәп кенә, ләкин шунда ук җитдиләнеп өстәде: – Әмма сабыр итәргә туры килә, бәгырь, сабыр итәргә. Вакыты шундый, авыр, хәвефле вакыт… Сугышлар көчәеп китте. Бер яктан Колчак, икенче яктан Деникин… Минем дә гаскәргә алынуым бик мөмкин. Алмасалар да, Казанда тик ятып булмас. Беләсезме, безнең артистларның күбесе фронтларга китеп бетте инде, шунда уйнап йөриләр. Хөррият һәркемгә дә бик кадерле, дустым, сакларга кирәк аны ничек тә! Югыйсә Алла сакласын…
Нәкъ шушы минутта йорт ягыннан ниндидер хәрәкәт, тавыш ишетелгән кебек булды. Әнием торып чыкмадымы икән дип, мин курка калдым. Салих та, сүзен әйтеп бетермичә, колак салып тора башлады.
– Кемдер йөри, әнием булмагае, – дидем мин, тынычсызланып.
– Аз гына сабыр! – диде ул, кулымнан тотып.
– Вакыт, җаным!
– Бик тиз, кызганыч! – дип куйды ул, гүя үз-үзенә, аннары ашыгып әйтте: – Моннан соң без бер-беребезне югалтырга тиеш түгел, ишетәсеңме?.. Югалтмаска һәм аерылмаска! Ишетәсеңме?
– Ишетәм!
– Утарда күпме торырсыз икән?
– Белмим әле. Берәр ай торырбыз, ахрысы…
– Озак!.. Мин көтәрмен… Кайткач та Сабира аша хәбәр ит. Минем торган җирем Мещанский урамда, зәңгәр мәчеттән ерак түгел, Шиһап Әхмеров йортын сораса, һәркем әйтеп бирер… Ул минем җизнәм, онытмассыңмы?
– Юк, онытмам!
– Инде миңа вакытлыча Казаннан китеп барырга туры килсә, мин апамда хат калдырырмын, шул хаттан минем кайда икәнемне белерсең.
– Китмәссең әле…
– Бәлки, китмәм дә, китсәм дә – кайтырмын. Без күрешербез, Гөлгенәм! Тик… сине берәрсенә биреп кенә куймасыннар.
– Сөйлә тагын!
– Юк, мин болай шаяртып кына.
– Син үзеңне сакла!
– Тыныч бул!.. Син дә тазарып кайт!
– Рәхмәт! Миңа вакыт!
– Хуш алайса, бәгърем, хуш!.. Яле, миңа бер кара!
Мин аңа күтәрелеп карадым. Ул бер генә мизгел икеләнгән шикелле булды да аннары кинәт кенә мине үзенә тартып алды. Һәм сул кулы белән күкрәгенә кысып, иелә биреп, иреннәремнән суырып та үпте. Мин карышмадым. Ул янә икенче тапкыр, мөһер салгандай, озак итеп үпте.
– Җитәр! – дидем мин, хәлсезләнеп.
– Кичер! – диде ул буыла төшкән тавыш белән һәм мине кочагыннан җибәрде.
Бер мәлгә башым әйләнгәндәй мин чайкалып куйдым, ләкин шул секундта ук борылып китеп тә бардым. Салих, миләш агачына таянып, баскан урынында торып калды.
Ашыгып өй янына килсәм, торган кеше дә, йөргән кеше дә күренми, хәтта «саклап торучы» Сабирам да кәнәфигә кырын төшеп йоклап киткән. Тик ишегалдындагы агайлар гына атлары тирәсендә чуалалар – шуларны ишетеп курыкканбыз, күрәсең.
Ә бер сәгатьтән соң без, җыенып, яңадан юлга чыктык. Әүвәлгечә алдан Касыйм абый белән әнием, алар артыннан без, безнең арттан Салихларның пар аты – әйбәт кенә хәл алганнан соң җиңел генә юырттырып барабыз. Кырлар өстендә җәйге озын көннәрдә генә була торган сүлпән, хәрәкәтсез тынлык – барысы да талчыккан, оеган, хәтта кошлар да очмый. Арттагы егетләр дә бик тын – уйнамыйлар да, көлгән-сөйләшкән тавышлары да ишетелми. Шулай кирәк. Минем дә күңелем шушы талгын тынлык белән тулы. Миңа рәхәт, миңа тавыш та, уен да – берни дә кирәкми. Барысы да үз эчемдә минем – кояшы да, чәчәкләре дә, музыкасы да! Мин Салихның әйткән сүзләре турында да уйламыйм, мин әле тик аның үбүе турында гына уйлыйм. Чөнки аның үбүе минем иреннәремдә саклана, чөнки бу минем егет кеше белән беренче мәртәбә үбешүем. Беренче мәртәбә!.. Гомерең буена да онытылмыйдыр инде ул…
Менә бервакытны Салихлар пар аты безне чаптырып узып китте. Күпмедер җир узгач, сулга каерылган юл башында алар туктадылар. Безнекеләр дә туктады. Шушында аерылышабыз икән. Аерылышабыз… Алар – сулга, без – турыга. Йөрәккәем, тыныч бул, гомерлеккә түгел ич!.. Егетләр, тарантасларыннан төшеп, безнең белән саубуллаша башладылар. Салих иң элек әнием һәм Касыйм абый белән саубуллашты. Аннары безнең янга килде. Башта Сабирага кулын бирде, тик иң ахырдан гына миңа сузды. Минем аңа бик туры итеп, өзелеп, бирелеп карыйсым килде, әмма күз яшьләремне тыеп кала алмам дип курыктым. Ә ул, нидер көткәндәй, минем кулымны һаман җибәрмичә торды. Бары иң соңгы минутта гына мин аның пышылдап әйткән сүзен ишеттем: