Шуннан соң ул, терсәкләренә таянып, озак кына уйланып утырды. Аннары катгый бер карарга килгәндәй әйтеп куйды:
– Иң яхшысы китү – китәргә кирәк!.. Ишетәсеңме, бәгырь?
Бер дә көтелмәгән сүз иде бу минем өчен.
– Кая… китәргә? – дидем мин, шактый аптырап.
– Оренбурга, менә минем белән бергә. Башка чарабыз юк безнең.
– Нигә… Оренбурга?
– Безне шунда җибәрәләр. – Ул, тураеп, миңа таба борылды. Йөзе, күзләре аның бик җитдиләнеп киткән иде. – Минем, көт, кайтырмын, дип, вәгъдә биреп кенә һәм синнән вәгъдә алып кына китәсем килми… Әкренләп бөгәрләр сине, сындырырлар… Юк, калдырырга теләмим мин сине үземнән, бергә китәбез!..
– Мөмкинме соң ул?
– Әлбәттә!.. Татар бригадасының комиссарлары мине бик яхшы беләләр, сөйләп аңлатсам, алар һич каршы килмәячәкләр. Бер татар кызын хорафат коллыгыннан коткару дип караячаклар бу эшкә… Йә, ни дисең, кадерлем?..
Болар барысы да шулкадәр сәер, яңа, һич көтелмәгәнчә иде ки, мин, билгеле, бер мәлгә тәмам югалып, аптырап калдым. Ни диеп әйтергә? Кинәт кенә, уйламыйча гына? Язмышым турында сүз бара ич! Каядыр китәргә, ияреп китәргә… җыен гаскәриләр арасында… Ә ахыры ни булып бетәр?.. Юк, уйлыйм әле мин, уйлыйм!.. Мин кыз кеше – Салих моны бик нык исендә тотарга тиеш.
Мин тагын сорадым:
– Кем булып барам инде мин… синең белән?
– Бөтенесе синең теләктән тора, Гөләндәм! – диде ул, минем сорауны көткәндәй, тиз генә. – Теләсәң, Казанда ук никах укытып өйләнешеп китәбез. Сабыр итик, дисәң, мин анысына да риза. Син барыбер минем юлдашым, дустым, вәгъдәләшкән кызым булып барасың. Син минем янымда, минем канатым астында, җаның тыныч булсын!
– Ә баргач?
– Баргач инде, бәгырь, Оренбург каласында хәрби дус-ишләр белән кечкенә генә туй ясап, бергә матур гына тора башларбыз. Без бәхетле булырбыз, Гөлгенәм!..
– Хыял гына түгелме бу, җаным? Син кем икәнеңне онытма!
– Сине һаман минем «солдат» булуым куркыта, шулай- мы? – диде ул, көлемсерәп. – Мин гади солдат кына түгел бит, музыкант!.. Оркестрда уйнаучы, трубач!
– Син көләсең!..
– Көлмим, бәгырь, дөресен әйтәм. Минем өчен шартлар беркадәр җиңелрәк булыр дип әйтәсем килә. Билгеле, хәрби тормышның җайсыз, кыен, авыр яклары да булыр, ләкин аларына гына түзәрбез инде, акыллым!..
– Син ир кеше, сиңа әйтүе ансат!
Салих авыр гына сулап куйды. Күрәсең, минем һаман «кирегә тырнавым» аңа ошамый башлады. Бераз вакыт дәшми утырганнан соң, ул миңа сабыр гына болай диде:
– Беләсеңме, Гөләндәм, мин бит сине үземә хатын итеп, ияртеп йөрер өчен генә чакырмыйм. Менә бу солдат гимнастёркасын, күн итекләрне салып ташлаганчы мин сиңа өйләнмичә дә тора алам. Мәхәббәт ул көтә дә белә… Әмма хәзер сүз бит синең язмышың, синең киләчәгең турында бара – шулай түгелме? Алайса, без максатларны да зуррактан куйыйк. Синең музыкага талантың бар, – менә шул талантың сүнеп, югалып калмаска тиеш… Бу бик мөһим, кадерлем, аңлыйсыңмы, бик мөһим!.. Безнең комиссарларның әйтүенә караганда, Оренбургта татар-башкорт яшьләре өчен шәрык музыка мәктәбе ачылырга тиеш икән. Әгәр ачылса, мине ул мәктәпкә һичшиксез тартачаклар. Мин инде күңелемнән сине кайтып яки чакырып алу турында да уйлап куйган идем. Кыскасы, бәгърем, безне бер мәхәббәт кенә түгел, уртак теләкләр дә бәйләргә тиеш… Син килешәсеңме моның белән.
– Килешәм, – дидем мин, нәрсәдер уйланып.
– Шулай булгач, эш нидә?.. Әллә минем яратуыма ышанмыйсыңмы? Әллә үзеңнең мәхәббәтең сүрелдеме?..
– Юк, Салих, юк, – дидем мин, айнып киткәндәй ашыгып. – Ышанып килдем мин сиңа, мәхәббәтем тартып китерде мине!..
– Алайса, менә сиңа минем саф йөрәгем, сузган кулым, Гөләндәм, әйт син дә соңгы сүзеңне!
Ах, авыр иде минем хәлем, авыр иде, белсәгез!.. Күңелем белән гүя барысына да риза, барысына да әзер мин. Әмма ләкин… нидер мине куркыта, тота, ычкындырмый… Ярдәм кирәк миңа, аның үзеннән ярдәм кирәк – шунсыз булмый.
– Әйт, җаным, – дидем мин, хәтта ялварып, – мин ни эшләргә тиеш соң?..
Салих бераз гына көттереп җавап бирде:
– Безнең бер генә юлыбыз бар: өйдән чыгып китү…
Ул нигәдер тукталды, мин тын да алмыйча торам, аннары тагын кабатлады:
– Аңлыйсыңмы, әти-әниеңә белдермичә генә сиңа өегездән чыгып китәргә кирәк.
– Качып?.. Йа Хода!
– Безнең башка чарабыз юк, – диде Салих, кызу гына. – Мәхәббәтебез хакына син моны эшләргә тиешсең!.. Берәү дә – Алла да, бәндә дә – моның өчен сине гаепләмәс. Тормышта андый хәлләр булып тора!..
Әйе, булып тора!.. Качып киткән, диләр, ябышып чыккан, диләр… Миңа да шул гына язган микәнни?! Бер мәлгә күз алдыма әнием килде, әтием килде… Минем качып киткәнне белгәч, акылларыннан шашмаслар микән?.. Бәддога укымаслар микән?.. Әмма Алла шаһит, минем бүтән чарам юк. Мин Салихны яраттым, Салихны гына ярата алам. Мин әтием белән әниемне дә бик яратам, әмма… нишлим соң башка чарасы булмагач!!