Выбрать главу

Ләкин минем инде тыңлап торырлык сабырлыгым калмады. Мин курка башладым. Әйтерсең башыма ефәк җәтмә ташлап, мине каядыр әкрен генә сөйриләр, – уралып бетмәс борын, миңа котылырга кирәк, котылырга!.. Кулымны әнием кулыннан тартып алдым да:

– Юк, юк, ишетәсем дә килми, ишетәсем дә! – дип, бүлмәдән атылып чыгып та киттем. Әнием артымнан:

– Гөләндәм! – дип кычкырып калды.

Менә кайчан башланды ул! Бу уен түгел, бу хәтәр, бик хәтәр!.. Хәзер инде һәр көнне сүз шул хакта гына барыр… Үгет-нәсыйхәт, ялвару, куркыту, күз яше… Бигрәк тә әтием белән сөйләшү мине куркыта – күп тә сөйләмәс ул, әмма хөкем карарыдай рәхимсез булыр аныкы… Йа Ходам, көч бир, ярдәмеңнән ташлама! Әллә ничек бик кинәт төште әле бу минем башыма, бөтенләй менә зиһеннәрем таралып китте. Хәлбуки мин… мин мондый хәлнең буласын күптән сизәргә, сизү генә түгел, көтәргә тиеш идем ләбаса!.. (Хәтта Салих та, көлеп кенә булса да, үзеңне берәрсенә биреп куймасыннар, дип әйтте ич!) Билгеле, Касыйм абый килүдән үк башланган булырга тиеш бу эш, беренче хәбәрне дә, һичшиксез, ул китергәндер – әти-әнием белән озаклап сөйләшүләре шул чакта ук миндә ниндидер шик-борчылу тудырган иде бит инде. Ә безне утарга алып китүе? Миңа ял кирәк, имеш! Ярый, шулай да булсын, ди. Әмма ләкин төп максат мине Сембер егетенә күрсәтү булган түгелме соң? Сара апаның, улын ияртеп, махсус шуның өчен генә килеп китүе – бу бит инде сукыр кешенең дә күзен ачарга тиеш иде. Ә мин?.. Бу хәтле дә беркатлы сабый булырга кирәк бит, җитмәсә, сизеп торган өстенә!..

Салих, бәгърем, менә безнең дә сыналу сәгатьләребез килеп җитте. Бөтен өметем, ышанычым бары синдә генә!.. Син ни әйтерсең – минем язмышым хәзер шуңа бәйләнгән… Үзең кушканча, мин сиңа бүген үк Сабираны җибәрәм – безгә ничек тә тизрәк очрашып сөйләшергә кирәк. Мин бик мохтаҗ синең сүзеңә, синең кулыңа, кадерлем!..

Ләкин… эчемнән аңа әнә шулай мөрәҗәгать итсәм дә, мин Сабираны бүген үк җибәрүдән тыелырга булдым. Чөнки әнием, һичшиксез, моны сизәчәк һәм Сабираны беркая да җибәрмәячәк. Безгә дә әзрәк хәйләкәр, акыллырак булырга кирәктер инде. Бер көн эчендә генә әллә ни булмас әле. Ә иртәгә Сабира кая да булса чыкмыйча калмас һәм шул чагында тиз генә барып та әйтер… Шулай уйлап куйдым мин. Үземчә саграк эшләргә тырыштым.

Ә кичен Сабира мине чәйгә чакыра менгәч, аңа әйттем:

– Чәйгә төшмим. Әниемә әйт, туташның башы авырта, диген. Мине борчымасыннар… Инде, Сабира җаным, сиңа сүзем бар, яхшылап тыңла. Иртәгә, берәр йомыш белән шәһәргә чыккач та, син иң элек Салих абыеңны барып тап. Аның торган җире зәңгәр мәчеттән ерак түгел, Шиһап Әхмеров йортында. Сорашсаң – күрсәтерләр. Салихны чакырып чыгар да әйт: «Туташның бүген үк сезне күрәсе килә, кичектерергә ярамый, очрашу урынын һәм вакытын үзегез әйтеп җибәрегез», – диген. Аңладыңмы?

– Моны да аңламаска!

– Берүк әнием сизә күрмәсен!.. Син минем хәлемне беләсеңме, Сабира?

Кинәт күземә яшьләрем килеп тыгылды – мин тизрәк йөземне капладым. Сабира, башымнан сыйпап, мине юатырга тырышты:

– Беләм, җаным, барысын да беләм… Тыныч бул, кушканыңны шоп-шома эшләрмен, чуртым да сизмәс!..

Минем аңа бик тирән рәхмәтемне әйтәсем килде, тик яшьләрем генә ирек бирмәде… Сабирадан соң минем яныма бүтән керүче булмады. Әнием дә, кыз баланың тузгыган күңеле бераз басылсын, тынычлансын, дигәндер инде. Иртәгә тагын кирәк кадәр әйтерләр, тагын тынычланырга вакыт бирерләр – менә шулай көн саен әйтә-әйтә, әкренләп мине күндермәкче дә булалардыр. Ах, авырдыр, бик авырдыр моның кебек басымга каршы торулары!..

Ниләр генә уйлап бетермәдем мин бу төнне!.. Бер генә минутка да күз алдымнан Салих китмәде, бер генә минутка да аның белән иртәгә очрашуым уемнан чыкмады… Саташып бетә яздым. Ләкин, күпме генә уйласам да, киләчәк минем өчен билгесез иде. Ни көтә мине, ни булып бетәр моның ахыры?.. Әле көн туасы бар, әле аның сүзен ишетәсем бар. Йа Хода, сабырлык бир миңа!..

Билгеле, мин Сембер егете турында да уйландым. Ачуым аңа юк кебек, әмма гаҗәпләнүем зур иде. Үзе бит ул миңа берни дә сиздермәде. Эшне шулай әниләр аша гына йөртергә теләде микәнни бу «бик тәрбияле», «бик акыллы», «бик мактаулы егет?.. Гаҗәп, гаҗәп!.. Сез нәрсә, мине кулдан гына ала торган бер курчак дип белдегезме әллә?.. Ялгышасыз ич, Газиз әфәнде, ялгышасыз!..

Кайчан йоклап киткәнмендер – белмим, берзаман күземне ачып җибәрсәм, каршымда Сабира басып тора. Күзләре елтырый, авызы ерылган кызыйның!

– Әллә бардың дамы? – дип сорадым мин, тиз генә урынымнан кузгалып.

Сабира «лып» итеп караватым читенә утырды да, иңбашымнан кочып, битемә иелде.