Выбрать главу

– Кире алып китиммени инде?

– Юк, нигә, калдыр… Мин акчасын түләрмен…

– Ә мин нинди йөз белән синнән акча алыйм? Шул хакта да уйладыңмы син?

Рәшидә килеп Зөфәрнең иңбашына кулын салды, ул инде бераз тынычлана төшкән иде.

– Үпкәләмә! Мин бит сине гаепләмим, акыллым! Беләм: син ихлас күңелдән мине куандырырга теләгәнсең… Рәхмәт моның өчен, рәхмәт! Ләкин син дә мине аңла инде: кабул итә алмыйм мин бүләк, бигрәк тә синнән, бигрәк тә хәзергедәй авыр чакта…

Зөфәр, кабаланып, аның сүзен бүлде:

– Ну, ярар, бүләк булмасын, бүләк түгел, ди, ярдәм… Ярдәм итәргә генә минем хакым бардыр бит инде?.. Моны җиде ят та бер-берсенә эшли…

Рәшидә, ихтыярсыз елмаеп, Зөфәргә бармак янап алды:

– Һай, хәйләкәр дә соң үзең! Ярдәм, имеш!.. Ярый, алайса, дустым, ярдәмгә мин дә каршы түгел… Менә нинди әйбәт материя табып китергәнсең, бик кыйммәт тормаса, мин аны алып калырмын. Шушы инде синең миңа зур ярдәмең булыр. Зөфәрем табып бирде, дип, мин аны куана-куана киеп йөрермен! Дөресме?

Зөфәр артык бәхәскә кереп тормады, чөнки Рәшидәнең үз сүзендә нык торачагы көн кебек ачык иде. Уйлый белгән кешегә бу кечкенә вакыйгадан шактый гыйбрәтле нәтиҗәләр ясарга мөмкин иде: Зөфәрне иң нык гаҗәпләндергәне – Рәшидәнең үз абруен һәм горурлыгын саклауда искиткеч катылык күрсәтүе булды. Көтмәгән иде ул моны, һич көтмәгән иде… Әгәр артистканың тормышы шәптән булса бер хәер иде. Югыйсә көнен көнгә чак ялгап, бик авырлык белән генә алып бара бит!.. Беренче генә очрашулары түгел, Зөфәр моны күптән сизеп-күреп өлгергән иде инде. Кайбер килүләрендә Рәшидә күңелсез, боек була, озак кына башын тотып, хәлсезләнеп утыра. «Ни булды, әллә авырыйсыңмы?» – дигәч, тизрәк елмаерга тырышып: «Юк, авырмыйм, болай гына», – дип әйткән була торган иде. Ләкин, никадәр генә яшермәсен, бу хәлсезләнеп, боегып калуның сәбәбе, нигездә, һаман шул авыр мохтаҗлыктан, туры гына әйткәндә, ачлы-туклы торудан килеп чыкканлыгын белү бер дә кыен түгел иде. Соңга табарак Зөфәр Хәмит бүлмәсендә икесе өчен генә сый да әзерли башлаган иде. Плиткада бик әйбәт төсле кофе кайнатып ала, табынга ак күмәч, май, шикәр, ит яки балык консервысы ачып куя һәм кунагын каршысына гына утыртып сыйларга тотына иде. Шул чакта Рәшидә, бичара, нихәтле генә күңелсез булмасын, бөтенләй икенче кешегә әверелеп китә иде. Юк, ул ашка ташланмый, юк, бик әдәп саклап, матур итеп, нечкә бармаклары белән аз-аз гына алып ашый, әмма шул сыйларга кагылу белән, аның кәефе нәкъ балаларныкы төсле булып үзгәрә иде. Шунда ук сөйләнә, көлә, шаяра башлый, ә ашап туйгач, хәтта: «Синең өчен генә!» – дип җырлап та куйгалый иде.

…Һәм менә шул хатын Зөфәрнең китергән бүләген алмады, катгый рәвештә кире какты!.. Әйе, гыйбрәт бу… Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән. Кешенең үзенә куйган бәясе бар – шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!

Рәшидәнең Зөфәрне әнә шулай гаҗәп-хәйранга калдырган чаклары аз булмады. Бриллиант кисәгедәй йә үзәге, йә берәр кырые белән кинәт нур чәчеп, чагылып куйгалый иде ул… Аеруча хыял матурлый торган иде аны…

Зөфәрнең юмарт мәхәббәтеннән һәм сыеннан кәефе бик яхшырып киткән минутларда ул үзенең кадерле хыялларын, хыял иткән максатларын дәртләнеп сөйләргә тотына иде… «Мин лирик героиня булырга телим, – ди иде ул Зөфәргә, бик зур серен ачкандай итеп. – Эстрада җырчысы булып йөрүдән тәмам туйдым, аннары ул мине һич канәгатьләндерми, минем сәхнәдә уйныйсым килә, төрле-төрле образлар тудырасым килә, аңлыйсыңмы?.. Бу – минем хыялым, сугыш кына бетсен, мин барыбер театрга күчәчәкмен… Әйе, менә әйтте диярсең! Миндә бит теге ни, әлеге драматический талант бар, беләсеңме син шуны?.. «Гроза»дан Катеринаны яки «Мәкер вә мәхәббәт»тән Луизаны мин сиңа шундый итеп уйнап күрсәтер идем, җанкисәгем… Һо! Чәчләрең үрә торыр иде!.. Ышанасыңмы, юк, әйт, ышанасыңмы?.. Алайса, менә шул!.. Үзебезнең әйберләрдәнме?.. Үзебезнең әйберләрдән «Галиябану»ны бик яратам. Галиябануны уйнаганым да бар… Телисеңме, мин хәзер сиңа аны уйнап күрсәтәм, юк, телисеңме?»

Һәм ул, җавап та көтмичә тиз генә торып, кыек яулыгын татар кызларыча башына бөркәнеп, җиңел генә атлап тәрәзә кырыена бара. Шунда ук бөтен хәрәкәт-кыланышы белән нәфис-сылу Галиябануга әверелеп уйный да башлый. Искиткеч үзгәреш!.. Урамнан исемен атап җырлаучыларны ишеткәч, нәкъ менә кыр кәҗәседәй куркып-сагаеп та калган, сөенеп-очкынланып та киткән, борчылып-сабырсызланып та көткән унсигез яшьлек саф, садә авыл кызы күз алдына килә дә баса. Инде ул, тәрәзә яңагына ышыклана биреп, Хәлиленә каршы әкрен генә, дулкынланып, тибрәнеп кенә җырлап та җибәргәч – бетте, моның кебек тулы иллюзияне сәхнәдә дә сирәк күрерсең!.. Әйе, бар икән, бар икән үзендә илаһи, чын талант, кодрәтле талант!..