Зөфәрләрнең әтиләре Мөбарәкша абзый исән чакта Курамшин карт аның белән дә шул Сорочийда танышып китә, һәм Мөбарәкша үлгәннән соң да, ул Сабитовлар өчен күз күргән бер кеше булып кала. Сугыш елларында карт күбрәк Зөфәр тирәсендә йөреп туена. Хикмәт шунда: борынгы байлыкны күргән карт әйбер танырга бик оста иде; асылташларның чынмы-ялганмы икәнен, фарфор, хрусталь кебек зат әйберләрнең чын сыйфатын һәм кайсы илдән чыкканлыгын, өй җиһазларының нинди агачтан һәм нинди стильдә эшләнгән булуын бер карауда әйтә дә бирә. Шәһәрдә әле иске өй байлыклары кулларында бераз сакланган борынгы сәүдәгәр яки чиновник семьялары һаман табылып тора, шул ук вакытта соңгы елларда гына күтәрелгән, акчаны күп тапкан, ләкин байлыкны күрмәгән дә, танымаган да яңа интеллигент семьялар һаман күбәеп бара. Курамшин карт менә шулар арасында әйбер танучы буларак арадашлык итеп, берәүләренә сатышып, икенчеләренә алышып йөри… Зөфәр дә картның нәкъ менә шул якларын бик оста файдалана: ОРС магазиннарыннан алып кайткан кыйммәтлерәк әйберләрен әлеге яңа «байлар»га карттан илтеп саттыра яки бөлгән иске байлардан үзенә кирәк зат нәрсәләрне таптырып ала.
Зөфәр бу картның тик бер генә ягын өнәп бетерми – карт салырга ярата. Кулына аз гына акча керде исә, ашаудан бигрәк эчү ягын карый. Әгәр шушы кимчелеге булмаса, ул бу кадәр хәерчелеккә төшеп тетелеп тә йөрмәс иде. Әмма шулай да Зөфәр аны үз яныннан кумый иде: ничек кенә булмасын, заманында коммерческий училище бетергән, доверенный булган, зур байлыклар белән эш иткән кеше бит ул! Хәтта кызганып та куйгалый иде. Бигрәк тә карчыгыннан шушындый бер кыска гына хикәятне ишетеп калгач, бу кызгану аңарда көчәйде: Курамшин картның яшь чагында төшкән бер рәсеме бар икән. Рәсемдә ап-ак катыргы яка, ак күкрәкчә өстеннән бик шәп кара фрак кигән, киң күкрәкле, тулы ак чырайлы, кап-кара кашлы һәм кап-кара мыеклы гаҗәп чибәр-сылу бер кеше басып тора, ди… Һәм менә карт исереп кайткан чакларында шул рәсемне каршысына алып утыра икән. Утыра икән дә, карап тора-тора исе китеп: «Минме соң бу? Әллә мин түгелме? Минем дә шушындый чакларым булды микәнни?» – дип, чын күз яше белән еларга тотына икән.
…Карчыгы бу хикмәтне гади бер нәрсә итеп кенә сөйләсә дә, Зөфәрнең хәтеренә ул бик нык кереп утырды. Картлык, бәхетсез картлык әшәке нәрсә, моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый.
Июль аеның эссе бер көнендә төштән соң Курамшин карт әлсерәп, юан таягы белән шакылдап, Зөфәрләргә килеп керде. Аның өстендә чабулары сәленеп төшкән, керләнеп беткән киндер пиджак, тез башлары ямаулы кара чалбар, ә аягында җәен-кышын салмый торган тире оек белән эчсез галош иде. Ишектән керүгә, ул гөрес итеп табуреткага утырды һәм читләре сәлперәеп төшкән фетр эшләпәсен салып җилләнергә тотынды. Аның муенындагы һәм маңгаендагы буразнадай тирән сызыклары кара тир белән тулган иде.
Өйдә Зөфәрнең әнисе Таибә абыстай үзе генә иде. Карт, бераз сулыш алганнан соң, читтәрәк сүзсез басып торган абыстайга дәште:
– Бикә! (Ул аңа әллә яхшатланып, әллә үзенчә мыскыл иткән булып, борынгы морзаларча гел шулай дип дәшә торган иде.) Бикә, берәр стакан гына чәең булмасмы? Киптем…
Таибә абыстай, ашыкмыйча гына кузгалып:
– Булыр, – диде, аннары чүпрәк белән кухня өстәленең клеёнкасын сөрткәләде, – якынрак утыр!
Карт, табуреткасын тартып, өстәлгә якынрак килде. Абыстай ак самавырдан юан корсаклы чәйнеккә су агызып, шуны плитә өстенә куйды. Чәй салды.
– Мондый эсседә нигә бу хәтле газапка тарып йөрисең? – диде абыстай. – Зөфәр дә бит әле тиз генә кайтмый.
– Эш, – диде карт, авыр сулап. – Срочный эш чыкты… Ә Зөфәр тиздән кайтыр, мин аңа шалтыраткан идем.
Абыстай карт алдына стакан белән чәй куйды. Карт эссене тоймас калын иреннәре белән шунда ук стаканга орынды. Бер-ике йотып алгач, тәлинкәгә салып шапырдатып эчәргә тотынды. Дөресрәге, чәйне тәлинкәдән ул суырып кына алды. Абыстай икенчесен ясап бирде дә, җитәр сиңа дигән төсле, бер читкәрәк китеп утырды. Карт монысын артык кабаланмыйча гына эчеп бетерде, һәм шуннан соң аңа тәмам хәл керде булса кирәк, тураеп, бер җиңел генә сулап куйды, аннары кесәсеннән яулык сыман керле чүпрәк чыгарып, битен-муенын әйбәтләп сөртергә тотынды.
Картның чәй белән генә мәшгуль булуын сүзсез карап утырган абыстай, ниһаять, телгә килде:
– Нинди эш чыкты соң? Әллә йорт турындамы?
Биредә шуны әйтергә кирәк: алар, күптәнге танышлар булсалар да, бер-берсе алдында бәйсез горурлык саклап маташалар иде. Карт үзенең кайчандыр Таибә абыстай кебек талчукчы хатыннарны чүпкә дә санамаган шәүкәтле чакларын исеннән чыгармый иде; ә абыстай үзенең хәзерге өстенлеген, картның алар кулыннан икмәк ашап йөргән бер хәерче булуын гел исендә тота иде. Ләкин алар арасындагы бу бер-берсенә карата булган эчке нәфрәт бервакытта да тышка бәреп чыкмый иде. Киресенчә, алар үзара мөнәсәбәттә бик әдәпле кыланырга тырышалар иде.