Билгеле инде, әниемне дә бик нык кыстый башладым. Көн дә китү турында сүз чыгармыйча калмыйм. Әнием, гаҗәпләнеп: «Ни булды сиңа?» – ди. «Берни дә булганы юк, – дим, – кайтасым килә – менә шул!..» Җитмәсә, Касыйм абый да авыз ачтырмый, балалар да «китмисез!» дә «китмисез!» – дип, итәккә ябышалар. Ләкин әнием тиздән үзе дә китәргә кирәк дигән карарга килде. Өч атна тулып узды бит инде. Ә Казанда өй ялгыз, әтием ялгыз, минем дә торасым килмәгәч, монда артык ятуның мәгънәсе юк иде.
Соңгы мәртәбә Сабира белән икәү каршыдагы текә тауга мендек. Яшел үзәннәр, сөзәк калкулыклар аша күгелҗем томан эченә китеп югалган ялан-кырларга, офыкларны каплап караеп торган урманнарга, ерактагы авылларның ялтырап күренгән чиркәү гөмбәзләренә сүзсез генә карап тордык.
Ә түбәндә, инеш аша гына, безнең утарыбыз – моннан кечкенә, боек кына булып күренә… Менә без китәбез, шуннан соң Касыйм абый да бала-чагаларын төяп кайтып китәр. Утар бөтенләй кешесез калыр. Ә күпме матурлык аның әйләнәсендә!.. Тапталмаган матурлык!.. Яңадан сиңа килү насыйп булыр микән, утарчык, бәгърем?.. Әллә син үзең дә тиздән бетәрсеңме икән?
…Әле балалар да йокыларыннан уянмас борын, җәйге кояш белән бергә торып, без утардан чыгып киттек. Бу юлы безне Әхмәтша абзый пар атта илтә барды. Үз кешебез булгач, ничектер җан да тынычрак, баруы да күңеллерәк иде… Көн кызуында, атларга ял бирер өчен, бер урман ышыгында туктап, яшел чирәмдә генә үзебез дә ашап-эчеп, әзрәк кенә баш та куеп алдык. Ә караңгы төшәр алдыннан, бер татар авылына җитеп, Әхмәтша абзыйның баҗа тиешле кешесенә куна кердек. Ашлар өлгертеп, безне бик әйбәт кенә сыйладылар. Икенче көнне инде төш вакытларында үзебезнең Казаныбызга да кайтып җиттек.
Бу инде июль ахырлары иде. Шәһәрдә эссе, бөркү, тузан – утардан соң тончыгып үләрлек! Шулай да үз шәһәрең, үз өең җанга якынрак шул… Әтием дә исән-имин генә торган. Болай тынычлык икән, ләкин азык-төлек хәлләре бик читенләшкән, шәһәрдә гаскәриләр дә бик күбәйгән.
Ә минем үз кайгым – Салих кайда икән, мин кайтканны белми инде ул, ничектер хәбәр итәсе иде бит үзенә! Кирәк булсам, Сабираны җизниләр өенә җибәрерсең, дигән иде, ләкин бер сылтаусыз җибәрүе әллә ничек уңайсызрак бит әле. Бераз сабыр итәргә туры килер инде.
Әмма… сылтау үзен озак көттермәде. (Сылтауның да ниндие генә әле…) Кайтуыбызга өч-дүрт көн узды микән, әнием менә бервакытны мине үзләренең йокы бүлмәсенә чакырып алды. Әтием өйдә юк иде. Утырырга кушты. Мин эчемнән генә: «Бу нинди утырып сөйләшерлек сүз икән?» – дип, зур сандык өстенә утырдым. Әнием дә минем яныма утырды. Миңа карап әз генә дәшми торганнан соң, ашыкмыйча гына сүзен болай дип башлады:
– Кызым, әйтәсе сүзем бик мөһим, яхшылап тыңла. Хәер, мин моны сиңа утарда чакта ук әйтергә тиеш идем, ләкин өйгә кайтып, әтиең белән дә мәслихәтләшүне кирәк таптым. Ийе, Алланың язганы шулдыр инде, кызым, сине бер бик яхшы җиргә сорап торалар бит әле.
Мин инде сүзнең башыннан ук нәрсә ишетәсемне сизенгән идем һәм, бөтен тәнем белән ирексездән куырылып, таш сын шикелле өнсез дә калган идем. Шулай да, үземне көчләп диярлек, аңлап бетермәгәндәй сорадым:
– Ничек… сорап торалар? Ни дигән сүз ул?
– Син инде бала түгелсең, – диде әнием сабыр гына, – кыз кешене сорауның нәрсә икәнен, шәт, үзең дә аңлыйсыңдыр. Сине Сара апаңның улы Газизгә сорыйлар.
– Туктале, әнием… Мин һаман да аңлап җиткермим… Ни өчен сорыйлар, нигә, нинди максат белән?
– Һай Аллам, бала булмале, Гөләндәм!.. Сине Газиз әфәндегә кияүгә сорыйлар, менә шул!
Мин урынымнан сикереп тордым.
– Бу була торган эш түгел ич, әнием!
– Тукта, сабыр! – диде әнием, мине кулымнан тотып. – Ни өчен була торган эш түгел?.. Һәрбер кыз бала үсеп җиткәч кияүгә чыга. Барыбызның да башыннан кичкән… Сиңа да вакыт.
– Юк, юк, вакыт түгел!..
– Анысын инде менә мин – әниең – яхшырак беләм. Аллага шөкер, унҗидең тулды.
– Барыбер мин теләмим, теләмим…
– Тукта, котырынма әле син! – диде әнием, кинәт ачуланып. – Яхшылап тыңла!.. Мондый эштә корт чаккан шикелле чәбәләнергә ярамый. Акыл белән уйлап эшләргә кирәк… Безнең ризалыктан, безнең фатихадан башка синең аяк атларга да хакың юк – шуны беләсеңме син?.. Синең киләчәгеңне кайгырту безнең вазифа, Аллаһе Тәгалә тарафыннан безнең өскә йөкләтелгән ул… Ә без синең өчен Газиз Акбирдинны иң мәгъкуль кеше дип табабыз. Үзең дә күрдең, Газиз әфәнде укымышлы, чын мәгънәсендә интеллигент кеше, гаять тәрбияле, әдәпле, тыйнак егет. Дөнья күргән яхшы кешеләрнең уллары… Үзе әйбәт урында хезмәт итә. Аяк-кулы да таза… Тагын ни кирәк?