Выбрать главу

– Анысы шулай… Ләкин, минемчә, сез тизрәк барып карарга тиешсез. Сүзне башлый торырга кирәк. Мондый эштә моментны ычкындырырга ярамый бит… Үзегез беләсез!

– Беләм! – диде Зөфәр һәм уң кулы белән тезен ышкып, беравык уйланып торды. Әйе, ул белә: яңа алучының килеп чыгуы, гадәттә, электән карап-сатулашып йөрүчеләрнең тәвәккәллеген арттырып җибәрә, алар тизрәк кул сугарга ашыга башлыйлар. Шул ук вакытта алучы күбәя башласа, хуҗаларның да аяк терәп маташулары көчәя. Мондый очракта эшне ничек йөртергә – яхшылап уйларга кирәк. Бәлки, сатучыны да, конкурент-алучыларны да саташтырыр өчен, тагын берәр кешене «уен»га кертергә кирәк булыр. Һәрхәлдә, ул үзе ашыгып эш итмәскә тиеш. Син сатучының авызына карама, сатучы синең авызыңа карап көтеп торсын!

Шуның белән бергә, карт сүзе дә дөрес: карап-сөйләшеп йөрүчеләр бар чакта, моментны ычкындырырга ярамый, нәкъ вакытында ике арага барып керә белергә кирәк. Әлбәттә, йорт аңа ошаган тәкъдирдә генә бу исәпләрне истә тотарга ярый.

Зөфәр йортның бәясен сорашып тормады. Сатылачак нәрсәне үз күзең белән күрмәс борын бәясен сорау күп вакытта саташтыра гына: йә гайрәтне чигерә, йә, киресенчә, ашыгырга мәҗбүр итә. Иң дөресе, әүвәл кичекмәстән барып карарга, әгәр ошый калса, сүзне башларга, хуҗаларны өметләндерергә кирәк… Һәм алар карт белән шулай килештеләр дә: иртәгә кичкә табан адвокат йортын барып карарга булдылар.

VII

Зинин урамы. Бер очы рус зиратыннан башлана, икенче очы ниндидер бер чокырга барып терәлә. Урам түшәлмәгән, канау буйларын куе үлән басып киткән, тик ике як тротуарга гына плита-плита ак таш җәелгән. Агач күп. Койма буйларында карт тирәкләр, юкәләр очрый, һәр йортның түрендә җимеш бакчасы күренә. Борынгы өяз шәһәрендәге шикелле аулак, тын һәм тыныч.

…Шәһәрне күп таптаган Гайсә карт Зөфәрне Суконныйдан җәяүләп кенә менә шушы Зинин урамына алып менде. Зөфәрнең моңарчы бу якларда бер дә булганы юк иде, шуңа күрә ул зур кызыксыну һәм игътибар белән тирә-ягына каранып бара. Әйе, урам аулак, тыныч, яшеллеккә бай. Монда күбесе бер яки ике катлы агач йортлар икән. Ләкин Суконныйдагы шикелле искереп, тузып, чалышаеп бетмәгәннәр. Әле бик таза, нык утыралар. Еш кына бик пөхтә-матур итеп салынганнары да очрый. Андыйларны күргәндә Зөфәр көнчелек, уфтану аша гаҗәп бер ләззәтләнү хис иткәндәй була. Әйтерсең билгесез-ят, шуңа күрә дә тансык-мавыктыргыч матур бер тормыш аның күз алдыннан беленер-беленмәс кенә чагылып уза. Гайсә карт әйтә, заманында бу урамнарда зур чиновниклар, бай интеллигентлар һәм шәһәрдә кыш уздыручы помещик-дворяннар торганнар, ди. Менә шулар яшәгән тормышның һаман да әле шушы йортлар тирәсеннән китеп бетмәгән зәгыйфь шәүләсе үзен ничектер сиздерә кебек. Алай дисәң, күптән, бик күптән аларның моннан эзләре суынды бит инде. Бик күптән бу йортларда бүтән кешеләр – тегеләрне куып чыгарган кешеләр торалар. Моны инде, һәрбер зуррак йорт яныннан узганда, бик ачык күреп була; өйләрнең эчләрен вак тартмаларга бүлгәләгәннәр, ишегалларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар, ә кайбер йортларның капка-коймаларын сугыш елларында каерып-сүтеп, ягып бетергәннәр. Бу кадәресе инде Зөфәр өчен шәүлә түгел, ә күзгә бәрелеп торган чынбарлык, һәм ул алар яныннан: «Иясез малны эт җыймас!» – дип, эченнән генә көенеп уза. Шулай да Зинин урамында Зөфәрнең күзен иркәләрлек, хыялын уятырлык йортлар да аз түгел иде әле.

Бара торгач, Гайсә карт аны шундый йортларның берсе алдында туктатты:

– Шушыннан гына үзенә бераз карап торыйк әле, – диде ул, нигәдер тавышын әкренәйтә төшеп.

Каршы якта ике катлы зур йорттан озын гына койма белән аерылган һәм үзенә башкарак утырган бер катлы агач йорт күренә иде.

– Шулмы? – дип сорады Зөфәр.

– Әйе, нәкъ үзе, әйбәтләп кара! – диде карт.

Биек кенә таш нигез өстендә такта белән тышлап, сарыга буяган, парадный ишеге һәм дүрт тәрәзәсе урамга караган йорт тора. Зөфәрнең күзе һәм игътибары менә шуңарда… Сүз дә юк, йорт бик таза, бик чибәр күренә. Беренчедән, шактый зур икән ул, тәрәзәләре дә зур, якты, эче дә бик иркен, якты булса кирәк; икенчедән, күптән салынган булуына карамастан, ул, нәкъ яңа йортлардай ничектер балкып, горур кыяфәт саклап, бик төз, туры утыра. Аннары йорт художество элементларыннан да мәхрүм түгел икән: кәрниз буйлары, тәрәзә башлары артык чуарламыйча гына челтәр өлге белән бизәлгән, ә болдыр баганалары нечкә билләп, гөмбәз чыгарып эшләнгән – болар һәммәсе йортка тыйнак бер нәфислек биреп тора…

Ләкин шулай да Зөфәр йортның кайбер искергән-тузган җирләрен дә күрмичә калмады. Мәсәлән, кайчандыр кызылга буяган калай түбәсе инде каралып, уңып беткән. Бәлкем, тишкәләнгән урыннары да бардыр әле. Аннары вакытында бик таза эшләнгән капка-койма да хәзер шактый тузган инде; капкасы бөтенләй артка таба авышып тора. Димәк, болар барысы да яңартуны сорый.