Менә аларның (әтием белән әниемнең) карашлары. Ләкин Салих турындагы фикерләрен миңа бервакытта да ачыктан-ачык әйткәннәре юк. Хәтта менә хәзер дә әнием аның исемен телгә алмаска тырыша. Ә бит минем алар теләгенә ни өчен каршы булуымны ул белә, һәрхәлдә, сизеп тора. Гаҗәп бу, гаҗәп!..
Әнием тагын сүз башлады:
– Сине сораган егетнең әнисен дә, әтисен дә мин бик яхшы беләм, кызым. Әтисе дәүләт эшендәге кеше иде, моннан ике ел элек кенә сукыр эчәгесен кистергәндә вафат булып китте, мәрхүм… Әнисе дә кыз чагында гимназиядә укыды. Затлы, мөхтәрәм кешеләр, Сембердә үз йортлары. Таза, бөтен тормыш белән яшәделәр. Бердәнбер улларына бик яхшы тәрбия бирделәр, укыттылар, кеше иттеләр. Газиз әфәнде хәзер үз-үзенә хуҗа, мөстәкыйль бер кеше, әнисе белән генә тора… Соң үзең дә күрдең бит инде – коеп куйган чын зыялы!.. Андый егетне табулары бик читен бу заманда. Үз бәхетеңә үзең каршы килмә, кызым, каршы килмә!
– Мин бит шуңа ышана алмыйм, әнием! – дидем, бөтенләй җавапсыз калмас өчен генә.
– Нәрсәгә?
– Газиз әфәнде белән бәхетле булуыма.
– Ашыкма, кызым!.. Иң элек уйла. Бәхетнең нәрсә икәнен уйла. Аннары безне дә онытма. Синең бәхетең ул безнең өчен дә бәхет. Әтиең дә шуны әйтергә кушты, Гөләндәм үзе турында гына уйламасын иде, диде. Син белергә тиешсең, без хәзер бик авыр вакыт кичерәбез, менә елдан артык инде әтиең кәсепсез йөри. Моңарчы иске запас белән яшәп килдек, әмма тора-бара нишләрбез? – Бер Ходаның үзенә генә мәгълүм!.. Шуңа күрә яшермичә әйтәм, кызым, Газиз әфәндегә чыксаң, безгә дә ул бер терәк булыр иде. Олыгаеп барган көнебездә без сиңа сыенмыйча кемгә сыеныйк. Ир балабыз юк…
Кинәт әниемнең тавышы өзелде. Ул сыгылып төште, әкрен генә калтыранып елый да башлады. Мин тиз генә аны иңбашыннан кочып алдым.
– Әнием, бәгърем, куй, кирәкми!..
Минем үземнең дә елыйсым килеп китте, елый-елый аңардан кичерү сорыйсым, нәрсәләрдер вәгъдә итәсем килде. Ләкин… яшем дә чыкмады, сүзем дә – гүя корыган, югалган инде алар миндә.
Әтием җомга намазыннан кайтып керде булса кирәк, түбәндә аның тамак кырган тавышы ишетелде. Әнием дә күзләрен сөртә-сөртә урыныннан торды.
– Әтиең кайтты, аш куярга кирәк, син дә озакламый төш, кызым! – диде ул миңа, чыгып китешли.
Минем әнием нык хатын, сабыр хатын, күз яшен бик сирәк чыгара… Әмма бу юлы түзмәде, мескинәм!.. Ана йөрәгенең тирән ярасы ачылган кебек булды миңа. Бигрәк тә соңгы сүзләре мине тәмам аптыратты, авыр хафага салды. Күңелемә шунда ук төрле шик-шөбһә, нәрсәдәндер курку-шомлану керде, тәҗрибәсез башыма берьюлы төрле уйлар, урман кырмыскалары шикелле, үрмәли башлады. Әмма ләкин мин уйламаска тиеш идем, уйламаска, уйламаска! Бөтенесе хәл ителгән, чигенү юк, икеләнү-уйлану берсе дә кирәкми!.. Минем үз язмышым бар, мин үз язмышымнан баш тарта алмыйм, ишетәсезме?! Шаять, сез аңларсыз, сез кичерерсез мине, кадерле әтием, әнием!..
…Төшке аштан соң мин үз бүлмәмдә ашыкмыйча гына җыена башладым. Салих күп әйбер алмаска кушты. Әлбәттә, чегән шикелле, зур төен күтәреп чыгып китеп булмас. Ләкин кечкенәсен дә хәзердән үк төйнәп кую ярамас. Шуңа күрә мин аласы эчке һәм тышкы күлмәкләремне, сөлге, кулъяулык, башка шуның кебек вак-төяк әйберләремне комодтан чыгармыйча гына әзерләп куйдым. Башыма менә бу кара челтәр шәлемне ябынырмын инде, ә менә бу зур кашемир яулыкка әйберләремне төйнәрмен. Тагын нәрсә?.. Өстемә кара жакетымны, аякларыма шнурлы ботинкаларымны киярмен. Бик җиңелчә генә инде, ләкин нихәл итәсең? Кала, барысы да өелеп кала. Хәтта зат әйберләрем дә. Ходай җан биргәнгә юнь бирер әле… Юк, шулай да менә бу зур энҗе муенсам белән чылбырлы алтын беләзегемне алырмын… дөнья хәлен белмәссең…
Ә… йөрәгемне нидер сава, өзлексез авырттырып сава. Әйтерсең аңа яман бер сызлавык сөлек булып ябышкан. Хәерлегә генә булса ярар иде!.. Уйламыйм дисәм дә, ирексездән уйланам: әгәр әтием-әнием мине ныгытып кыссалар, мәҗбүр итәргә тырышсалар, миңа җиңелрәк булыр иде. Ә алар ышанып торалар, җавабымны көтәләр, тыныч кына йокларга ятарлар. Ә мин… Йа Хода!..
Әйе, әйтергә дә онытканмын, мин бит бүген өйдән чыгып китәсемне Сабирага белдермәдем. Аны бу эшнең шаһиты итәсем килмәде. Минем юкка чыгуымны белгәч тә, иң элек аңа бәйләнәчәкләр, аңардан таптырачаклар. Шуңа күрә ул бернәрсә дә белмәскә тиеш. Аңа әле болай да бик авыр булачак, бичаракаема!
…Син кичер мине, Сабира җаным, барысы өчен дә кичер! Күрсәткән яхшылыкларыңны онытмам, дустым, ишетәсеңме?