Сөйләргә… Ләкин кирәкме соң инде ул хәзер? Нәрсәне генә үзгәртәчәк минем сөйләп маташуларым? Әмма ни өчен килдем соң мин аның янына?.. Зарыгып көтеп, ашкынып, өметләнеп, хыялланып… Һич югы, белеп калсын!
Шактый дәшә алмый торып, үземне көчләп диярлек әйттем ахырда:
– Мине… бирмәкче булалар…
Салих чак кына тайпылып куйды:
– Бирмәкче?! Аңлап бетермәдем, бәгырь!..
– Соң инде… кияүгә, дим.
– Ах, шулаймыни! Сине кияүгә бирмәкче булалар? Ниһаять, аңладым! – диде ул, көләргә итеп. – Кара син аны!.. Хәер, мин сиңа әйттем түгелме?.. Менә күрдеңме! Синдәй кызны озак тоталармы соң! – Аннары ул җитдиләнеп сорады: – Хуш, кайчанрак бирмәкче булалар инде?
– Анысын белмим әле.
– Кемгә, нинди кешегә?
– Бер… Сембер егетенә.
– Син аны күрдеңме?
Мин икеләнебрәк тордым да әйттем:
– Ийе, күрдем.
– Кайчан, кайда?
– Әнисе белән утарга килгәннәр иде.
– Алай икән, – диде ул, шактый караңгыланып. – Шунда булдымыни инде танышу-сөйләшүләр?..
– Сөйләшү булмады, мин бернәрсә дә белмәдем.
– Кичер, бәгырь!.. Шулай да кайчан белдең соң син?
– Әнием моны миңа кичә генә әйтте.
– Кичә генә?! Нәрсә диде инде әниең?
– Сине… әнә шул егеткә сорыйлар, диде.
– Әлбәттә, чыгарга кирәк, дигәндер инде.
– Ийе, әтием дә, әнием дә бик телиләр.
– Һәм егет тә шәптер инде, – диде ул, ашыгып. – Баймы, укыганмы?
Мин аның теләмичә ирексездән генә соравын сиздем, шулай да турысын гына әйтергә булдым:
– Байлыгын белмим… Үзе ул коммерческий училище бетергән, хәзер ниндидер банкта хезмәт итә икән.
– Зур хәбәр китердең син миңа, бәгырь, көтелмәгән зур хәбәр!..
Шуннан соң ул нык кына уйга калды, күксел-зәңгәр күзләре дә караңгылана төшкәндәй булды. Мин дә, аңа комачауларга теләмичә, тик кенә көтеп утырдым. Күпмедер вакыт шулай уйга калып торганнан соң, ул, ниһаять, миннән әкрен-йомшак кына итеп сорады:
– Йә, Гөләндәм, үзең… үзең соң нәрсә уйлыйсың?
Нәрсә уйлыйм мин? – Бу да бит аңа ачык булырга тиеш. Әллә үз авызымнан ишетәсе киләме? Ләкин мин аңа бик гади генә итеп әйттем:
– Мин менә сиңа килдем.
Ул иелеп минем кулымны үпте, бу аның бик риза булу, бик якын итү билгесе иде.
– Бик дөрес иткәнсең, кадерлем, бик вакытлы килгәнсең, – диде ул, дулкынланып. – Теге бакча түрендә сөйләшкәнне онытмагансың икән, рәхмәт сиңа, рәхмәт!.. Без, әлбәттә, бергә булырга тиешбез. Вәгъдә – иман!
«Ничек итеп соң, Ходаем?» – дип уйлап куйдым мин. Ә ул сөйли бирде:
– Тик син мине гафу итә күр! Мин үз исәбемдә шактый ялгышканмын икән. Теге чакта көлеп кенә, сине биреп куймасыннар, дип әйтсәм дә, мин моңа күңелемнән һич тә ышанмаган идем. Каты көрәш бара, сугыш бетмәгән, кешеләрдә хәзер өйләнешү кайгысымыни, дип уйлаган булдым. Шуңа күрә безгә дә азрак сабыр итәргә мөмкиндер дип, үземчә исәпләгән идем. Ләкин кешеләр безнең язмышларны башкачарак хәл итмәкче булганнар икән. Әмма без аны үзебезчә хәл итәргә тиешбез!
Ул бер генә секундка тукталып, миңа беравык бик төбәлеп карап торды. Һәм яңадан кызу гына башлап китте:
– Гөләндәм, кадерлем, әгәр мин бүген үк сезгә барып, әти- әниең белән үзем сөйләшсәм яки апа белән җизнине икесен яучы итеп җибәрсәм?.. Җизни минем бик мөхтәрәм кеше… Бәлки, аңларлар, риза булырлар?.. Ниһаять, син үз сүзеңне ачыктан-ачык әйтерсең. Синең сүзең бөтенесен дә хәл итәргә тиеш бит. Шулай түгелме? Йә, ни уйлыйсың?
Салихның болай әйтүе ничаклы гына урынлы булмасын, ләкин ул бернинди дә нәтиҗә бирмәячәк иде. Мин шулай дидем дә:
– Юк, Салих, безнекеләр риза булмаячаклар. Мин дә, ни генә әйтсәм дә, күндерә алуыма ышанмыйм. Аннары… син әнә солдат бит әле…
– Ә син бераз гына солдатка булып торырсың, – диде ул, көлеп, ләкин шунда ук урынсыз шаяртуын сизеп, кичерү сорагандай өстәде: – Син ачуланма, мин болай сүз туры килгәнгә генә… Инде… чынлап уйлаганда аның ни әһәмияте бар соң, бәгырь, мин синең өчен шул ук Салих ич!..
– Син өйләнерсең дә китәрсең, ә мин… мин нишләрмен, кем булып калырмын?!
Әйтүем дә булды, кинәт кенә йөземне каплап елап та җибәрдем. Күңелемнең ташып китәргә торганын күптән сизә идем ин- де – ахырда менә тыела алмадым. Салих та бер мәлгә аптырабрак калды. Шулай да ул тиз генә мине иңбашымнан кочып алды да юата башлады:
– Тынычлан, сөеклем, тынычлан!.. Кирәкми, түкмә күз яшьләреңне!.. Җайланыр, барысы да җайланыр, кошчыгым!.. Тик бетермә син болай үзеңне, бетермә!..
Мин әкренләп булса да тынычландым, читкә борылып кына яшьләремне дә сөрттем. Әзрәк кенә бушанып, җиңеләеп тә калган шикелле булдым. Тик менә Салихның кочагына кергәндәй утыру кыен иде миңа – кеше йөреп торган бакча ич бу… Ләкин Салих, үзе шуны сизеп, кулын минем җилкәмнән алды.