Выбрать главу

Дүрт көннән соң Касыйм абый да хатын, бала-чагаларын төяп кайтып җитте. Аларга ияреп, икенче атта бер ханым белән бер егет тә килгәннәр иде. Әнием бу ике кунакны аеруча куанып каршы алды.

– Һай, кадерле кунаклар, менә рәхмәт, менә килеп яхшы иттегез! – дип, аларның бер алдына, бер артына төште.

Дөрестән дә, болар ни җитте генә кешеләр түгел иде. Сара апа бөтен килеш-килбәте, өс-башы белән бай чиновник хатыннарына охшаган: гәүдәгә мәһабәт, таза, түгәрәк-тулы битле, ап-ак юан муенлы, чәч толымарын да ул нәкъ марҗаларча баш өстенә урап өеп куйган. Өстендә ак сүченчәдән бик иркен тегелгән җәйге җилән, кулында кояштан сакланыр өчен бамбук саплы, бик нәкышләп эшләнгән япон зонтигы… Кыяфәтендә аның татарныкы дип әйтерлек бернәрсә дә юк иде. Хәтта сөйләшүе дә татарча өйрәнгән рус хатыннарыныкы кебегрәк. Әнием белән алар кыз чакларыннан ук якын танышлар, минем дә шулай ук беренче мәртәбә генә күрүем түгел.

Егет исә Сара апаның бердәнбер улы. Исеме – Газиз, аларча әйтсәк – Азиз… Әнисенә бер дә охшамаган – озын-ябык, йөзе каратутлы, күзләре дә чем-кара. Ул да европча киенгән, өстендә җиз каптырмалы кара накидка, башында ак панама, ә накидка астында ачык сорыдан бик шәп тройка… Ул инде коммерческий училищены бетергән, Салихка караганда яшькә дә олырак булырга тиеш.

Менә шулай. Бала-чагалар да кайткач, кадерле кунаклар да килгәч, безнең тып-тын утарыбыз бердән җанланып китте. Ыгы-зыгы, шау-шу көчәйде. Ашау-эчү мәшәкатьләре дә артты. Ләкин болардан зарланган кеше юк, киресенчә, бар да шат, бар да бик канәгать, көлү-сөйләшүләр дә бер генә минут та диярлек тынып тормый. Әлегә әйтәсе дә түгел, күңелле минутлар.

Сара апа ни сәбәптер миңа бик игътибарлы. Елмаеп кына карый, сөеп кенә дәшә, ике сүзнең берендә «Сүеклем!» дип кенә тора. Кайчагында, исе киткәндәй, русчалап: «Однако же, какая ты прелесть, Гулечка моя!» – дип тә куя, мине тәмам кызартып.

Ә улы менә бер дә алай түгел. Бик аз сүзле, миңа әллә ни игътибар да итмәгән төсле, дөрес, каравын карый инде, ләкин махсус «ухаживать» иткән булып эчемне пошырмый. Әллә бик әдәпле, әллә артык кыюсыз – мин әле белеп тә җиткерә алмыйм. Һәрхәлдә, зарарсыз егет.

Шулай да без аны, кунак егете булгач, үзебез белән ияртеп йөрибез. Ике ахирәт апаның сүзләре һич бетәрлек түгел, аулакка китәләр дә берөзлексез нидер сөйләшәләр дә сөйләшәләр. Вакыт-вакыт Касыйм абыйны да чакырып алалар. Ә безне, барыгыз әнә Газизгә матур җирләрне күрсәтегез, дип, өй тирәсеннән куып кына торалар. Һәм без өчәүләшеп йә кырга, йә инеш буена чыгып китәбез. Ләкин Сабира да, мин дә, өйрәнелгән гадәт буенча, ирексездән диярлек гел җиргә карап, җиләген-фәләнен эзләп йөрибез, ә Газиз, кымыз шешәләрен күтәреп, безнең арттан тавышсыз гына ияреп йөри. Без дәшмәсәк, ул авызын да ачмый. Болай килешми бит инде. Кунак егетен сөйләндерергә кирәк ич, ләкин мин үзем нишләптер һич кенә дә менә сүз таба алмыйм. Шуны сизепме, Сабира аның игътибарын күбрәк биләргә тырыша. Сабирага уйлап тору кирәкми, теленә килгәнне әйтә дә сала.