Выбрать главу

Инде минем үз нәселемә күчик булмаса: ягъни Еникеевләр каян чыккан, кемнән башланган алар?

Кайчандыр, ерак заманда бу җирләрдә Бихан исемле бер князь (бәк) яшәгән. Шушы Биханнан тора-бара Кугушев, Акчурин, Кутуев, Муратов фамилияләре үрчеп, тармакланып чыккан. Ә Кугушевлардан берсенең исеме Күлдәш булган, Күлдәштән исә Еникей туган. Димәк, болай була: Бихан, берничә буын аша Күлдәш, аңардан Еникей… Бу Еникейдән тагын биш ир бала туган: Алакай, Идей, Терегол, Усангали, Иртуган. Башкортстанга күчеп килгән безнең бабайлар менә шул Идей белән Тереголның дәвамы икән. Фамилияләре исә Күлдәш улы Еникейдән башланып китә. Шуннан соң инде ул үзгәрмичә буыннан буынга күчеп килә. Тора-бара Еникеевләрдән Терегулов фамилиясе аерылып чыга. (Югарыда Идей белән Тереголның бертуганнар икәнен күрдек.) Каргалы халкының да иң зур күпчелеге Еникеевләр белән Терегуловлар, һәм алар чынлап та үзара туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр. Күрәсез, бу ике фамилия бик борыннан килә, шуңа күрә аларның күп таралуы гаҗәп тә түгел.

Биредә тагын шуны да әйтергә кирәк: Башкортстанда икенче бер тамырдан чыккан Еникеевләр дә бар икән әле (аларның яшәгән авылы – Яңа Бәшир, хәзерге Чакмагыш районында). Бу Еникеевләрнең нәсел башы князь Тенешев. Аның да Еникей исемле улы булган – менә шуңардан икенче тармак Еникеевләр үрчеп киткән. Ә Тенешевның үзенең нәсел очы кайдан, кемнән – бу кадәрлесен инде мин тикшереп, ачыклап тормадым. Һәрхәлдә, мишәрләрдәге күп кенә фамилияләр бер тамырга барып тоташа – әнә Акчуриннар, Кутуевлар, Муратовлар Биханга барып тоташкан шикелле… Бәлки, князь Тенешевлар да шул ук Биханнандыр – Хода белсен!

Инде Каргалы кешеләренең үзләрен «төмән» дип йөртүләренә килгәндә, моны, минемчә, ике төрле аңлатырга була. Беренчедән, элек гомер сөргән җирләренә бәйләп, ягъни алар Темниковтан чыккан халык – «төмәнлеләр». Икенчедән, аларның элек кем булуларына карап та; билгеле ки, алар борын-борыннан хәрби хезмәт кешеләре булганнар, Алтын Урда заманында мең башы, ун мең башы булып торганнар, ә татарлар гаскәр башында торучыны кайчандыр «төмән» дип атаганнар. Миңа калса, менә шушы икенчесе дөресрәк булырга тиеш, ягъни алар нәселләре белән хәрби халык, алар – төмәннәр! Болай диюләрендә аларның үзләрен башкалардан аерырга теләү дә һәм кем булулары белән горурлану да ачык сизелсә кирәк. Монда тагын шуны да өстисе килә: мин белгән, күргән «төмәннәр» барысы да диярлек озын буйлы, төз, таза кешеләр, йөзләре дә аларның озынча, ак чырайлы, борыннары да бик туры… Кара сары, табактай түгәрәк йөзле, кысык күзле кешене минем аларда очратканым юк. Кыскасы, «төмәннәр»не монголлар белән бәйләү һич мөмкин түгел. Димәк, алар башка токым, башка тамырдан яралган халык (тарихчылар аларны кыпчак белән бәйлиләр, кыпчактан чыккан, диләр).

Ә менә «морзалык» аларга, чын булса, монголлар вакытында бирелгән, имеш. Миндәге кулъязмада шулай диелгән, ягъни морза сүзе Ираннан чыккан һәм төрки халыкларга монголлар аша кергән дип әйтелгән. Шулай да мин безнең нәсел монголларга чаклы ук инде ниндидер бер өстен таифә (каста) булгандыр дип уйлыйм. Алтын Урдага буйсынгач та аларның үз җирләренә үзләре хуҗа булып калулары, гаскәр башлыклары булып торулары һәм морза исеме белән йөрүләре шул иске дәрәҗә-өстенлекнең дәвамы гына булса кирәк. Югарыда исемнәре телгә алынган Бихан да, аның токымы Кугушевлар да Алтын Урда вакытында да, соңыннан рус дәүләте кулына күчкәч тә һаман морза һәм князь булып кала биргәннәр. Димәк, буыннан буынга күчә торган нәрсә икән ул исем-дәрәҗә!