Аннары алар урын өстендә озак кына тынып, уйланып, ара-тирә сөйләшеп яттылар. Шул чакта Зөфәр, шушы минуттан үзен ничектер өстен, хуҗа бер кеше итеп сизгән хәлдә, Рәшидәдән шәхси тормышы турында (дөресрәге, ире бармы-юкмы – шул хакта) сорашып алды. Рәшидә бу хакта сөйләргә бер дә теләк сиздермичә бераз уйланып, көттереп ятты, шуннан соң гына артык җәелмичә кыска гына сөйләп бирде: әйе, аның ире булган. Фин сугышы алдыннан ул бик яшьли генә берәүгә, ачыграк әйткәндә, опера театрының бер музыкантына иргә чыккан… Ленинградтан килгән кеше булган икән ул үзе… Менә шул ире фин сугышы башлангач киткән. Ләкин ул аннан кире борылып кайтмаган, шактый вакыт хәбәрсез торганнан соң, мин монда урнаштым, Казанга кайта алмыйм, теләсәң үзең кил, дип, хат кына язган… Рәшидә, билгеле, аның артыннан бармаган, чөнки ул – татар артисткасы, татар сәнгатендә эшләргә тиеш.... Шулай итеп, музыкант белән аның арасы өзелгән… Үкенми ул үзе бу эшкә, оныткан инде ул аны, чөнки башта ук аларның бәйләнешләре ныклы була алмаган. Музыкант коточкыч эгоист булган, Рәшидәне аңламаган, аңларга да теләмәгән, гомумән, аңа, син кем дә мин кем дип, бик югарыдан гына караган. Әйе, менә шул… Яшьлекнең үкенечле хатасын – газабын инде ул үзе генә белә!
Шулай тыелып кына, әрнүен-үкенечен эченә йотып кына сөйләп бирде Рәшидә башыннан кичкәнен. Авыр һәм ямьсез тәэсир калдырды аның бу сөйләгәннәре Зөфәрдә… Дөрес, башта кыска гына берара аның күңелендә Рәшидәне кызгану тойгысы уяна язып куйды. Ләкин бик тиз бу күбәләктәй зәгыйфь тойгыны ачу, нәфрәт, көнчелек кебек аюдай зур усал тойгылар басып китте. Көнчелек аның ирлек горурлыгын күсе кебек кимерә башлады, ә музыкантка җен ачулары кабарды: менә шул бурзай чәйнәп ташлаган чеби хәзер аның янында ята түгелме соң?! Әмма Зөфәр эчендәгесен тиз генә тышка чыгара торган кеше түгел, шуңа күрә бер сүз, бер хәрәкәт белән дә ул йөрәгендә купкан тойгыларын сиздермәде, тик салкын бүрәнәдәй кирәгеннән артык җансыз, тын калып, иреннәрен кысып, чалкан ята бирде. Рәшидә, билгеле, аның хәлен ачык сизде һәм үз нәүбәтендә, дәшмичә, орынмыйча, ни булып бетәсен генә көтеп ятты. Зөфәр алдында ул үзен һич гаепле итеп тоймый иде, нәрсә өчен булса да акланырга кирәк дип тапмый иде, ләкин шуңа карамастан Зөфәрне нигәдер азрак кызгана да, ихтыярсыздан аны югалтмыйм дип курка да иде. Әллә ничек менә шушы авыр сөйләшүдән соң ул аны бик бирелеп, бик саф итеп яратыр иде кебек.
…Алар арасында бу хакта шул көнне дә, соңыннан да бүтән сүз булмады. Зөфәр Рәшидәнең үткәненә юри яңадан кайтырга теләмәде, вакчыл-көнче булуга караганда, искитмәгән горурлык күрсәтүне отышлырак дип санады, шуңа күрә эчен тырнаган ямьсез тойгыларны ничек тә басарга һәм Рәшидәгә мөнәсәбәтен үзгәртмәскә тырышты, әмма, шуның белән бергә, үзе өчен бик җитди нәтиҗәне ясап та куйды: юк, Рәшидә аңа лаек хатын түгел! Ул инде өйләнмәгән егет башы белән ниндидер бер килмешәк ташлап киткән шактый җилбәзәк хатынны үзенә гомерлек яр итмәячәк! Аның кебек кешегә, вакыты җиткәч, кул тимәгән чәчәктәй саф кыз да табылыр… Асылда бит, бу – аның күптән күңелендә йөрткән чын теләге, татлы хыялы, аны инде филармония артисткасы гына үзгәртә алмаячак.
Ләкин, әнә шундый нәтиҗәне ясап куюга карамастан, Зөфәр Рәшидәне тиз генә ташларга һич уйламый да иде. Ни өчен ташларга? Аның кебек ялгызакның бер «күңел юаткычы» булырга тиеш түгелмени? Ничек диләр әле, «сөяркә» диләрме? Әйе, нәкъ менә үзе!.. Ә Рәшидә сөяркә булыр өчен бик тә уңай, бик тә кулай хатын инде. Үзе япа-ялгыз, үзе чибәр-сылу, үзе яшь артистка – мондыйны бит кешеләр махсус эзләп тә таба алмыйлар! Юк, ташлау түгел, аны ничек тә сакларга, саклау гына түгел, кадерләп тотарга да кирәк иде әле. Күпмегә кадәр бу сузылыр – ул хакта алдан юрап куймаска да мөмкин, вакыт үзе күрсәтер.
Алар Хәмит бүлмәсендә әледән-әле очраша торган булдылар. Рәшидә шәһәрдә чакта бу очрашу шактый еш кабатланды, ә гастрольгә чыгып киткән чакларында озак кына өзелеп тә торгалады. Мондый вакытларда Зөфәр аны бик юксынып, сагынып көтә иде. Ничектер ул аңа бик ияләште… Аның эштән башка бүтән бер кызыгы да булмаган шактый күңелсез тормышына Рәшидә ниндидер ямь-яктылык алып килә иде. Уйламыйча, сагынмыйча, теләмичә тора алмый иде ул аны! Һәм озак торып очрашкан минутларда «сайрар кошын» иркәләп-сөеп туймый иде ул… Ә соңыннан борчылып уйлана иде: бу ни хәл бу, бик тирәнгә китте түгелме соң бу, ахыры ни белән бетәр моның?! Хәер, мондый борчылу бик тиз яңадан сагына башлауга әйләнеп кала иде. Акыл исәбе түгел, йөрәк таләбе көчле чак иде шул әле!