Выбрать главу

Тагын нәрсә калды?.. Тагын шул бар икән әле: караңгы төшкәч, әтием урам капканы үзе зур йозак белән бикләп куя. Ачкычы исә кухняга кергәч тә уң як стенада, гел бер чөйдә генә эленеп тора – капканы ачарга кирәк булса, һәрвакыт шуннан гына алабыз. Кухняга бер төшкәндә мин шул чөйгә күз салдым – ачкыч үз урынында иде. Ә бу минем өчен бик мөһим, чөнки ишегалдыннан урамга чыгып китәр өчен, капканы минем үземә ачарга туры киләчәк. Безнең өебез ихата эчендәрәк тора, шуңа күрә капкадан башка бүтән чыгу юлы да юк.

Ә вакыт үтә, никадәр генә әкрен үтмәсен, әмма барыбер үтә. Менә кич тә булды, менә караңгы да төште. Элек-электән килгән тәртип буенча кичке чәй дә эчелде. Һәр көндәгечә, әтием, газеталарын алып, үзенең йомшак креслосына утырды, әнием үзенең һич бетмәс сүтү-тегү эшләренә тотынды. Сабира исә кухняда соңгы эшләрне бетереп маташа. Ә мин үз бүлмәмдә, кайчан болар ятарлар икән, кайчан өй эче тынар икән, дип, төнге җәнлек шикелле көтеп утырам. Үзем тыныч, гаҗәп тыныч, һични уйламыйм, әгәр йөрәкнең әкрен генә савып торуын сизмәсәм, бөтенләй юнь кеше мин.

Сәгатькә карыйм, тугыз тулган икән инде. Салих күл буена килеп җиткәндер яки җитә торгандыр. Кирәксә, таңга чаклы көтәрмен, диде ул. Көттермәскә иде шул… Әтием белән әнием бер ярты сәгатьтән үз бүлмәләренә күчәргә тиешләр. Димәк, озак көтәсе дә калмады.

Мин, торып, комодтан әзерләп куйган нәрсәләремне алып, кашемир яулыкка төйнәдем. Бераздан аягыма ботинкаларымны кидем, тагын бераздан, жакетымны киеп, башыма кара челтәр шәлемне ябындым. Аннары, бүлмәдән баскычка чыга торган ишек янына килеп, өй эченә колак салып тора башладым. Шул чакта әнием берәр йомыш белән менә башласа дигән уй мине тәмам тетрәтеп җибәрде. Ләкин мин тиз тынычландым. Бу вакытта безнең өйдә йөрү юк, бу вакытта алар яткан булалар… Тагын күпмедер вакыт сабыр гына көтәм – өй эче тып-тын!.. Сәгать унберенчегә киткән… Аллага тапшырдым.

…Төенемне алып, утны сүндереп, мин әкрен генә ишекне ачам, баскычтан бик әкрен генә төшәм. Ә шулай да тез буыннарым калтырый, тыным кысылып бара – гүя менә хәзер кемдер мине артымнан кинәт кенә тотып алыр шикелле… Бик сак кына, бик әкрен генә кухняга да барып җитәм. Кухня эче ул хәтле караңгы түгел, ике тәрәзәдән төшкән яктылык җитәрлек, әйберләрне шәйләп була. Бер дә ялгышмыйча ачкыч эленеп торган чөйгә барам. Менә ул чөй!.. Ләкин… Бу ни эш, чөйдә ачкыч юк! Ни өчен юк?! Әллә ялгыштыммы?.. Калтыранган кулларым белән стенаны капшыйм: шушы чөй инде, шушы чөй!.. Әмма юк бит, юк кына бит капка ачкычы!.. Мин өнсез калдым, багана шикелле катып калдым, егылып китмим дип, тизрәк стенага сөялдем. Үтә бер кызулык белән үрсәләнеп, өзгәләнеп уйлыйм: нишләргә, нишләргә соң миңа, йа Раббем?.. Безнең урам коймасы биек, менәрлек тә, төшәрлек тә түгел… Бер ягыбызда мәчет ихатасының калын таш коймасы, икенче ягыбызда Касыйм хәзрәт мәдрәсәсенең стенасы… Капкадан башка урамга бернинди юл юк бит, юк!..

Маңгаема, чәч төпләремә салкын тир бәреп чыкты. Әйтерсең минем шушында, төнге тынлыкта стенага сөялеп, гаҗизлеккә төшеп, өзгәләнеп торуымны әти-әнием дә ишетеп-күреп яталар кебек тоелды миңа…

Тизрәк-тизрәк Сабираны уятасым, аңа ташланасым, аңардан ярдәм сорыйсым килде. Берни күрмичә стенадан кубып, алга омтылуым булды – аяк астындагы каһәр суккан урындык дөбердәп авып та китте. Шул секундта ук зал ягыннан әниемнең тавышы да ишетелде:

– Кайсыгыз анда?.. Гөләндәм, син йөрисеңме?..

…Шуннан соң инде мин үз бүлмәмә ничек менеп, урын өстенә ничек егылуымны ачык кына хәтерләмим дә.

Әйтегезче, ни эшләдем мин, ни эшләдем?.. Ни булды миңа, Ходаем, ни булды?.. Нинди явыз шом мине шулхәтле өркетте, акылымны тартып алды, ихтыяр көчемне сындырып ташлады?.. Кем әйтә, кем аңлата ала моны миңа?.. Юк бит, юк – күрүче дә, белүче дә, аңлаучы да юк!

Әмма минем үземә моны аңлар өчен вакыт кирәк иде, шактый вакыт. Атналар узды, айлар узды, бары шуннан соң гына мин үземне һәм үз хәлемне бөтен рәхимсез дөреслеге белән аңлаган кебек булдым. Әйе, ул төнне әлеге каһәр суккан капка ачкычының урынында булмавы минем юлымны кисте. (Әтием аны ятар алдыннан гына алып куйган икән.) Әмма ләкин бердәнбер сәбәп бары шул тимер кисәгендә генәмени соң?.. Әлбәттә, түгел!.. Төп сәбәп, чын сәбәп шунда ки, башта ук миндә ныклы, катгый тәвәккәллек булмаган. Менә ни өчен мин соңгы минутка кадәр һаман да кемнәндер, нәрсәдәндер куркып шомлануым аша, каядыр тирәндә яткан һәм йөрәгемне өзлексез савып торган икеләнүем аша атлап чыга алмадым. Монда миңа, бәлки, Салихның гаскәри хезмәткә язылуы, яки әниемнең соңгы тапкыр елап әйткән сүзләре дә нык тәэсир иткәндер, ләкин ничек кенә булмасын, өзелеп, тилмереп яратуыма карамастан, мин Салих дөньясына атлап керер өчен рухым белән дә, аңым белән дә өлгереп җитмәгән булып чыктым. Аяусыз хакыйкать әнә шул!.. Югыйсә бит мин икенче көнне көпә-көндез дә чыгып китә алган булыр идем. Соң түгел иде бит әле, һич тә соң түгел иде!.. Ләкин минем инде моңа да кодрәтем җитмәде. Мин инде рухи сынган, тәкъдиргә буйсынган, язмышым белән килешкән идем.