Выбрать главу

– Онытма!..

Без кузгалдык. Шунда ук өч егет безнең арттан скрипка, гармун, мандолинада «Аккош маршы»н уйнап та җибәрделәр. Мин бөтен гәүдәм белән артыма борылдым. Аларның атлары кузгалмаган иде әле. Салих җиргә баскан да, кечкенә гармунын күтәрә биреп, тибрәндереп, илаһи бер дәрт белән уйный инде, әйтерсең менә күкрәгеннән безгә аккошның үзен очырмакчы була! Мин ак кулъяулыгымны чыгарып аңа кат-кат болгадым, аннары… кинәт кенә Сабираның алдына бөгелеп төштем.

ХV

Менә бер атна инде без утарда яшибез. Килгәч тә, утарның бөтен тирә-ягын Сабира белән икәү йөреп чыктык. Монда дөнья гаҗәп иркен һәм буш – кешеләрдән буш. Иң якын мукшы авылы да моннан биш чакрымда. Халык йөри торган олырак юл да бу тирәдән үтми – әнә шундый бер аулак, тыныч почмакта икән безнең утарыбыз.

Һәм шушында без бары алты кеше торабыз: утарны караучы Әхмәтша абзый хатыны Бәдерниса апа белән, аннары Касыйм абый белән без. Өч хатын-кыз. Җитмәсә әле, ике җирдә: Әхмәтша абзыйлар – ихата эчендәге кечкенә өйдә, ә без калай белән япкан зур өйдә торабыз. Бер уйласаң, куркыныч та инде. Явыз адәмнәргә, килеп, безне харап итеп китү ни тора?.. Ләкин аны уйламыйсың, ваемсыз гына тора бирәсең… Аннары утарны бозау чаклы ике зур эт саклый. Көндез алар бәйдә, келәт астында яталар, тик караңгы төшкәч кенә, Әхмәтша абзый үзләрен бәйдән ычкындыра. Өч чакрымнан кеше якынлашканны сизәләр, ди Әхмәтша абзый. Тавышлары да аларның котыңны алырлык. Шуның өстенә Касыйм абыйның ау мылтыгы бар, кичтән шуңа патрон тыгып яткан була. Хәер, моның әллә ни ышанычы юктыр инде, чөнки мылтыкның чыны да халык арасында күп таралган, диләр.

Ләкин безнең өчен шунысы бик әйбәт: төннең хәзер иң кыска чагы. Бер яктан караңгы төшәргә өлгерми, икенче яктан әкрен генә сызылып таң да ата башлый. Ә көн яктысыннан пәриләр генә түгел, төрле куркыныч уйлар да кача.

Сабира белән без икәү күп йөрибез – югыйсә бу озын көнне кая куеп бетерәсең? Вак-төяк эшләрдән, ятып ял итүләрдән соң да әллә никадәр вакыт кала әле. (Монда, гомумән, вакыт дигән нәрсә бик мул һәм бик бәрәкәтле икән.) Әхмәтша абзый икебезгә дә каен тузыннан яңа тубаллар тегеп бирде – шуны беләгебезгә эләбез дә йә кырга, йә инеш буена чыгып китәбез. Кеше аягы басмаган җирнең байлыгына исең китәр!.. Кырга чыксаң, чирәм арасында оясы-оясы белән җир җиләге пешеп ята, инеш буендагы куаклыкларда учлап алырлык карлыган да бөрлегән (тик катырак әле алар), ә тау итәгендәге чиялек бөтен иңе белән тоташ кызарып тора. Җыеп алучы да юк, ичмасам!.. Без башта, бер дә күрмәгәндәй, бик комсызланып җыйган идек. Көн дә тубалларыбызны тутырып йә җиләк, йә карлыган алып кайтабыз. Әнием, чүпләп, чистартып, әзрәк варенье да кайнатты (шикәр аз шул) күп итеп киптерде, күп итеп кагын койды. Аннары ул да бу эштән туйды.

– Җитәр, ташымагыз, кая куеп бетерергә белмим, – диде.

Ә безгә эш кирәк, безнең җыймыйча хәлебез юк. Сабираның карлыган ашый-ашый авызы каралып бетте инде.

Әнә шулай үтә минем көннәрем. Ашау-эчү Аллага шөкер! Чирәмдә генә йөргән сыерларның сөте, каймагы, яшь тәкә ите, шуның өстенә көн дә өч-дүрт шешә кымыз да эчәм. Берзаман, бөртеккә эләккән тавык шикелле, күзгә күренеп тула да башладым. Хәтта курка калдым: әгәр шуннан юанаеп китсәм, нишләрмен?! Ә Сабира, явыз, көлә генә: «Кияүгә чыккач нечкәрерсең», – ди.

Әмма тәнгә тазарудан да бигрәк, минем күңелем көр, кәефем яхшы иде. Миңа рәхәт, миңа хозур – әйләнәмдә шау чәчәктән сугылган кыр-ялан, чуер ташлар өстеннән уйнаклап йөгергән инеш, каршыда тын гына басып торган мәһабәт тау – кәҗә бәтиедәй сикерә-сикерә чап, тавына менеп кит, инешендә кояштан янган битеңне, түшләреңне ю – тагын ни кирәк миңа?! Ләкин, чын дөресен генә әйткәндә, бу ваемсыз рәхәтлек, бу шаян кәеф мондагы шифалы табигатьтән генә түгел иде, әлбәттә. Мин әле Салих белән очрашудан айныганым юк, мин әле аның сүзләрен күңелемдә йөртәм, минем әле үзем генә белгән бик кадерле серем бар. Без бергә булырбыз, бәгърем, мин шул өмет белән яшим, диде ич ул миңа. Ә өмет – канат бит ул, ак канат!.. Менә шул җилкендерә, шул очындыра инде мине дә! Аяз, бик аяз әле баш өстемдәге күгем дә!

Утарда бер атна чамасы торганнан соң, Касыйм абый, хатыны белән балаларын алып килер өчен, Сембергә кайтып китте. Без инде аңа озак тормагыз, дип, бик нык әйтеп калдык. Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, ул киткән көннең кичендә үк, бөтен дөньяны иңләп, таулар ишелгәндәй күкрәп, өстебезгә давыллы яңгыр килде. Төне буе яшен өйнең бөтен тәрәзәләрен өзлексез яктыртып, дөм караңгы тышны чатыр да чотыр телгәләп, үкереп-дулап, яңгырны уратып-уратып койды гына. Гарасат купты дип торабыз. Шулхәтле котыбыз алынды – кая керергә, нишләргә белмәдек. Яшен китереп сугар да өебез гөлт итеп китәр төсле, билләһи менә!.. Сабира белән икәү өйнең түр почмагына, идәнгә кочаклашып утырдык та эчебездән генә бөтен белгән догаларыбызны бутый-бутый укыган булдык. Шул чакта да Сабира, тиле, шырык-шырык көлә тагын. «Ник көләсең?» – дигәч, «Ишетмәдеңмени, Хозыр-Ильяс бабайның күчәре шартлап сынды бит», – ди, юньсез! Тәүбә дә итми, ичмасам! Әнием генә куркуын алай бик сиздермәде. Авыз эченнән генә укынып, ишек-морҗаларны тикшереп, тәрәзә пәрдәләрен төшереп, һаман йөренеп торды. Ул төнне инде безгә күз йомарга туры килмәде. Ә таң алдыннан давыл басылды, бераздан яңгыры да туктады, күк ачылды һәм менә ялт итеп кояш та чыкты. Гаҗәеп якты, йомшак, юеш исле, җем-җем уйнаклап торган көн туды. Без йөгерешеп ишегалдына чыктык. Кара шарлавыклар котырынып, күбекләнеп түбәнгә таба һаман ага иде әле. Ихата уртасында ыштан балакларын тездән югары сызганган, кулына тимер көрәк тоткан Әхмәтша абзый исе китеп карап тора: «Ну, бирде дә соң Ходаның хикмәте! – ди, башын чайкап. – Ярый әле, мал-туарга зыяны тимәгән, тик әнә мунчаның кыегын туздырган да ишегалдында торган арбаны агызып киткән», – ди. Ә безгә кызык, безгә анысы гына җитми, мунчаны агызып киткән булса, безгә тагы да кызыграк булыр иде.