VI
Сабитовлар Суконныйдагы аулак урамнарның берсендә ике катлы бүрәнә йортның түбәнге катында барысы бер гаилә булып торалар иде. Ниндидер бер вак купецтан калган бу йорт, ишле халык тору аркасында һәм соңгы егерме биш-утыз ел эчендә һичбер ремонт-мазар күрмәгәнлектән, шактый нык тузган иде инде. Түбә калае тутыгып, күп җирдән тишкәләнгән, нигез өстендәге бүрәнәләре һәм тәрәзә аслары яртылаш черегән, ә болдыр баскычлары күптән череп, чалышаеп беткән иде. Йорт үзе дә, тезләнергә җыенган дөядәй, алга таба чүгә башлаган иде. Хәер, бу урамдагы эреле-ваклы агач йортлар барысы да диярлек йә алга, йә бер янтыкка таба чалышаеп торалар. Картайган, тузган иске Казан урамы! Мондый урамга килеп керсәң, ничектер борынгы заманга әйләнеп кайткан шикелле буласың.
Зөфәр сугышка чаклы ук әле үзенә квартирамы, өйме сатып алу турында исәп тотып йөрде. Сугыш вакытында бу теләкне гамәлгә ашыру бик ансат иде, йортларын сатучылар күп булды, һәм азык бәяләренә нисбәтән арзан гына алырга да мөмкин иде. Ләкин Зөфәр, төрле исәпләрдән чыгып, мондый зур тәвәккәллек сорый торган эштән ул чагында тыелып торуны хәерлерәк күрде. Хәзер исә, сугыш бетү белән, йорт сатып алу мәсьәләсенә ул чынлап тотынды. Аныңча, бу эшне хәзер озакка сузарга ярамый иде. Бердән, йортларның бик кыйбатланып китүе мөмкин, икенчедән, кулда зур сумма акча асрап яту да файдалы эш түгел… Дөнья хәлен белеп булмый, акчаның малга әйләнә торуы хәерлерәк…
Җәйгә чыгу белән, Зөфәр, абыйсының кайтып җитүен дә көтмичә, ышанычлы кешеләре аша йорт караштыра башлады. Сатарга теләүчеләр бар иде, аңа төрле җирдән йортларның төрлесен тәкъдим итеп карадылар. Ләкин Зөфәр күңеленә ошаганы һаман табылмады. Бигрәк тә ул күбесенең районын яратмады. Татар ягыннан яки Суконный тирәсеннән аның аласы килми иде. Татар ягында кайчандыр аларның матур, җыйнак кына үз өйләре бар иде, ләкин нэп ахырында әтиләренең түләнмәгән налогы өчен аны «чүкечтән» сатып җибәрделәр. Күп кенә авыр хатирәләр белән бәйләнгән җиргә Зөфәрнең яңадан әйләнеп кайтырга күңеле тартмый иде. Гомумән, ул сазлык буенда утырган Татар бистәсенең үзеннән дә һәм кайбер вакчыл, көнче кешеләреннән дә бик бизгән иде. Шулай ук Суконный тирәсе дә аның өчен кулай түгел. Монда да аларны белүче көнче күзләр һәм озын телләр шактый күп. Шуңа күрә ул булачак йортын шәһәрнең яшеллеккә бай югары өлешеннән, урыслар арасыннан эзләтте.
Зөфәр өчен бу эштә Курамшин дигән карт бик тырышып йөрде. Курамшин андый-мондый гына татар карты түгел иде. Чын булса, ул заманында коммерческий училище бетергән, Уралдагы бер татар миллионерында доверенный булып эшләгән кеше икән. Моны ничектер аның тышкы кыяфәтеннән үк сизеп була иде. Эре сөякле, озын буйлы бу кеше кайчандыр бик мәһабәт-таза булганга охшый; хәзер дә әле, йончып, шиңеп бетсә дә һәм киң аркасы бөкрәеп чыкса да, гүя борынгы килбәтен сакларга теләп, гәүдәсен ничек тә туры, ә ап-ак чәчле зур башын текә тотып йөрергә тырыша. Тирән сызыклар ярып төшкән кызыл чырайлы битен һәм киң ияген шоп-шома кырып, ә җәенке борынын күмә язган ап-ак калын мыегын борынгы генералларча як-якка сузып, тарап йөртә. Тавышы көр, сөйләгәндә гөрелдәп чыга; үзе русчага шундый оста, шундый саф, чиста итеп сөйләшә – татар кешесе дип тә белмәссең. Гомумән, аңарда татарныкы дип әйтерлек берни дә юк иде.
Тик картның өсте-башы бик начар. Ел әйләнәсе диярлек бер пальтода йөри, ул да шул доверенный чагыннан ук калган булса кирәк, эче тәмам телгәләнеп, җиң очлары, чабулары кыршылып, зур төймәләре яртылаш сынып беткән. Әмма тышлыгы гомерлек бер драптан булганга күрә, һаман әле картның эчке ялангачлыгын яшереп, тышкы килбәтен саклап йөртә. Бу пальто картны, ахрысы, каберенә дә озатып куяр… Ләкин өс-башы никадәр начар булмасын, аны барыбер заманында бай да, шәүкәтле дә булган бер кеше итеп танырга мөмкин иде.
Карт Зөфәрләрдән ерак түгел бер йортның ярымподвалында карчыгы белән генә тора. Аның бүтән беркеме дә юк. Дөрес, бердәнбер генә улы булган, ләкин Гражданнар сугышы вакытында ул да, яшьли генә аклар армиясенә алынып, Себер шәһәрләренең берсендә тифтан үлеп калган. Карт үзе дә шактый икеләнеп торганнан соң, бигрәк тә улын эзләп табу өмете белән, ахыр чиктә генә акларга ияреп китеп барган, ләкин Читага хәтле барып җитсә дә, малаен да тапмаган, барлык малыннан да язган һәм мең бәла белән Казанга кайтып егылган… Менә шул заманнан бирле ул Казан шәһәрендә торып маташа. Баштарак аңа хезмәт итәргә мөмкинлек бирәләр, аннары тора-бара аның өчен юллар бикләнә. Чит элемент! Шуннан соң «чит элемент», ачтан үлмәс өчен, Сорочий тирәсендә йөреп, иске-москы алып-саткалап, шуның белән «көн итә» башлый.