Выбрать главу

– Ә соңыннан? – диде Зөфәр сак кына.

– Мин беләм синең нәрсә уйлап соравыңны, Зөфәр, – диде Рәшидә, ашыгып; кинәт аның күзләренә яшь килеп тулды, һәм ул бугазына күтәрелгән төерне йотып куйды. – Ашыкма, мин сөйлим, барысын да… Син белергә тиешсең… Әйе, ул төнне мин дә йоклый алмыйча яттым. Синең йокламавыңны белеп, һәр кыймылдавыңа колак салып яттым… Көттемме мин сине? Әйе, көттем, яшермим. Мин бит үзем дә тынычлыгымны җуйган идем. Хәтта син миңа тиярсең дигән курку да күңелемә килмәде… Нишлим, «Үзе егылган еламас» диләрме, менә шул инде… Әйе, мин сиңа ачулана да, рәнҗи дә алмадым, чөнки ул син идең, син булганга күрә генә мин… синеке булдым… Әмма шул хәлдән соң минем ниләр кичергәнемне белсәң иде!.. Әле кочагыңда чакта ук инде мин шул минуттан сиңа буйсынган зәгыйфь бер хатын булып калуымны тойдым. Кинәт үземне кызганудан күземә яшьләрем килде һәм йөрәгемә авыр бер төер утырып калды… Хәзер дә ул төернең беткәне юк. Ләкин шул кичтән соң мин синең өчен яши башладым, Зөфәрем!.. Барысы да сиңа, барысы да синең аша гына. Хатын-кыз мәхәббәте шулай ул – үземә дими, аңа булсын, ди. Бәхетне дә, рәхәтне дә үзе биреп кенә таба ала… Тик… тик үкенечкә генә булмаса ярар иде!.. – Һәм Рәшидә әкрен, тирән сулап башын иде, тынды, бүтән кузгалмады.

Аның бу беренче һәм соңгы мәртәбә рәхимсез ачыклык белән сөйләгән сүзләреннән Зөфәр үзе дә ни әйтергә белмичә озак кына тынып утырды. «Әйе, мәсьәлә шактый катлаулы икән!» – дип, ихтыярсыздан уйланып калды ул һәм Рәшидәнең моңарчы күпме үкенү, икеләнү газаплары кичереп килгәнлеген үз күзе белән күргәндәй булды. Кеше кайгысын тыңлап, йөрәгенә якын алып өйрәнмәгән булса да, ул Рәшидәне чынлап кызганды һәм аңа тагын да йомшаграк, игътибарлырак булырга кирәк дигән фикергә килде… (Әйе, онытсын бичара үзенең бу әрнү-үкенүләрен, югыйсә икесенә дә кыен ич болай!) Шуның белән бергә, реаль уйлаучы кеше буларак, ул Рәшидәнең ялгызлыктан зарлануыннан икенче бер нәтиҗә дә ясап куйды: тормыш хәзер бик авыр, кытлык-мохтаҗлык бик зур, бигрәк тә артистка кеше бу мохтаҗлыкны авыр кичерәдер, димәк, аңа аз-маз ярдәм дә иткәләргә кирәктер… Ихтимал, Рәшидә үзе дә моны эченнән өмет итеп йөридер… Ничек кенә булмасын, хатын-кыз бүләк алырга ярата ул… Шулай хөкем итте Зөфәр. Элек тә бу хакта уйланганы бар иде, хәзер исә уңай форсат чыкты дип исәпләде.

Һәм озак та үтми, бер очрашуларында ул Рәшидәгә маркизет күлмәклек китерде. Рәшидә моңа бик куанды, күктәй ачык зәңгәр маркизетны кат-кат тотып та, сүтеп тә, өстенә каплап та карады.

– Бик килешә икән, – диде, – выходной күлмәк тектереп була икән, – диде, аннары: – Күпме тора соң бу? – дип тә сорады.

Зөфәр аңа ваемсыз гына:

– Күпме торганын сорама, мин сиңа бүләк итеп китердем, – диде.

Рәшидә моны ишеткәч, берьюлы җитдиләнеп, хәтта караңгыланып китте.

– Юк, мин синнән бүләк кабул итә алмыйм, – диде ул салкын-коры гына.

Зөфәр артык гаҗәпләнүдән бераз ни әйтергә белмичә торды.

– Туктале, – диде ул, күзләрен зур ачып. – Ни өчен алмыйсың? Мин бит шаярып әйтмим… Чын ихластан сиңа бүләк итеп китердем!

– Рәхмәт, ышанам, ләкин барыбер ала алмыйм! Әйтмәгән булсам белеп тор: түләүсез мин синнән төймә дә алачак түгелмен!

– Бу ни өчен тагын?

– Шулай. Намусым кушмый. Хурланам… Бүләк түгел, түләү бу… Юк-юк, кирәкми…

– Гаҗәп, гаҗәп! – диде Зөфәр, шаккатудан кулларын җәеп.

– Бер дә гаҗәпләнер урын юк монда! – диде Рәшидә, нигәдер һаман кыза һәм гасабилана барып. – Без – тигез кешеләр! Беләсеңме шуны – тип-тигез кешеләр!.. Мәхәббәтемне бирәм, мәхәббәтеңне алам, әмма өстәү кирәкми, түләү кирәкми… Андыйлардан түгел мин!

Аның кашлары тартылды, күзләре кинәт яшь белән тулды һәм, Зөфәр каршы бер сүз әйтте исә, һичшиксез, үксеп елап та җибәрер иде. Зөфәр нәкъ кирәк минутта тыела белде. Хәер, Рәшидәнең һич көтелмәгән яктан бу кадәр кинәт ачылып куюы аны шундый гаҗәп-хәйранга калдырды ки, гомумән, ни дә булса аңлаудан һәм әйтә алудан ул ерак иде әле. Тик күпмедер вакыт үткәннән соң гына, урындык аркасында эленеп яткан маркизетка ымлап сорап куйды: