Бераздан мине чәйгә чакырдылар. Кичә дә төшмәгәч, бүген инде төшмичә калу ярамаячак, билгеле. Ә шулай да әтием каршына төшеп утыру ихтыярсыздан каушата мине… Сүз башламас микән ул?.. Хәер, бездә моңарчы, гадәтме, шәригатьме кушуы буенча, ашаган-эчкән чакта озын сүзләр булмый торган иде.
Тәвәккәлләп төштем, утырдым. Әнием чәй ясап бирде. Әтием кулында газета – миңа ул шуның өстеннән бер карап кына алды. Гүя болай да бөтенесен күреп-белеп торган төсле итеп кенә… Ләкин сүз башларга исәбе юк шикелле – карашыннан шулайрак сиздем.
Тик соңрак, газетасын бер читкә куйгач, ул кызык кына шундый сүз әйтте:
– Боларның бөтен язганнары азатлык та хөррият, Ходаның хикмәте!.. Әмма ләкин бу гүзәл нәрсәләр влас кулында лабаса! Ә влас бик усал нәрсә ул… Бүген ул сиңа хөррият вәгъдә итә, ә иртәгә тартып ала да белә. Мисалларын күреп уздырдык. Әнә Николай да теге елны, азатлык бирәм, дип, манафис чыгарган иде дә, тәхетенә куркыныч туа башлагач, халыктан сайланган Думаны тотты да пыр туздырып куды. Тәхеттән берәүнең дә тәгәрәп төшәсе килми… Хикмәт ялтыравыклы вәгъдәләрдә түгел, ә гамәлдә – гамәл ни күрсәтер бит әле.
Кем өчен, ни өчен сөйләде ул моны – һич аңлый алмадым. Һәрхәлдә, әнием өчен яки Сабира өчен түгелдер инде. Бәлки, минем өчендер?.. Вәгъдәләргә ышанып бетәргә ярамый, диде ич!
Әмма сүзнең зурысы һәм мине нык борчыганы икенче көнне булды. Бу минем соңгы көнем… Иртәдән бирле әллә нинди авыр бер киеренкелек, гүя тимер кыршау шикелле, җанымны гел әкрен генә кысып, буып тора. Бик авыр булыр төсле миңа бу көнне үткәреп җибәрү… Шуңа күрә бүлмәмнән дә күп чыгып йөрмәскә, әтием-әнием күзенә дә артык күренмәскә тырышам. Ләкин әтием җомгага киткәч, әнием үзе минем бүлмәмә көтмәгәндә генә килеп керде. Мин комодтагы әйберләремне караштыра идем – тиз генә аны ябып куйдым. Ул моңа игътибар итмәде шикелле… Башта үзе утырды, аннары миңа утырырга кушты. «Төшмисең дә, авырмыйсыңдыр бит», – дип, хәлемне сорашты, шуннан соң гына әйтәсе сүзен башлады:
– Кызым, әтиең, җомгага китәр алдыннан, миңа синең белән тагын бер мәртәбә сөйләшергә кушты. Син үз сүзеңне әйтергә ашыкма, башта яхшылап тыңла. Бүген әйтмәсәң, соңыннан әйтерсең – без бит сине ашыктырмыйбыз… Син бала түгел инде, Аллага шөкер, балигъ булган кыз, иргә чыгуның нәрсә икәнен үзең дә яхшы аңлыйсың… Оялып яки киреләнеп торырга кирәкми, кызым, барыбер безне бер тыңламыйча хәлең юк… Әмма син шуны белергә тиешсең, Гөләндәм, иргә чыгу – кыз бала өчен гаять җитди эш ул. Гомергә бер генә килә. Шуңа күрә һәр ягын уйларга кирәк бу эшнең. Бер хата адым кыз баланы гомере буена бәхетсез итәргә мөмкин.
Әнә шулай сөйләп китте әнием. Мин йөземне читкә борыбрак булса да аны, үзе кушканча, сүзсез генә тыңлап утырдым. Хәер, каршы сүз әйтергә урын да юк әле: иргә чыгу, әлбәттә, җитди эш, әлбәттә, ялгышмаска кирәк.
– Иң мөһиме: кемгә чыгасың, – дип, сүзен дәвам итте әнием, – бөтен хикмәт шунда. Иргә чыгу – гаилә кору, ә гаилә нык, гомерлек булырга тиеш. Моның өчен чыгасы кешең иң элек гаиләсен асрый, тәэмин итә алырлык булырга тиештер инде. Аның укыган булуы яки берәр кәсеп иясе булуы шарт – шунсыз ул хатынын да карый, балаларын да үстерә алмаячак, бигрәк тә хәзерге заманда.
Бу урында минем әниемне бүләсем килде. Тартынып кына булса да:
– Асрар, карар әле, дип кенә иргә чыгып булмый бит инде, – дидем. – Ә ярату, ә мәхәббәт кайда?
– Мәхәббәтне без дә инкяр итмибез, – диде әнием, миңа туры гына карап. – Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам дә инкяр итмәгән аны… Ләкин мәхәббәтне аера белергә кирәк, кызым. Кешенең тышкы кыяфәтенә яки матур сүзләренә генә гашыйк булу – бу әле чын мәхәббәт түгел. Андый мәхәббәт иртәме-соңмы төтен шикелле тарала да бетә… Хатын-кыздагы мәхәббәт ул күп вакытта ир кешенең мәхәббәтенә җавап рәвешендә туа. Ирең сине яратса, син дә аны ярата башлыйсың, ирең сиңа тугрылыклы булса, син дә аңа тугрылыклы буласың – шуңа күрә дә борынгылар, мәхәббәт никахтан соң килә, дип белмичә әйтмәгәннәр. Һәм бер дә борчылма, кызым, бу чын, таза мәхәббәт булачак.
Әнием беразга гына туктап торды. Мин, башымны түбән иеп, аның хәзер генә әйткән сүзләре турында уйланам. Ул, әлбәттә, ике кешене исендә тотып сөйләде боларның барысын да. Сембер егете укыган кеше, «кәсебе» бар, гаиләсен карый алачак, мине яратачак һәм мин дә никахтан соң аны яратачакмын. Ә Салих, юк, ярый торган кеше түгел. Музыкант кына. Бу һөнәре белән ул гаилә асрый аламы соң – бигрәк тә безнең татарда… Аннары, бездә, гомумән, музыкантларга, артистларга караш бик түбән. Артистка яки музыкантка кыз бирү ул – дус-дошман алдында дәрәҗәңне генә төшерү дигән сүз… Кыскасы, Салих әфәнде, гәрчә төскә бик чибәр булса да, безгә лаек кеше түгел. Аның ни даны да ни малы! Ә минем мәхәббәт ул бары саташудан, балалыктан, тилелектән генә (дөрестән дә шулай шул: Салихны яратыр өчен мин никахны да көтеп тормадым), күп тә узмас, минем мәхәббәтем төтен шикелле таралыр да бетәр. Тик безне бер-беребездән аерырга гына кирәк.