Выбрать главу

Бер ул тотты да сорап куйды:

– Газиз әфәнде, сез кем буласыз?

Егет, бичара, аптырап калды:

– Аңламадым, туташ!

– Нинди кеше, дим?

Егет иңбашын гына җыерды.

– Белмим.

– Ничек белмисез?.. Кәмисәр түгел инде сез, анысы күренеп тора. Әртискә дә охшамагансыз. Купич малаемы әллә?

– Мин банкта служить итәм.

– Алайса, сездә акча күптер инде.

– Акча – казённый, туташ!

– Шулаймыни? Кызганыч!

Мин Сабираның бу тиле-миле сөйләнүеннән егетнең хәтере калмагае дип курка калдым, шуңа күрә үзем дә сораган булдым:

– Банклар эшлимени әле?

– Акча барында банк эшләмичә тормый, туташ!

– Яптылар түгелме соң?

– Алар – частный банклар.

– Алай икән. Сез безне наданлыкта гаепләмәгез инде, Газиз әфәнде!

– Что сез! Боже упаси!

– Кая, кулыгызны бирегез әле, – диде Сабира аңа. – Бирегез, бир, курыкмагыз, тешләмәм! Упаси!

Егет кыюсыз гына кулын сузды, ә Сабира аның учына тутырып җиләк салды.

– Ашагыз, сезнең өчен кызарып пешкәннәрен генә җыйдым. Ату безнең ялан җимешен авыз да итмичә китәр идегез бугай.

– Рәхмәт, туташ, рәхмәт! – диде егет, баш иеп.

Ә икенче бер йөрергә чыкканда, Сабира, явыз, аңардан: «Безнең Гөләндәм туташ сезгә ошыймы?» – дип сорамасынмы тагын.

Миңа шултикле уңайсыз булып китте – түзмәдем, Сабираның аркасын төяргә тотындым:

– Менә сиңа! Менә сиңа!.. Телеңә тилчә дә чыкмый, ичмасам!..

Егет тә бик кызарды, күпмедер вакыт ни әйтергә дә белмичә торды. Аннары, түбән карап кына:

– Мин бит Гөләндәм туташны күптән беләм, – диде.

Сабирага бу җитә калды:

– Әнә ишетәсеңме, Газиз әфәнде, сине беләм, ди. Күргәнегез дә бармы?

– Әйе, бар.

– Әнә, әнә ишетәсеңме, күргәнем дә бар, ди!

– Ә мин белмим, белмим, күргәнем дә юк! – дидем мин, кырт кына кисеп.

– Оныткансыздыр, – диде егет уйчан гына.

– Бәлки.

– Сез ул чакта яшь кенә кыз идегез.

– Кайчан соң ул?

– Ну… моннан бер өч ел элек. Казанга баргач, мин Мәликә тәтәй белән күрешер өчен сезгә кергән идем. Без сөйләшеп утырганда, сез мәктәптән кайтып кердегез. Мәликә тәтәй: «Менә бу минем кызым Гөләндәм», – диде. Мин торып баш игәч, сез миңа реверанс ясадыгыз, ләкин шунда ук чыгып та киттегез.

Кылт итеп исемә төште: әйе, кайчандыр мин үзебездә студент формасы кигән бер чандыр гына егетне күреп калган идем шул. Әнием соңыннан аны «бик әдәпле егет икән» дип мактап та торды. Ничек итеп онытканмын, күргәч ничек танымаганмын – шуңа исем китә. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге, диләрме әле?.. Шулайрак килеп чыкты шул. Хәзер инде исемә төшсә дә, таныдым дип әйтүе ничектер уңайсыз. Бөтенләй игътибарсызлыгымны икърар итү була. Шуңа күрә кыенсынып кына:

– Бәлки, шулай булгандыр, – дидем. – Ләкин сез гафу итегез, минем бөтенләй хәтеремнән чыккан.

– Зарар юк, – диде егет тыныч кына.

Ә өч көннән соң алар китеп тә бардылар. Өч көн буена әнием белән Сара апа һаман нидер сөйләштеләр, ләкин барыбер сүзләре бетмәгәндер, ахрысы, чөнки аларны озатканда әнием кат-кат:

– Тору кирәк иде бит әле, тору кирәк иде, бигрәк тә тиз китәсез инде, – дип үрсәләнде.

Сара апа да, ачынып:

– Ах, Мәликә җаным, бик кенә торыр идек тә бит, мөмкин түгел шул, – диде. – Азиземә комиссары өч кенә көн вакыт бирде. Нишлисең, заманасы бит, заманасы!

– Тиздән тагын күрешергә Ходай насыйп итсен инде, – диде әнием. – Газиз улым, Казанга юлың төшсә, туры үзебезгә кил!

– Рәхмәт, тәтәй! – диде егет, башын ия биреп.

Тарантаска утырыр алдыннан, Сара апа мине: «Килче, гүзәлем!» – дип чакырып алды һәм, аналарча тулы күкрәгенә кысып, аркамнан сөйде. Ә нидер көткәндәй миннән күзләрен алмыйча карап торган улына мин инде үзем кул суздым (әдәп кагыйдәсе кушканча); ул шуңа бик куанып, түбәнчелек белән минем бармак очларымны кысты.

Кунаклар киткәч, гадәттә, күңелсез булып кала. Әйләнәдә бушлык туа, эч поша… Ләкин минем өчен бу гадәти күңелсезлек кенә түгел иде. Ниндидер билгесез бер борчылу, тынычсызлану орлыгы салып киттеләр алар минем йөрәгемә. Ни өчен, нинди максат белән килделәр дә киттеләр? – Шушы нәрсә ихтыярсыздан мине әледән-әле уйландыра иде.

Ә бер биш-алты көннән соң кинәт минем моннан тизрәк кайтып китәсем килә башлады. Һичнәрсә – бу тып-тыныч утар үзе дә, әйләнәсендәге бик тә ямьле кырлары-яланнары да, җыеп бетермәслек җиләкләре-чәчәкләре дә – берсе дә күземә күренмәс булды. Әйтерсең үкереп торган диңгез уртасындагы ташландык бер утрауда яшисең, билләһи!.. Салихның сүзләре исемә төште: «Дөнья искиткеч тиз үзгәрә!» – дип әйткән иде ул миңа. Үзгәрмиме соң!.. Шәһәрләрдә, авылларда әллә ниләр бардыр әле. Кешеләрне әллә ниләр көтәдер. Бу үзгәрешләр кемнәргә генә кагылмый торгандыр. Бәлки, Салихка да тигәндер, бәлки, миңа да тимәкчедер… Күңел тыныч түгел, күңел йолкына, күңел нидер сизенә!.. Юк, артык монда калырга ярамый, китәргә, китәргә, тизрәк китәргә!