Шул рәвешчә, кулларын артка куеп, Зөфәр йортка озак кына карап торды, картка бер сорау да бирмәде һәм йорттан алган тәэсирен дә берничек тә сиздермәде. Бары кузгалырга вакыт җиткәнне аңлатып:
– Йә, күрдем… булды, – дип кенә куйды.
Шуннан соң алар, урам аша чыгып, йортның парадный ишегенә юнәлделәр. Карт звонокны баскач, шактый көттереп, берәү ашыкмыйча гына ишеккә килде.
– Кем ул?
– Мария Николаевна, бу мин, Гайсә Мухаметович, – диде карт.
Ишек тавышсыз гына ачылды. Баштанаяк карадан киенгән озын, чандыр карчык аларны бик җитди чырай белән каршы алды. Карт түбәнчелек белән башын иде.
– Рөхсәт итегез, Мария Николаевна.
Карчык юл бирде. Карт белән Зөфәр тоташ челтәр тәрәзәле иркен коридорга уздылар.
– Мин сезгә яңа кеше алып килдем, – диде карт.
Карчык, бер сүз әйтмәстән, аларга кара клеёнка белән тышланган өй ишеген ачты. Башта алгы бүлмәгә, аннары сул кулдагы ак ишектән зур гына залга уздылар. Карчык аларга кулы белән генә утырырга ишарә ясады. Кунаклар, рәхмәт әйтеп, ишек төбендәрәк торган урындыкларга утырдылар.
– Сәламәтлегегез, кәефегез ничек, Мария Николаевна? – диде карт, чын әдәп һәм кайгыртучанлык күрсәтеп.
Карчык юка иреннәрен ачар-ачмас кына кыймылдатып куйды:
– Рәхмәт, зарарсыз.
– Яхшы, бик яхшы. Бирсен Алла! Без картлар өчен сәламәтлек хәзер иң зур байлык бит инде… Ә Надежда Леонидовна белән Сергей Леонидович та, шәт, исән-саулардыр?.. Мин аларны күрмим.
– Рәхмәт, исән-саулар… Шәһәргә чыгып киткәннәр иде, тиздән кайтырга тиешләр.
– Бик хуп… Менә, хөрмәтле Мария Николаевна, әйткәнемчә, мин сезгә яңа кеше алып килдем. Ул да үзенә йорт эзли. Рәхим итеп, ышанып дигәндәй кабул итегез!
– Безнең ышанмаска хакыбыз юк, – диде карчык нидер аңлатырга теләгән коры рәсмилек белән.
– Әйе, әйе, бик дөрес. Сез беләсез, мин ни җитте кеше ияртеп йөрмим.
Шулай да карт, һавалы карчыкның соңгы сүзләреннән һәм, гомумән, бүген үзен шактый кырыс тотуыннан нидер сизенеп, шуңа бераз борчылып, Зөфәргә карап алды. Зөфәр исә берни сизмәгәндәй тыныч кына утырып тора иде. Хикмәт шунда: карт алып килгән кешесен, бу өйдәге күптәнге кагыйдә буенча, иң элек исем, фамилиясен, кем булуын әйтеп таныштырырга тиеш иде. Ул моны эшләмәде, чөнки Зөфәр баштан ук алай таныштыруны тыеп куйды. Соңыннан, эш барып чыгардай булса гына, үзенең кем икәнлеген әйтергә рөхсәт итте. Бу инде Зөфәрнең гадәттән тыш саклыгы иде. Ә менә карчыкның соңгы җавабы картка: «Мин бит әле сезнең кемне алып килүегезне белмим», – дигән мәгънәдә аңлашылды. Ләкин Зөфәрнең ваемсыз, тыныч кына утыруын күргәч, карт яңадан карчыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды:
– Мария Николаевна, алайса, Сергей Леонидович кайтканчы, сез безгә йортны карый торырга рөхсәт итегез!
Карчык икеләнеп кенә иңбашын сикертеп куйды:
– Телисез икән, пожалуйста, рөхсәт!
– Әйе, әйе, күрсен, танышсын, тәртибе аның шулай инде, Мария Николаевна, – диде карт, һәм алар урыннарыннан тордылар.
Зөфәр өйне иң элек тышкы яктан карап чыгарга теләвен белдерде. Өчәүләшеп ишегалдына чыктылар.
…Уртача гына зурлыкта ишегалды. Өйнең түр почмагыннан күрше коймага чаклы ук сары рәшәткә белән бүленгән. Рәшәткә эчендә куе бакча. Нәкъ каршыда күрше ихатага арты белән ике катлап тоташтан салынган берничә ишекле, өсте такта, асты бүрәнә озын каралты тора. Ишегалдында плиталап ак таш җәелгән, ләкин, кеше аз йөргәнлектән булса кирәк, таш араларыннан юл-юл озын үлән бәреп чыккан.
Зөфәр, шул үләннәргә сокланыпмы, гаҗәпләнепме карый-карый, ишегалдының уртасынарак узды. Аның игътибарын шунда ук түрдәге куе бакча җәлеп итсә дә, ул аңа таба барудан юри тыелып, өйнең үзен карый башлады… Өй бу яктан шактый искергән, таушалган булып күренә иде. Хәер, өйнең төп бурасы түгел, ә аңа тоташтырып салынган озын коридорның такта стенасы һәм кухнядан чыга торган аерым болдырның баскычлары череп тузганга охшый иде. Бу, әлбәттә, тулай күренешне беркадәр боза, ләкин аңлаган кеше өчен әллә ни зур кимчелек юк монда. Иң әһәмиятлесе: өй үзе таза булсын. Һәм ул күрер күзгә, чыннан да, бик таза кебек иде. Цементлаган таш нигездә нык утыруы шуны күрсәтә. Аннары өй, бер урам яктан гына түгел, бөтен яктан да такта белән тышланган икән. Тик такта астындагы бүрәнәләр ничегрәктер инде? Мондый чакта берәр тактаны куптарып карау да ярый шикелле, ләкин Зөфәр менә хәзер үк ул хакта үз белдеге белән генә сүз кузгатуны килештермәде.